• Новости

    Рамзия Туктаманова (Гайнуллина) шигырьлэре

    Яңа 2023 елны каршылау 

    Өмет итмим хәзер Яңа елдан
    Бүләкләр дә, байлык, дәрәҗә.
    Сәламәтлек, имин тормыш булса,
    Шул зур бүләк хәзер һәрхәлдә.

    Түрәләргә тәүфыйкъ бирсен Ходай,
    Җирдә тыныч, күктә нур булсын.
    Һәр йортка дә бәхет, шатлык иңсен,
    Кайгы-хәсрәт читләп урасын. 

    Теләкләрдә булсак һәрбарчабыз,
    Дога төшмәс безнең телләрдән.
    Улларыбыз исән-сау кайтсыннар
    Яу кырына киткән җирләрдән.

    Рәмзия Туктаманова (Гайнуллина)

    2022 ел, декабрь

    -----------------------------------------------------------

    Чишмә юлында

    Изге чишмәм аксын, туктамасын,
    Челтерәсен көмеш сулары.
    Чишмә суларыдай агып китә.
    Китә безнең гомер еллары.

    Чишмәләргә бардым көянтәм асып,
    Салават әйтеп эчтем суларын.
    Чишмә юлларыннан атлыйм үзем,
    Яшьлегемә кайта уйларым. 

    Чиләгемдә суым чайкала да,
    Түгелеп китә бераз як-якка,
    Эх, кайтарыр идем яшь чакларны
    Дәшеп кенә алып шул чакта. 

    Чиләктәге суым түгелгәндәй,
    Түгәр идем узган елларым,
    Чакырыр идем кабат яшьлегемне,
    Кыскартып ла кайтыр юлларын.

    Сулы чиләкләрме көянтәгә аскан,
    Еллармы әллә баса җилкәне.
    Гайбәт җыйдыммы мин, гыйбадәтме,
    Үлчәр аны тормыш бизмәне.

    Үзем атлыйм, күңелем нидер көтә,
    Аз калса да алда вакытым.
    Чакырсам да кайтмас яшь гомерем,
    Матур үтсен димен картлыгым. 

    Р.S 

    Улларыбыз читтә кан койганда,
    Бу шигырем сезгә кирәкме?
    Ялварыплар сорыйм мин Раббымнан,
    Кабул кылчы минем теләкне.

    Сабырлыклар бирче, аналарга.
    Кем аңлар соң ана хисләрен.
    Җиңү килсен диеп илебезгә
    Дога кылам иртән-кичләрен.

     Рәмзия Туктаманова (Гайнуллина)

    2023 ел, январь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться