• Новости

    Корьэн алсан кулына

    Коръән алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа

         Изге рамазан аенда Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен “Коръән алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән фикер алышу сәгате үткәрелде. Әлеге чарага ислам нигезләрен укыту буенча мөгаллимә Сания Мөнәвир кызы Шәймөхәмәтова чакырулы иде.

          С.Шәймөхәмәтова  ислам диненең хаклыгы, Аллаһның  кодрәте, рәхмәте турында мисаллар аша җиткерде;   рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Авылдашларыбызның күптөрле сорауларына җавап бирде. Китапханәче Ф.Бәшәрова “Коръән”нең исеме, үзенчәлекләре, төзелеше, иңү һәм бер җыентыкка туплау тарихы белән таныштырды, “Күңелләргә нур сибүче ислам” дигән китап киштәсендәге әдәбиятны укырга тәкъдим итте.

         Чарада катнашучы өлкәннәр чыгышы, белемнәре белән уртаклашканы өчен С.Шәймөхәмәтовага рәхмәт белдерделәр, киләсе елларда да очрашулар теләп калдылар.

     

                                                                                                                    Ф.Бәшәрова

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться