Югары бүләгегез белән, Фәрид Рәшидович!
2023 елның 14 апрелендә авылдашыбыз, Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Рәшид улы Бәшәровка “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, “Мәйдан” журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең уртак карары нигезендә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясе бирелде.
Барлык авылдашлар, якташлар, сайт укучылары исеменнән Фәрид Рәшид улы Бәшәровны бу олы бүләге белән котлыйбыз, аңа алга таба саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш һәм яңа уңышлар телибез!