• Новости

    Гыймазетдинов Гильфанетдин-участник первой мировой войны

    Гыймазетдинов Гильфанетдин-участник первой мировой войны

        Гыймазетдинов Гильфанетдин- данлыклы авылдашыбыз, шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның әтисе. 1930 елларда Гильфанетдин абзый Бәзәкәдә колхоз председателе һәм авыл советы председателе булып эшли. Бәзәкә авылы зиратында күмелгән.

         Гыймазетдинов Гильфанетдин 1889 елда Алабуга өязе Салагыш волостеның Песәй авылында туа. Авылында үзенең тормышын көтә башлый, өйләнә, балалары туа. Шуннан ул беренче бөтендөнья сугышына китә. 1916 елның 5 июнендә 55-нче Подольск пехота полкы рядовое 27 яшьлек Гильфанетдин абзый Көнбатыш Украинада барган сугышларда Луцк шәһәре янында каты яраланып, 1916 елның 9 июлендә Уфа шәһәрендәге 2-нче лазаретка урнаштырыла.

    Гимадетдинов (Гыймазетдинов) Гильфанетдин Ранен/контужен.

    Должность/Звание: рядовой

     Воинская часть: 55-й пехотный Подольский полк

     Место рождения: Вятская губ., Елабужский уезд, Салаушская вол., д. Псеева

     Причина выбытия: ранен/контужен

     Дата выбытия: 05.06.1916

     Дата события: 09.07.1916

     Место события: Луцк (Западная Украина)

     Тип документа: Карточка на прибывших (высшие чины)

    Архив: Российский Государственный Военно-исторический архив

     Фонд: Картотека бюро учета потерь в Первой мировой войне (офицеров и солдат)

     Шкаф: без номера

     Ящик: 754-Г

    ---------------------------------------------------------

     Уфадагы лазаретта дәвалану беткәч, ниндидер сәбәп беләндер, Гильфанетдин абзый үзенең 55-нче Подольск пехота полкына түгел, ә “11-й Сибирский стрелковый Ее Величества полк”ка юллама ала. Шунда хезмет иткәндә, 1917 елның 13 январендә ул тагын каты яралана: лазаретның учет картасында “сквозное ранение правого предплечия” дип язылган. Аны Юрьев (бүген Тарту, Эстония) шәһәрендәге Кызыл Хаҗ җәмгыятенең Төньяк районындагы лазаретына урнаштыралар. Бу яраланудан соң Гильфанетдин абзый тагын фронтка кайта алдымы икән? Әллә революция дулкынына кушылып киттеме икән? Соңыннан ул туган якларына кайта.

    Шушы урында Гыймазетдинова Римма Гильфан кызының әтисе турындагы истәлекләрен урнаштырып китәбез:

                  Гыймазетдинов Гыйлфан Гыймазетдин улы

    (Әтием Гыймазетдинов Гыйлфан турында әнием сөйләве буенча хәтердәге хәтирәләр.)

    Гыйлфан кызы Римма Гыймазетдинова (2016 ел)

    Гыймазетдинов Гыйлфан Гыймазетдин улы 1889 елның 11 мартында элеккеге Бондюг, хәзерге Менделеев районы Псәй авылында туган. Малай вакытта мәдрәсә бетерә. Шул ук авылда 4 класс, соңрак 7 класс белем ала. Егет вакытында Алабуга шәһәрендә берәүдә писарь булып эшли.

    Азин дивизиясендә партизан отрядында партизан була. Бондюг районы Камай, Кураково авылларын ак гвардиячеләрдән азат итүдә катнаша. Шул якларда Совет власте урнаштыруда җитәкче була. Колчак акгвардиячеләр волосте Курак авылында урнашкан була. Акларны ул яклардан кугач, Гыймазетдинов Гыйлфан волость рәисе була. Азин дивизиясендә партия сафларына кергән коммунист буларак, Псәй авылында  колхоз оештыруда җитәкче була. “Кызыл байрак” колхозы рәисе була.

    Бәзәкә авлы белән Псәй авылы арасы 5 километр гына. Бәзәкәдә колхоз төзелеп таралгач, Гыймазетдинов Гыйлфанны Бәзәкәгә волостьтан колхоз төзергә җибәрәләр. 1929 елны Бәзәкә авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә авылда 2 колхоз төзиләр. Берсенә “Сталин” икенчесенә “Ворошилов” исеме бирәләр. Шул елларда Бәзәкәдә тау башында мәктәп төзиләр, бик зур итеп клуб, бала тудыру йорты, медпункт, китапханә төзиләр. Болар барсы да Гыйлфан Гыймазетдинов җитәкчелегендә башкарыла. Мәктәптә укучы балалар саны ул елларда 600 дән артык була. Авылга яңа укытучылар килә.

    Ул вакытларда Бәзәкә авылын мең душлы авыл дип йөрткәннәр. Бер душка 2 ир-ат кергән. Шулай булгач, 2 мең ир-атлы авыл була Бәзәкә. Авылда колхозлану чорлары, яңарыш чорлары һәм 1941 енче елгы Бөек Ватан сугышы чорларында Гыйлфан Гыймазетдинов авыл советы рәисе буларак җитәкче кеше була. Сугыш башлану хәбәрен халыкка җиткәрүче һәм сугышның тәмәмлануын тарантаска басып, халыкны сөендерүче кеше дә ул була.

    Сугыштан соңгы еллар... Авыр еллар. Илне аякка бастырырга кирәк. Ул заманаларда заем түләүләр һ.б. бар селән дә авыл советы җитәкчеле итә.  Авылда ул елларда су булмый. Су чыганагы – коелар 1-2 кешедә генә була. Чишмәләрдән суны чүмечләп кенә җыя торган булалар. Авылдан 4-5 чакырым җирдә чишмә аккан урыннар була. Атка труба салып, бер колхозчы белән Гыйлфан Гыймазетдинов, чишмә чыганагын эзләп табып,  труба утырталар. Җир астыннан бәреп чыккан су юлын табып авылга юнәлә.  Бәзәкәгә бик көчле су килә башлый. Кышын бәкеләр казып, җәен буалар буап, халык суга туена. Ул чишмәне халык бүгенгә кадәр “Гыйлфан” чишмәсе дип йөртә.  Дөрес, еллар үтү сәбәпле, чишмәне караучы булмагач, суы саеккан. Авылда буалар буучы кеше дә юк инде... Шулай да, таллар баскан булса да, элеккечә киң булмаса да, инеш әкрен генә агып ята. Менә шушы авылда күрше авыл егете, коммунист Гыймазетдинов Гыйлфан Гыймазетдин улы, 20 елга якын авыл советы рәисе булып эшли.

    1948 елның 11 мартында ул вафат була. Ул көнне мәктәпләрдә укулар булмый, балалар бакчалары эшләми. Барчасы да Гыймазетдинов Гыйлфанны озатырга киләләр. Чәчәкләргә күмеп, хөрмәтләп җирлиләр.

    Аның эшен дәвам итүче кече улы Гыймазетдинов Марсель Гыйлфан улы да вафат инде.

    --------------------------------------------------------------

    Гимазетдин (Гыймазетдинов) Ильфанетдин (Гильфанетдин)

    Ранен/контужен. Картотека потерь

    Должность/Звание: рядовой

     Воинская часть: 11-й Сибирский стрелковый Ее Величества полк

     Место рождения: Вятская губ., Елабужский уезд, Салаушская вол.

     Причина выбытия: ранен/контужен

     Дата выбытия: 13.01.1917

     Дата события: 16.01.1917 (размещен в лазарет Северного района Красного Креста г.Юрьева, сегодняшнего г.Тарту Эстония)

     Тип документа: Отчетно-осведомительные карточки

    Архив: Российский Государственный Военно-исторический архив

     Фонд: Картотека бюро учета потерь в Первой мировой войне (офицеров и солдат)

     Шкаф: без номера

     Ящик: 767-Г

    подробнее

    личности

    Бизякинцы на фронтах Первой мировой войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться