• Новости

    Давлетшин Ибрагим Давлетшович-участник первой мировой войны

    Давлетшин Ибрагим Давлетшович-участник первой мировой войны

         Дәүләтшин Ибраһим Дәүләтша улы (документларда Бәшәр улы дип дөрес язылмаган) 1894 елда Вятка губерниясенең Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Дәүләтша һәм Бибигәйшә Зәйнибәшәровлар гаиләсендә 5-нче бала булып дөньяга килә (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, 2017 год).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач аны армия хезмәтенә алып 33-нче Себер укчы полкына җибәрәләр. 1916 елның 18 августында Ковель шәһәре (Украинаның Волынск өлкәсендә) янында сугышта уң кулы яраланып Волынск өлкәсенең Славута шәһәрендәге (хәзер Хмельницк өлкәсе) 178-нче госпитальгә җибәрелә.

         Госпитальдән соң ул тагын фронтка кайткан. Бу юлы Ибраһим абзыйны 6-нчы Төркестан укчы полкына җибәрәләр. 1917 елның 31 маенда Украинаның Луцк шәһәре янында ул тагын каты яралана: “тяжелое пулевое повреждение кости верхней конечности” һәм Киев шәһәрендәге 8-нче госпитальгә озатыла. Бу  каты яраланудан соң һәм якынлашып килгән революция шаукымын да истә тотып, Ибраһим абзый бүтән фронтка түгел, ә туган авылына кайткандыр дип уйлыйбыз. А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабындагы китерелгән “Подворный список на граждан дер.Бизяки Камаевской волости с указанием десятин на урожай 1925 года” да болай дип язылган: ...462. Давлетшин Ибрагим (гаилә башлыгы) гаиләсендә 5 кеше була һәм алар 1,95 дисәтинә җир эшкәртәләр. Димәк, Ибраһим абзый сугыштан авылыбызга исән кайтып өйләнгән, аларның балалары туган. Аның балалары, оныкләры бәлки бүген дә авылда яшиләрдер әле...

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться