• Новости

    Зайнетдинов Камалетдин-участник первой мировой войны

    Зәйнетдинов Камалетдин-участник первой мировой войны

         Зәйнетдинов Камалетдин Алабуга өязендәге Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында 1889 елда Зәйнедин Идрисов һәм Шәмсекамал Исмагилова (ул вакытта документларда татар хатын-кызларының кыз чагындагы фамилияләрен күрсәткәннәр) гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”. Приложение (фото 1) “Материалы Первой всеобщей переписи населения 1897 года по деревне Бизяки Елабужского уезда Вятской губернии”, стр.432-477, п.305).

         Сугыш башланыр алдыннан Зәйнетдинов Камалетдин тагын ике Бәзәкә егете Закиров Ахунҗан һәм Гайнуллин Абзалетдин белән бергә Казан шәһәрендә урнашкан 162-нче Ахалцых полкында хәрби хезмәт итәләр. Сугыш башлану белән аларның полкын фронтка бүгенге Польша территориясенә җибәрәләр. Шунда алар Россия армиясе өчен бик мөһим булган Галиция операциясендә катнашалар. Шул операция барышында Зәйнетдинов Камалетдин авылдашы Закиров Ахунҗан белән бергә Польшаның Люблин воеводствосындагы Недржвица-Дуже авыы янында пленга эләгәләр. Аларның икесен дә Австриядәге Кениермец авылы янындагы лагерьга җибәрәләр.

         Закиров Ахунҗан абзый узган гасырның 20-елларында авылыбызга әйләнеп кайта, гаилә кора. Ә менә Зәйнетдинов Камалетдин турында 1917 елгы переписьта (фото 2, п 454) “Отсутствует” дип язылган (әле пленнан кайтмаган булгандыр), ә 1925 елгы переписьта ул бөтенләй юк. Әллә пленнан исән кайта алмадымы икән, әллә башка урынга күчеп киттеме икән? Бәлки әле бу язмаларны укыгач туганнары үзләренең бабаларын танырлар һәм аның сугышчан язмышы белән танышырлар.

    Зайнетдинов Камалетдин

    Пропал без вести. Именные списки потерь

    Должность/Звание: рядовой

     Воинская часть: 162-й пехотный Ахалцыхский полк

     Место рождения: Вятская губ., Елабужский уезд, Салаушская вол., д. Безяки

     Причина выбытия: пропал без вести (служил в одном полку с бизякинцем Закировы Ахунзяном и они в один и тот же день пропали без вести. Закиров А. семь лет был в плену и вернулся в Бизяки в 20-х годах. Зайнетдинов К. тоже был в плену в Австрии- есть архивные документы. В этом же полку служил бизякинец Гайнуллин Абзалетдин (Күчәгәр)- он после войны вернулся в Бизяки и далее участвовал в Великой Отечественной войне, после войны работал в Икском Устье, похоронен в Бизяках)

     Дата события: 15.08.1914

     Место события: под д. Недржвица-Дуже (Люблинское воеводство, Польша)

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться