• Новости

    Этиебез Тазиев Фаттах Тажетдин улы турындаи истэлеклэр

    Әтиебез Тазиев Фаттах Таҗетдин улы турында истәлекләр

     

         Безнең татар халкында үз нәселеңне, җиде буын бабаңны белү - һәркемнең изге бурычы булып санала. Нәселендәге кешеләрне ачыклап аларның язмышын һәм халык өчен кылган гамәлләрен өйрәнгәч, кешедә үз нәселе белән горурлану хисе арта. Киләсе буыннар өчен мин дә, Бәзәкәдә билгеле булган Таҗетдин нәселенең бер тармагы, үзебезнең гаилә турында язып  калдырасым килә.

         Әтиебез  Фаттах 1909 елда Бәзәкә авылында яшәүче Таҗетдин белән Миникамал гаиләсендә дөньяга килә. Алар  барлыгы 5 бала үсәләр: Фәтхетдин, Хәдичә, Минһаҗ, Фаттах һәм Фассах. Гаилә иген үстереп, мал-туар асрап көн күрә. Ул елларда тормышны алып бару өчен  балалар да кечкенәдән үк көчләреннән килгән төрле хезмәт башкаралар. Бәлки шуңадыр, әтиебез мулладан 2 класс кына (бәлки мәдрәсәдә укыгандыр)  белем алып кала, шунда гарәпчә уку-язуга өйрәнә. Үсә төшкәч, әле колхозга кергәнче,  әтием туганнарына һәм башка авылдашларга ияреп  Озын тауга эшкә йөри.

         1933 елда әти белән әни, Хәбибрахман кызы Разия, өйләнешәләр. Гаилә коргач та яшьләр  колхозда төрле  эшләрдә эшли. Дус, тату гаиләдә бер-бер артлы ике малай - 1935 елда Шәйхенур абый һәм 1937 елда Хаҗинур абый дөньяга килә. Ләкин, озак та үтми, тулы, бөтен тормышка ирешкән  яшьләрнең бәхетен  сугыш урлый, Бөек Ватан сугышы башланып китә.

    Әти 1941 елның 26 июнендә үк башка авылдашлар белән сугышка алына.  4 елдан артык сугышта булып, берничә тапкыр яраланып,   үпкәсендә пуля ярчыгы белән 1945 елның көзендә  кайта ул. Кайту белән яңадан колхозда эшкә керешә.  Төрле елларда дуңгыз фермасы мөдире, ат караучы, тегермәнче булып эшли һәм яше тулгач шуннан пенсиягә чыга.

         Без эшчән тату гаиләдә 8 бала үстек. Сугыштан соң ук,  1945 елда мин туганмын, аннары Рәмзия сеңлем (1948), энем Рәфис (1950), 1952 елда Рәзилә, 1956 елда Рузилә, 1958 елда төпчегебез Рәвия туды. Әти бик гаилә җанлы, тырыш, тәртипле кеше булды. Әниебез башта колхозда эшләде, ләкин гаилә ишәйгәч эшен ташларга мәҗбүр булды. Чөнки 8 баланы карау күбесенчә аның өстендә иде. Әле дә хәтеремдә, әни ашны  казанда пешерә, аннары олы табакка бүлеп куя. Эштән кайткан олы абыйлар, өйдәге  кечкенәләр барыбыз да түгәрәк табын янына утырышабыз.  Ил, авыл яңалыклары,  гаилә мәшәкатьләре турында сөйләшә-сөйләшә кичке аш башлана. Үзенең, сәламәт балаларының намуслы хезмәте белән табылган  хәләл аш табыны  артында әтиебез бик бәхетле тойгандыр үзен дип уйлыйм. Чөнки, әти тормышның авыр вакытларын күргән, сугыш  кичергән кеше иде бит. Әлбәттә, бу коточкыч сугыш һәркемнең күңеленә, сәламәтлегенә төзәлмәс ярасын салып киткән. Әтинең үпкәсендәге пуля ярчыгы да әледән-әле үзен сиздереп куя иде . Сугыштан соңгы авыр елларда әле яраларны дәваларлык әлләни дарулар да булмагандыр, ләкин әни һәр иртәне әтигә яңа сауган сөт эчерә иде. Гомер буена сузылган, кайгырту һәм күңел җылысы кушып башкарылган бу гамәлнең әтиебезгә ярдәме тими калмагандыр. Әти озын, үзеннән соң якты истәлекләр калдырырлык матур гомер кичерде. 

        Бу тормышта эшле кешенең генә ашлы кеше булуын әти-әниебез безгә кечкенәдән үзләренең шәхси  үрнәге белән  күңелгә сеңдереп  үстерделәр. Шәйхенур абыем гомере буе тракторда эшләде, Хаҗинур абый башта нефтяникларда верховой булып хезмәт куйды, аннары  Камада дамба салдылар, аннары хезмәтен Чаллы шәһәрендә дәвам итте. Үзем 7 класс бетергәннән соң ук колхоз эшенә керештем,  гомерем буе терлекчелектә эшләдем.  Рәмзия сеңлем кошчылык фермасында, КамАЗ  заводларында, Рәфис ветврач, Рузилә сәүдә өлкәсендә, Рәвия  яшьтән заводта эшләде. Барыбыз дә гадел хезмәт белән көн күреп яшәдек.

        Әти-әнием гомер буе матур яшәделәр. Үзгәреш еллары килеп дингә ирек бирелгәч әтиебез Бәзәкәдә мулла булып торды. Балачагында үзләштергән гарәп әлифбасын, дин белемен әти хәтерендә, күңелендә гомере буе саклаган, димәк. Аллары, олыгая бару сәбәпле, белгәннәрен өйрәтеп  бу вазыйфаны Шәйхетдин абыйга тапшырды.

        Бүгенге көнемдә әти-әтинең тормышын күз алдымнан кичерәм дә аларга рәхмәт укыйм. Барыбызны да олы тормышка мөстәкыйль кеше итеп тәрбияләп озаттылар, хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләделәр, олыны олы, кечене кече итәргә өйрәтеп үстерделәр.  Дөнья көткәндә, тормыш иткәндә иң кирәкле сыйфатлар шулар икән бит.

        Таҗетдин нәселенең бер тармагы булган әтием Фаттах турындагы әлеге язма киләчәк буыннар өчен бер истәлек һәм оныкларга киләчәккә бару юлында үрнәк булыр дип ышанып калам.

     

     Галия апа Нуруллина  сөйләгәннәрне Фәния Бәшәрова язып алды.

    2023 ел

     

    Латыйпова Фәния: Таҗиев Фаттах абыйны искә алам

         Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, дошманнарны тар-мар иткән батыр ир-егетләр әкренләп авылга кайта башладылар. Кайту белән һәркайсы җиң сызганып эшкә кереште. Колхозда ирләр эшен башкарган хатын-кызлар сыер җигеп эшләүне калдырып  колхоз фермасындагы  малларны карауга күчтеләр.

         Безнең әнәй дә фермада дуңгызларга бәрәңге пешерә башлады. Бу эшнең авырлыгын, пычраклыгын, әниебезгә булышып йөргән балалары, бик яхшы белә идек. Ферма Маймырда тавы өстендә, барып- кайту якынча 3-4 км. Ел дәвамында һәр  иртәне -  кар-буран, көзге яңгыр, салкын җилле көннәргә карамыйча ул араны узарга кирәк. Аякта һаман чабата бит әле.

         Әнәйнең напарнигы Кәрәми абый хатыны Әхмәтҗанова Мәчтүрә апа булды. Дуңгыз караучылар: Әхмәтҗанова Миниямалтәй, Закирова Маһира, Таҗиева (Хәбибуллина) Саҗидә, Төрек Рәмзиясе. Алар барысы да бу чакта бик яшьләр иде, ерак арадан дуңгызларга көянтә-чиләк белән ашарга ташыдылар. Аякларында кышын, язын, көзен  42 размерлы резин итекләр иде. Шул пычракны өйләрендә чәчрәтеп 42 размерлы итеге белән бии торган иде Рәмзия.

         Ферманың мөдире Таҗиев Фаттах абый иде. Ул шундый тыныч холыклы, тормышның авырлыгын аңлый торган җитәкче булды. Шуңа күрә, эш никадәр авыр булса да  апалар һәм әнәй бирешмәделәр, авырсынмадылар, ни кушса шуны җиренә җиткереп башкардылар. Минем әле дә хәтеремдә, юанрак агач булса читән казыгына ярар,  нечкәрәк булса  чырага ярар дип, алъяпкычына төреп кайтканда; ач балаларына дип  яулыгына өшегән бәрәңге яшереп алып  кайтканда юлда Фаттах абый очрый торган булган. Әнәй кайткач: “Иии, бу Фаттахка Аллаһның мең рәхмәте яусын, күрмәгәнгә салынып башын иеп  читтәнрәк китте”,- диеп сөйли торган иде. Яхшылык беркайчан да онытылмый: Фаттах абыйга әнәй гомере буе рәхмәт укыды.

         Мин Шакиров Зиннур җизнәй бригадасында эшләдем. Сугыштан кайткан абыйлар күп иде. Барысы да сабыр, ярдәмчел, мәрхәмәтле булдылар. Урыннары оҗмахта булсын! Ә Фаттах абый, әнәйнең сөйләүләре буенча да, үзем эшләгәндә күзәтүләрем буенча да, бигрәк тә кешелекле кеше иде.

         Фаттах абай, Разия апа, Шайхенур, Хаҗинур, Рәфиснур, кызлары Рәвиянең урыннары оҗмахта булсын! Ә исән-сау балаларына тазалык, бәхетле озын гомер, эшләрендә уңышлар теләп калам!

     

    Фәния Латыйпова (Кәримова), Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2023 ел, июль

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться