• Новости

    Хузиахметов Мансур абый истэлегенэ

    Хуҗиәхмәтов Мансур абый истәлегенә

         2023 елның 14 августында хөрмәтле авылдашыбыз Хуҗиәхмәтов Мансур абый бакыйлыкка китте. Мансур абый авылыбызның чын патриоты булып, аның матурлыгын, яшьлек хәтирәләрен һәм дусларын үзенең шигырьләрендә язып калдырды. Бүген шуларның кайберләре белән сезне таныштырып китәбез.

         Мансур абый авылдашлар күңелендә ачык йөзле, киң күңелле, гади, гадел, ярдәмчел булып сакланыр. Урыныгыз җәннәттә булсын, Мансур абый! Гаиләгезгә, балаларыгызга түземлек һәм сабырлык бирсен!

     

    Туган авылыма багышлыйм

    Минем авылым бигрәк матур
    Исеме аның Бәзәкә.
    Урамнары төз һәм матур,
    Кешеләре - бигрәк тә.

    Чишмәләре челтерәп ага,
    Инеш буе тал-тирәк,
    Сандугачлар чут-чут сайрый
    Андый авыл бик сирәк.

    Баллы чишмә, Олы чишмә,
    Изге чишмәсе дә бар.
    Тәннәреңә сихәт бирер
    Су эчеп ял итеп ал.

    Матур аның урманнары,
    Басулары, кырлары.
    Шуңа күрә теләсәм дә
    Ташлап китеп булмады.

    Таң атканда бигрәк матур
    Җиләкле аланнарың.
    Көзгә тагын кызарырлар
    Миләшең, баланнарың.

    Тургайларың өзелеп сайрый
    Басуларда, тугайда.
    Ташламагыз авылыбызны,
    Китмәгез сез беркайда.

    Авылыбызны ямьләндереп
    Килсен уңган киленнәр.
    Китәргә дип түгел инде,
    Гомерлеккә килсеннәр.

    Шулай булса - авылым яшәр,
    Туып торыр балалар.
    Алар инде ташлап китми,
    Туган җирдә калалар.

    Яшә син, туган авылым,
    Яшә, гомер-гомергә!
    Яшьнәп яшик дуслар булып
    Туган булып гел бергә.

    Мәңге яшә, туган авылым!
    Мәңге яшә, Бәзәкәм!

     

    Авыл гармуны

    Эх, җырларга иде бер туйганчы,

    Гармун тавышына кушылып.

    Һәм... яшәргә иде, гомер буе

    Җырлар, моңнар белән бер булып.

    Йөрәкләргә үтеп керә икән

    Шул гармунның сихри моңнары.

    Хәтта, сандугач та тып-тын калып

    Сайравыннан туктап тыңлады.

    Уйнагыз сез рәхәтләнеп аны,

    Авыллардан яшьләр китмәсен.

    Сөешсеннәр, кавышсыннар алар,

    Тик авыллар гына бетмәсен.

    Авыл яши икән – гармун яшәр,

    Туып торыр бәхетле сабыйлар. Т

    абигать тә яши, матурлана

    Гүя алар безне аңлыйлар.

     

    Җәйләргә мәхәббәт

    Яратам мин җәй айларын

    Җиләкле болыннарын,

    Тук башаклы һәм тургайлы

    Басуларын, кырларын.

    Яратам мин таң атканда

    Сандугачлар сайравын.

    Печәнчеләрнең болында

    Чалгыларын кайравын.

    Сандугачлы һәм былбыллы

    Җәйләр дә үтеп бара.

    Шул матурлыкны сагынып,

    Җырламый түзеп кара.

    Җиткән иген башаклары

    Лепердәшә, серләшә.

    Тизрәк җыеп алыгыз, дип

    Гүя безгә эндәшә.

    Җиң сызганып игенчеләр чыга,

    Шаулап үскән иген – кырларга.

    -Сез дә миңа кушылыгыз, -диеп,

    Тургайлары куша җырларга.

    Көнне төнгә ялгап игенчеләр

    Туклык , муллык өчен көрәшә.

    Өстәлеңдә синең тәмле икмәк булсын,

    Шуның өчен тырыш һәм яшә!

    Нинди гүзәл икән яшәү, тормыш!

    Кешегә күп бәхет бирәсең.

    Мәхәббәттә яшә, шатлан һәм көл,

    Белеп булмый нәрсә күрәсен.

     

    Яшьлеккә кайтып килү

    Балачакта һәр малайның

    Тизрәк үсәсе килә.

    Тизрәк үсеп, егет булып

    Дөнья көтәсе килә.

    Ел көннәрен ашыктырып

    Егет булып җитәрбез.

    Ватаныбызны сакларга

    Солдатка да китәрбез.

    Язлар, тизрәк җитегез, – дип

    Ашыктырдык көннәрне.

    Язда гына табарбыз күк

    Үзебезгә тиңнәрне.

    Яз артыннан язлар үтте,

    Без дә таптык тиңнәрне.

    Нык тырышып эшләдек без

    Иңгә куеп иңнәрне.

    Ашадык та, эчтек тә без

    Җырлап алдык кайчакта.

    Бәрәңгеләр тәгәрәттек

    Чыбык ягып учакка.

    Шулай еллар үтә барды,

    Ә без үзгәрә тордык.

    Бирешмәскә, яшәргә дип,

    Төрле планнар кордык.

    Күпме генә тырышсак та

    Артыгын булмый яшәп.

    Балаларны үстерик без

    Алар яшәсен яшьнәп.

    Сандугачлар чут-чут сайрый

    Инеш буе талларда.

    Яшь гомерләр үтеп китте

    Кайда соң син, кайларда?

    Тыңламый ничек түзәсең,

    Аның сихри җырларын.

    Йөрәгем өзелмәсен дип

    Мин дә кушылып җырладым.

     

    Язларны сагыну

    Салкын кышлар үтеп бара,

    Тиздән язлар да җитәр.

    Кыш буе яуган карлар да

    Су булып агып китәр.

    Җирләр кипкәч яшел үлән

    Табигатьне яшәртер,

    Ә без күпме тырышсак та

    Яшәреп булмый нишләптер.

    Җылы яктан кошлар кайтыр

    Балалар үстерергә.

    Көн җылыткач малай-шалай

    Чабарлар су керергә.

    Яшеллеккә күмелерләр

    Сәхрәләр һәм болыннар.

    Бу матурлыкка сокланып

    Җырлар өчен җырым бар.

    Ак чәчәккә күмелерләр

    Алмагачлар, чияләр.

    -Бездән көнләшәсезме,- дип

    Елмаерлар, көләрләр.

    Шундый ярсып сайрый бит ул,

    Әллә дустын чакыра.

    Яшьлекне искә төшереп

    Йөрәкләрне яндыра.

    Хәтер сандыгы

    Яшьлек үткәч ничек моңаймыйсың,

    Йөрәк сызлый, яна ут булып.

    Көзге яңгыр сыман бер өзлексез

    Борчып тора теңкәгә тиеп.

    Эх, уфтанмыйк, яшик әле, яшик,

    Яңа туган көнгә сөенеп.

    Гомер итик, туганнардай булып

    Йөрмик әле бер дә көенеп.

    Яши торгач шулай бервакытны

    Хәтер сандыгын ачып ташладым.

    Барлап чыгып һәрбер үткән елны,

    Истәлекләр белән яши башладым.

    Уйланам да барлап утырам мин,

    Кемнәр авылымны ташлаган,

    Кемнәр инде бакыйлыкка күчкән,

    Кемнәр яңа яши башлаган.

    Авылда бит бар да күз алдында

    Бер нәрсәне булмый яшереп,

    Яшь йөрәкләр гел кавышып торса

    Авыл китә кебек яшәреп.

    Хәтер сандыгыңда бер дә синең

    Яманлыклыр тулып ятмасын.

    Матур яшәдегез, әйдә, яшәгез, дип

    Ходай безне үзе сакласын.

    Бергә үскән дусларыма багышлыйм.

    Сугыштан соң туган балалар без

    Без дүрт малай үстек шул чакта

    Сугышмадык, тату булып үстек

    Бәрәңгеләр күмеп учакка.

    Сугыштан соң туган балалар без

    Ике Мансур, Флюр, Сәете

    Урамнарда “Әссәләти” әйттек

    Җиткән көнне корбан гаете.

    Кармак белән ташбашларын тоттык

    Балтырганын җыйдык, җуа, кукысын,

    Белеп үстек, шуңа сөендек без

    Ун ел әле бергә укысын...

    Үсеп җиттек, сизмичә дә калдык

    Егет булып инде җиткәнбез

    Шулай килеп чыкты, аерылышып

    Еракларга чыгып киткәнбез

    Солдат боткасын да ашап кайттык

    Шинель салып ныгыгын җилкәгә

    Хыялланып яши башладык без

    Ни буласын белми иртәгә

    Шулай бер көн кара болыт чыкты

    Начар хәбәр килде каладан

    Кырык сигез яшен тутырмаган

    Сәет дустым китте арадан.

    Рәнҗемә син, Сәет дустым минем,

    Хәл белергә киләм ел саен

    Әйтә сыман “онытмагыз” диеп

    Каберең кырына үскән яшь каен.

     

    Әҗәлләргә сабырлыклар биреп

    Безне әле Ходай яшәтсен,

    Дуслар белән яшәтсен дә әле

    Яшәтсен дә әле, яшьнәтсен

    Шуңа күрә дуслар сезгә әйтәм

    Яшәмәгез читтә, еракта

    Кайтыгыз сез туган авылыгызга

    Кендек каны тамган туфракка.   

    15 февраль 2015

     

    Сары кошым сандугач

    Үзең күренмисең дә син

    Сайрыйсың да сайрыйсың

    Сихри моңнарыңны сузып-сузып

    Әллә инде таллар сайлыйсың.

    Кечкенә сары кошкаемның

    Мин дә җырына кушылам

    Туган ягым, синнән башка бер дә

    Яши алмамын сыман.

    Таң атканнарда сайрыйсың син

    Инеш буе талларда.

    Гомеркәйләр үтеп китте

    Калдыгыз сез кайларда?

    Сайра син, сайра дускаем,

    Чишмәләр челтерәп аксын,

    Синең моңлы җырың белән

    Гел тыныч таңнар атсын.

    Туктамый гел челтерәсен,

    Кипмәсен ул чишмәләр.

    Җилләр дә назлы булалар

    Җылы яктан иссәләр.

    Үги балачак

    Нигә шулай ачы була икән

    Үгилектә үткән балачак?

    Онытылмый ул, мәңге онытылмый

    Үлгәнче ул истә калачак.

    Үгилектә үстем үзем дә мин,

    Ачлы-туклы үтте көннәрем.

    Шуңа күрә авылымны ташлап

    Чыгып киттем, чөнки түзмәдем.

    Чит җирләрдә рәхәт яшәсәм дә

    Сагындырды туган якларым,

    Йөрәкләрем өзелердәй булып

    Сагынып кайттым, анда калмадым.

    Сагындым шул, өзелеп сагындым мин,

    Авылымның айлы кичләрен.

    Колагымда һәрчак чыңлап торды

    Челтерәп аккан тавышы чишмәнең.

    Шул вакытта инде антлар иттем

    Ташламаска туган ягымны.

    Сандугачлы бөдрә таллар белән

    Туып үскән туган авылымны.

     

    Язга мәдхия

    Мәшәкатьләргә уралып

    Кышлар да үтеп китте.

    Һәм үз җае, көе белән

    Язлар да килеп җитте.

    Эреде карлар, акты сулар,

    Яшелләнде болыннар.

    Урман - кырларыңда уйнап

    Чабып йөри колыннар.

    Су өстендә кояш уйный,

    Сикереп чума балыклар,

    Горурланып сез яшәгез,

    Кайда шундый байлык бар!

    Нинди иркенлек, гүзәллек

    Дәртләнеп сайрый тургай.

    Горурланып яшик, дуслар,

    Шатланып яшик шулай!

     

    Беренче мәхәббәт

    Беренче мәхәббәтем минем

    Кайларда йөри икән.

    Минем өзелеп сагынганны

    Ниләргә белми икән.

    Беренче мәхәббәт бит ул

    Гомерең буе яндыра.

    Өзгәләнгән йөрәгеңне

    Кара күмергә калдыра.

    Нәрсә булды,җаным,безгә

    Ник соң без кавышмадык.

    Соңга таба суындыкмы,

    Хатлар да алышмадык.

    Очрашасы иде җәйге таңда

    Яшь чакларны искә төшереп

    Кайда соң син, бәгърем, белмим бит мин

    Гомеркәйләр үтте йөгереп.

     

    Балык тотканда

    Җылы , матур бер алсу таңда

    Дустым белән киттек балыкка.

    Шулай итеп килеп туктадык без,

    Күл буенда куе таллыкка.

    Суга ашаулар да ордык, суздык таякларны

    Суалчанны кигереп кармакка.

    Эләкте бугай, диеп тартып алгач

    Кармак кереп китте бармакка.

    Балык урынына бармак эләкте бит,

    Бармак әрни каһәр суккыры.

    ...Бу юлы да кармак төпкә эләкте

    Суга кереп киттем туп-туры.

    Утыра торгач көн дә үтеп бара,

    Алдап булмый икән балыкны,

    Ә түрәләр булдыралар, малай,

    Алдыйлар бит гади халыкны.

    Депутатка сайлагыз дип үзен

    Алтын таулар вәгъдә итәләр.

    Түрә булгач вәгъдәләрен онытып

    Чит илгә үк качып китәләр.

    Торак йортлар җиткерәбез диеп

    Бар халыктан акча талыйлар,

    Байлык җыеп та булдыра алмагач

    Чыгып качу ягын карыйлар.

    Безнең халык бит ул бик чыдам зат,

    Тырыша ул мескен түзәргә.

    Рәнҗетмә син үзеңне, башыңны күтәр,

    Ирек бирмә таптап изәргә!..

    Өметсез бит шайтан гына, диләр,

    Без дә өметебезне өзмәдек.

    Түзем халык бит без, татарбыз дип,

    Матур урыннарны эзләдек.

    Бәхет бүген безгә елмаймады,

    Без җыендык инде китәргә.

    Алданган халыктай өметләндек,

    Кабар әле диеп иртәгә.

     

    Килми әле, килми китәсе

    Китәсе килми әле бу дөньядан,

    Килми әле, дуслар, китәсе,

    Дөньяларын шау-гөр китереп бер

    Килә әле дөнья көтәсе.

    Яшь чактагы кебек иңрәеп

    Чабар идем печән болында.

    Сине мактап җырлар җырлар идем

    Туган ягым синең турында.

    Колач җәеп әле йөзәр идем

    Пинәрәнең тирән суында.

    Сокланып та туя алмыйм сиңа,

    Йөрәгемдә бит син, һәрчак уемда.

    Төнбоеклар алып чыгар идем

    Кәдәнгешнең көмеш суыннан,

    Камышлы күл, Якты күлләрең дә

    Мәңге чыкмас минем уемнан.

    Киң болында кибән салган чаклар,

    Чыр-чу килгән матур кызлары.

    Шул чакларым искә төшкән саен

    Йөрәккәем әрнеп сызлады.

    Әнием кебек бик нык яратканга

    Ташлап китмәдем мин авылны.

    Акыл белән яши, эшли белгән,

    Хезмәт сөйгән тырыш халкымны.

    Кеше китә - җыры кала диеп

    Язып куйган бөек шәхесләр,

    Уйладым да , менә утырдым мин

    Язып калыйм дидем шигырьләр.

    Менә шулай, дуслар, сезгә әйтәм,

    Яшәмәгез чит-ят җирләрдә,

    Күзен йомгач Ходай насыйп итсен

    Туган туфрагыңа җирләргә.

     

    Кайда соң сез, классташлар?

    Кайда яшисез сез, кайда югалдыгыз,

    Классташларым, минем дусларым?

    Күз алдымда тора һәрберегез,

    Яшь чакларга кайта уйларым.

    Кайтып тыңла әле, тугайларда

    Ярсып – ярсып тургай сайравын.

    Гүя әйтә, бер дә үкенмим, дип

    Шушы гүзәл җирне сайлавын.

    Үз талына кайта сандугач та,

    Аккошы да кайта күленә.

    Үз балаларын көтеп алган кебек

    Табигать тә моңа сөенә.

    Без татарда шундый бер әйтем бар,

    Анда шулай диеп язылган:

    “Чит җирләрдә солтан булганчы син,

    Үз илеңдә олтан булсаңчы.”

    Шуңа күрә, дуслар, ашыгыгыз,

    Кайтыгыз сез туган авылга!

    Газиз Җир-анабыз сезне гафу итәр

    Килмәсен дип сезгә авырга.

    Онытмагыз туган җирегезне,

    Классташларым минем, дусларым.

     

    Яшәү мәгънәсе

    Яшәргә кирәк, дуслар, бу дөньда

    Тормыш юлың истә калырлык.

    Янып – көеп, дөрләп яшәп кал син,

    Үзең киткәч искә алырлык.

    Бушка үткән икән гомерем диеп

    Бирелмәслек булсын авыр уйларга,

    Олыгайгач белми йөри күрмә

    Үз – үзеңне кая куярга.

    Уянам да уйлап ятам шулай,

    Төрле уйлар килә башыма.

    Бу дөньяда файдам тидеме соң,

    Ниләр бирдем сөйгән халкыма?!.

    Өй дә җиткер, агачлар да утырт,

    Балаларың үссен дәвамга.

    Абынмасаң тормыш ярдәм итәр

    Туры юлны эзләп табарга.

    Күзләреңдә иман нуры булсын,

    Йөрәгеңнән яусын игелек,

    Шулай дөрес яшәгез сез диеп,

    Үз балаңны өйрәт иң элек.

    Үткән гомерең үкенмәслек булсын,

    Чәчәк атсын матур гөл булып,

    Сине сагынып сөйләрлек тә булсын,

    Янып тор син, якты нур булып.

      

    Газиз әнкәмә

    Китмә әле, әнкәй, күз алдымнан,

    Исән кебек тор гел янымда.

    Янып тор син, әле гел янып тор,

    Маяк булып тормыш юлымда.

    -Җитәр инде, улым, кил син яныма,-дип,

    Гүя миңа шулай дәшәсең.

    Гафу ит син, әнкәй, килмим әле,             

    Иртә киткән абыем, энем өчен    

    Бар бит әле минем яшисем.

    Үпкәләмә, әнкәй, сине онытмыйм мин,

    Төшләремә кереп торасың.

    Өлешемә тигәнен генә яшим әле

    Белми алда ниләр күрәсен.

    Бүген, әнкәй, тагын төшкә кердең

    Белмим инде хәзер нишләргә,

    Әллә инде миңа рәнҗеп киттең

    Биреләмен шундый хисләргә.

    Сугыштан соң авыр чаклар иде,

    Бирешмәдең бер дә, сынмадың.

    Я, Ходаем, ярдәм ит син миңа

    Исән булсын дидең улларым.

    Соңгы телем икмәгеңне биреп

    Сакладың син безне, үстердең,

    Бик газаплы булды тормыш юлың,

    Кайгы – хәсрәтләрне күп күрдең.

    Әллә тормыш тагын сынамакчы булды,

    Бик зур кайгы сукты башыңа,

    Ике улыңны син югалттың,

    Һәм тезләндең Аллаһ каршына.

    Ничек күтәргәндер бу хәсрәтне әнкәй?!

    Телгәләнгәндер синең йөрәгең.

    Авылдашлар барысы шаккаттылар

    Бу кайгыга ничек түзгәнсең!?

    Рәнҗемә син, әнкәй, тыныч йокла

    Гомер теләп соңгы улыңа.

    Гел дә килеп торам синең янга

    Матур гөлләр тотып кулыма.

    Туган авылын, изге туфрагын да

    Кем теләсен ташлап китәргә,

    Сәламәт булып, озак итеп яшәп,

    Насыйп булсын дөнья көтәргә.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться