• Новости

    Рамзия Туктаманова. Энием яулыгы.

    Әнием яулыгы

    Әниемнең истәлеге итеп,

    Бер яулыкны саклыйм сандыкта.

    Гүя әниемнең төсе калган

    Ал чәчәкле шушы яулыкта.

     

    Шул яулыгын бәйләп озаткандыр

    Зур сугышка әнием сөйгәнен.

    Яулык почмагына сөрткәндер ул

    Ирексездән аккан яшьләрен.

     

    Шул яулыкны бәйләп, юлга чыгып,

    Көткәндер ул үзенең газизен.

    Төннәрендә бары яулыгына

    Сөйләгәндер әнием эч серен.

     

    Тик сөйгәне кайта алмаган шул,

    Чит җирләрдә калган күмелеп.

    Күз яшьләрен яулыгы сеңдергән

    Әнием елаганда өзелеп.

     

    Кайчак әнием яулыгын бәйлим дә

    Килеп басам көзге алдына.

    Ал чәчәкле яулыгын бәйләгән

    Әни тора сыман каршымда.

    Рәмзия Туктаманова, Бәзәкә авылы, 2023 ел, август









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться