• Новости

    Козге яфрак

    Көзге яфрак

    Көзге җилдә сары яфрак коела.

    Сары келәм булып җәелә.

    Кай арада килеп җиткән бу көз,

    Үтеп киткән кайчан җәе дә.

     

    Тукта әле, җил, койма яфракларны,

    Хозурланыйм көзнең яменә.

    Күңелемә моңсу сагыш килә,

    Сары яфрак куна иңемә.

     

    Исми торчы бераз, шушы матурлыкны

    Туйганчы бер карап калыймчы,

    Көзнең сары нурын яфрак белән бергә,

    Учларыма җыеп алыймчы.

     

    Мин яфракны учларыма алып,

    Карап тордым озак уйланып.

    Кайчан гына әле яшел идең,

    Инде сары төскә буялдың.

     

    Көзге төннәремдә уйланам да

    Сорау-җавап бирәм үземә.

    Ә бит мин дә сары яфрак төсле,

    Кереп барам гомер көзенә.

     

    Көзге җилдә сары яфрак коела

    Җиргә иңә аның эзләре,

    Яфрак түгел, гүя коела сыман

    Гомер дәфтәренең битләре.

     

    Яфрак коела, тормыш дәвам итә,

    Һәр нәрсәнең бардыр язмышы.

    Берәү китсә җирдән, берәү килә,

    Табигатьнең үзенең агышы.

     

    Өзелеп төшкән яфрак яшь бөрегә

    Ачыларга өмет биргәнгә,

    Яңа яфрак үсәр урынына,

    Җиргә кабат язлар килгәндә.

                                            Р.Туктаманова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться