• Новости

    Калимуллин Гилязетдин- участник двух мировых войн. Часть 1

    Кәлимуллин Гиләҗетдин Кәлимулла улы- бертуган Кәлимуллиннарның (“Талтиннар”) иң кечкенәсе (Мифтахетдин-1883-1945, Илалетдин-1884-1945, Кираметдин-1893-???). Ул 1896 елда Бәзәкә авылында Нигматуллин Кәлимулла һәм Гайнулла кызы Шәмсениса гаиләсендә туа. Беренче бөтендөнья сугышы башланганда аңа 18 яшь тулган була. Ул вакытта солдатка 19 яшь тулгач кына алалар. Гиләҗетдин абзый фронтка 1915 елдан иртә алынмагандыр.

        Архив документларында “Картотека военнопленных”та 13-нче Себер укчы полкы солдаты Калимуллин Гилачтин турында 2 язма бар. Беренчесендә Калимуллин Гилаетдин (Гиләҗетдин) Польшаның Стрыков шәһәре янында пленга төшеп, Германиянең Альтенграбов (элекке ГДР, Магдебург шәһәре янында) военнопленныйлар лагерендә торуы күрсәтелгән. Аннан соң Гиләҗетдин абзыйны герман властьларының татар милләтеннән булган военнопленныйларны бер лагерьга җыеп, аларны Россиягә каршы сугышка әзерләү планы белән, Германиядә Бранденбург шәһәре янындагы кечкенә Цоссен шәһәрендәге татар военнопленныйлары лагерендә күчерүе турында язма бар. Бу лагерьда инде Гиләҗетдин абзый озакка, 1918-20 елларда пленнан кайтканчы булгандыр (герман архивларында башка документлар табып булмады). А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабындагы китерелгән 1917 елгы переписьта Гиләҗетдин абзый турында белешмә юк- ул әле пленнан кайтмаган булгандыр, ахрысы.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться