• Новости

    Галимов Ибрагим Миндар улы истэлегенэ корэш буенча Ботенроссия ярышлары

    Галимов Ибраһим Миндар улы истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары

         Менделеевск шәһәрендә 10-13 ноябрьдә якташыбыз, 30 елдан артык “Кама” колхозы рәисе булып эшләгән Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Миндар улы Галимов һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Минхалит Гәрәй ул Гилманов истәлегенә багышланган көрәш буенча 7-нче Бөтенроссия ярышлары булып узды. Ярышларда Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Татарстаннан спортчылыр катнашты. Бу бәйгенең нинди югары дәрәҗәдә икәнен спортчылар арасында хәтта Россиянең атказанган спорт мастерлары булуы күрсәтә.

         Ибраһим Миндар улы үзе дә яшь чагыннан ук спорт белән ныклап мавыга, студент елларында көрәш буенча СССРның спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти. Аның тормыш юлы, авылыбызда калдырган эзләре турында түбәндә материал да китерелгән. Хәзер  инде ул безнең арадан китсә дә, аның исеме ел саен бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда яңгырый. Халык дөрес әйтә: яхшылык җирдә ятмый дип...

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться