• Новости

    Яна ел белэн!

                                                      Яңа 2024 ел белән!
       Берничә көннән илебез яңа 2024 елга аяк баса. Сайтның барлык укучыларын, авылдашларны, якташларны Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа ел барыбызга да ныклы сәламәтлек, яңа шатлыклар, якты өметләр, бәхетле тормыш алып килсен! Балаларыбызның, оныкларыбызның уңышларына һәм бәхетенә сөенеп, туганнарыбызга, авылдашларыбызга, күрше-күләннәргә йөрәк түреннән чыккан җылы теләкләребезне җиткереп, шатлыкларыбызны уртаклашып, авырлыкларны бүлешеп дус булып яшәргә язсын! Илебез халкы бүген авыр сынаулар кичерә. Бу сынауларны бергә булып, бердәм булып, иңгә-иң торып, илебез солдатларына ярдәм кулы сузып узсак, һичшиксез Җиңү көнен якынлаштырырбыз. Яу кырларындагы егетләребез исән-сау булып тизрәк үзләренең өйләренә әйләнеп кайтсыннар!
      Узып баручы елны озатып, ел дәвамында авылдашларыбызны, якташларыбызны үзләренең иҗатлары, изге хезмәтләре, матур теләкләре белән шатландырган "Мои Бизяки" сайтының актив волонтерларына һәм үзләренең матур Яңа ел котлауларын авылдашларга җиткергән барлык якташларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
    Яңа ел белән!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться