• Новости

    Наши "афганцы"

       15 февраля – День вывода советских войск из Афганистана — это, и праздник афганцев-ветеранов, и день памяти и скорби обо всех погибших воинах-интернационалистах.
         За 10 лет войны через Афганистан прошло около 620 тысяч советских военнослужащих и гражданского персонала.
         Эта дата — символична. В ней отразились верность присяге, служебному долгу, фронтовое братство солдат и офицеров, которые отдали, защищая интересы своей страны, самое дорогое на земле — жизнь.
         Спасибо вам за подвиг и ратный труд. Мира и надежды на лучшее желаем всем, через чью судьбу прошли огненные годы.

    ==============================================

    Афганцы

    Шакиров Рамиль Галимзян улы

     

        Беренче әфганчы

           Бәзәкә авылыннан совет армиясе сафларына алынып Әфган җирендә  интернациональ бурычын үтәп кайткан иң беренче егет - ул Рамиль Галимҗан улы Шакиров.

    Рамиль 1961 елның 24 сентябрендә Бәзәкә авылында гомер итүче Галимҗан абый белән Миннесания апа гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне  тәмамлаганнан соң 1979 елның 19 октябрендә  совет армиясе сафларына алына.

    Алабуга военкоматыннан алынган Рамиль Һава десанты гаскәрләренә (ВДВ) билгеләнеп     якташлары Чаллы, Мамадыш, Чистай, Лениногорск егетләре белән Ташкент шәһәреннән 3 км ераклыктагы Азатбаш поселыгына китерелә. Солдатларны хәрби ант кабул иткәннән соң 1980 елның январендә 56-нчы десантно-штурмовой бригада составында интернациональ ярдәм күрсәтү өчен Әфган Демократик Республикасына кертәләр. Интернациональ ярдәм күрсәтү дип аталган бу  сугышның 9 елдан артыкка сузыласын әле ул вакытта беркем дә белми.

           Сугышчан чыныгуны солдатлар беренче көнне үк, чикне җәяү  колонна белән үтеп Әфганга кергәндә  алалар. Колоннаны дошманнар утка тоткач солдатлар төнне арыкта ятып үткәрәләр. Икенче көнне Кундуз шәһәре янында палаткалар шәһәрчеге корып җибәрәләр, хәрби хезмәт дәвам итә.  Соңыннан 4 этапка бүленгән Әфган сугышының беренче этабы  - 1979 елның 25 декабреннән алып 1980 елның мартына кадәр дәвам иткән  “Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү, аларны гарнизоннар буенча урнаштыру, урнашу пунктларын һәм төрле объектларны саклауны оештыру” дип аталачак өлеше шушы була.

            Наводчик 122-х мм гаубиц булып хезмәт иткән авылдашыбыз хезмәттәшләре белән Кундуз шәһәре янындагы аэродромны саклыйлар. Әфган климаты үзенчәлекле: көндез эссе, кичләрен салкын. Шуңа күрә дымлылык югары, төнлә палаткалар сыгып алырлык юп-юешь була. Бу солдатларның сәламәтлегенә начар йоганты ясый, бик күпләр авырый башлый. Аңа өстәп сугышка әзер булмаган Совет иленнән килгән палаткалар болай да тишек-ертык була. Сугышның әле башланган чоры гына, ашау-эчү дә тәртипкә салынмаган, кайчак хәтта коры паек та бетә. Вакыты белән ризыкны экономияләп ачлы-туклы  яшәргә дә  туры килә. Әмма, иң үзәккә үткәне - туган илдән хәбәр булмау. Әфганчылар беренче ярты елны якыннары белән хат алышудан мәхрүм булалар.  

           Әлбәттә, дошманнар белән бәрелешләр булып тора. Статистикага күз салсак, сугышның беренче елында ук бу сугышта  меңнән артык солдат һәлак була.

           Әфган - кызыл гөлләр иле. Иң матур ел фасылы – яз. Язын бөтен тау битләре күз явын алырдай кып-кызыл мәккә күмелә. Сугышчылар җирле халык белән дус булалар. Алай да, кемнең уенда ни икәнен белеп булмый. Монда да төрле хәлләр булгалый.

           Сугыш булса да  тәртип, чисталык якларын да һәрдаим тикшереп тора командирләр. Гигиена, построение, строевой смотр җыр белән – солдат хезмәтенең бу якларына да игътибар көчле була. Бары тик увольнение генә юк иде, дип елмая Рамиль. 

             2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең Әфганнан чыгарылуына 30 ел. Шушы дата уңаеннан  Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, ГБУК РТ “Республика балалар китапханәсе” яшүсмерләр арасында «30 лет подвигу, 30 лет памяти» дигән конкурс игълан итте. Нәкъ шушы конкурста катнашу өчен без Рамиль Галимҗан улын  авыл китапханәсенә кунакка дәштек. Рәхмәт, сүзебезне аяк астына салмады, кайтты. Мәктәп укучысы Алинә Нуретдинова белән икәүләп “сорау алдык”. Минем Әфганчылар белән очрашканым бар, шушы  зур   сынауны үткән ир-егетләр бу турыда кычкырып сөйләмиләр, күкрәк кагып йөрмиләр. Алар бу сугышта үз Ватаннары азатлыгы өчен сугышмаганнарын, солдат буларак интернациональ бурыч үтәгәннәрен аңлыйлар.   Рамиль дә сорауларыбызга кыска җөмләләр белән тыйнак кына җавап биреп утырды.  Армиядә ул кеше  өчен иң кирәк сыйфатлар -  бердәмлек, бер-береңә ышану,  үзара хөрмәт икәнен ачыктан-ачык аңлаган.  Аннары, ВДВ да хезмәт итүе белән чиксез горурлана,  курку белмәс кыю, тәвәккәл десантниклар турында яратып сөйли. Әмма  шул ук вакытта солдатның командирларга буйсына белергә тиешлеген дә әйтә.  Гомерендә яшәү белән үлем арасында чыныгу алган бу солдат кеше гомеренең кадерен аңлый , үзе өчен яшәү мәгънәсен яшьли аңлаган.

             Службаның соңгы айларында Рамильне Пакистан чигенә күчерәләр, монда алар граница саклыйлар. Инде барыбыз да ишетеп белгән Саланг перевалында да булырга туры килә аңа. 1981 елның 24 нче декабрендә хезмәт срогы тулган солдатларны Душанбе шәһәренә чыгаралар.  Яңа 1982 нче елны каршыларга Рамиль Бәзәкәгә кайтып җитә.

             Бүгенге көндә Рамиль Галимҗанович  гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Хатыны Румия Шәрәповна  белән 2 бала – Руслан белән Рузиләне тәрбияләп үстергәннәр. Үзенең туганнары  - Байконурда хезмәт иткән, бүгенге көндә отставкадагы полковник Рафиснур, Нефтеюганскида яшәүче апасы Розалия белән һәрвакыт элемтәдә. Кызганыч, олы абыйсы Рафаиз гына иртә гүр иясе булган. Туган авылы, әти-әнисе, күңелле балачагы, онытылмас яшьлеге турында әфганчының күңел сандыгында искиткеч матур хатирәләр яши. Бүгенге көндә Р.Шакиров  Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелегенең Урта Идел төбәкара идарәсендә беренче разрядлы өлкән белгеч булып эшли. Җәйләрен күпчелек авылда уздыра, бакчачылык белән шөгыльләнә, балыкка йөрергә ярата.

            Тормыш матур, яшәү рәхәт булса да Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кеше буларак аның күңелендә яшьли өзелгән гомерләр, югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турында  Хәтер яши.

    Ф.Башарова

    ============================================

    Ибатуллин Ренат Сәетҗан улы

     

    Әфган сугышы ветераны авылдашыбыз Ибатуллин Ренат Сәетҗан абый белән Мөслимә апа гаиләсендә 1965нче елның 2нче ноябрендә дөньяга килә.

     

    “Авыл малаеның тормышы ничек иде ул чакларда: башта урта мәктәп, аннары машина-трактор паркында эш. Шуннан Чаллы шәһәренә шоферлыкка укырга җибәрделәр, аннары армия. 1983нче елның көзендә Ерак Көнчыгышта –Кытай чигендә 5нче мотоманерная группада пограничник булып хезмәт итә башладым.Шуннан 4нче мотоманерная группаны алыштырырга Әфганга җибәрделәр. Анхой, Музар-и-Шәриф, Анджой, Шеберган, Баламургад шәһәрләрендә булырга туры килде.

    Язын Әфганистан җире искиткеч матур кызыл чәчәкләргә күмелә, температурада контраст бик көчле. Көндез 30-40градус эссе, кичен бушлаттан башка йөреп булмый – туңдыра. Әниләргә Әфганда икәнемне язмадым, границада водовозда эшлим дидем, хезмәтне тутырып кайткач кына әйттем. Ерак Көнчыгыштан Таҗикстан чигенә минем су ташырга килүемне ничек дип аңлаганнардыр, хәзер әйтә алмыйм, үзләре дә юк.” Үзе турында тыныч кына гап-гади нәрсәләр турында сөйләгән кебек Ренат гомеренең зур сынау үткән, яшәү белән үлем арасында булган еллары турында сөйли.

    Әлбәттә, бу сугыш турында иркенләп, бөтен нечкәлекләрен тәфсилләп сөйләгән кешене минем күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Шушы гади җөмләләр артына Ренатның да утны-суны бергә кичкән, күпме сынауларны бергә җиңеп чыккан һәм тау-ташлы Әфган җирендә һәлак булган дусларын сагыну хисе, шушы якты дөньяларда алар белән данлы яшьлек елларын искә алып бер күрешү насыйп булмаганга үкенү хисе яшеренгәндер.Чөнки үзе дә “ял иткәндә берәү дә үлем турында телгә алмый, барыбыз да киләчәкне уйлап хыялланабыз, планнар корабыз. Ә иртәгесен бер самолет килә дә бомбага тотып китә. Синең белән кичә генә янәшәдә утырган дустың инде юк. Иң авыры менә шул. Аны берничек тә акылга сыйдырып, күңелне ышандырып булмый”, ди ул.

    Шулай, инде 25 ел үтсә дә ул җирләрдә булган вакыйгалар бугенгәчә Әфганчылар йөрәгендә авыр яра булып саклана.

    ==============================================

    ГИЛЬФАНОВ РИФ ФАЙЗЕЛХАК УЛЫ 

    Минем әтием – солдат

    Кеше билгеле бер дәүләттә туа, яши, хезмәт куя, укый, шул дәүләтнең халкына керә, үзенең Ватанга тугрылыгын һәм мәхәббәтен белдерә. Бер дәүләттә яшәп, кешеләр шул ук вакытта башка халыклар белән аралаша, алар белән дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыра; ләкин шулай булса да безнең Җир планетабыз ХХ-гасырда бөтендөнья сугышларының тетрәндергеч афәтләре аша үтте. Хәзер дә җир шары, үзенең төрле почмакларында килеп туган “яраларын” төзәтеп тә өлгерми, кайдадыр тагын “кайнар нокталар” хасил була...

    Минем әтием дә шушы “кайнар ноктаның” тере шаһиты. Гильфанов Риф Файзелхак улы 1966 елның 29 мартында Бәзәкә авылында туган, туган авылында белем алган, беренче хезмәт чирканчыгы да шушы туган туфрагында башлана, яшь булуына карамастан, көчле тракторны егәрләгән... Һәм менә инде, армия сафларына барып, ватан сагында хезмәт итү бурычы килеп чыккан. Әтиемнең сөйләве буенча 1984 елның ямьле яз айлары була бу. Бөтен тирә-як кышкы йокыдан уяна, табигать яшәрә, бар тереклек, сулышка сусаган кебек кояш нурларына үрелә! Табигать әлбәттә үзенең “балаларына” җылылыкны тигез өләшә, беркемне дә аермый, ятим күрми. Чөнки һәрнәрсә дә яшәргә яратылган...

    Әтиемне Төркмәнстан якларына озаталар, алда – ике айлык өйрәнүләр һәм Әфган җирендә “интернациональ бурычны” үтәү.

    Әлбәттә, ул вакытта бу сугышның чын йөзен, чын масштабларын, чын сәбәпләрен “җиде тамга” астына яшергәннәр. Хәзер инде бу карарларның халыкны алдалау икәнлеген бөтен дөнья белә. Әтием кебек гади солдатлар әлбәттә аның турында уйламаганнар да, аларга үз җилкәләрендә сугышның нәрсә икәнен татырга туры килгән. Менә аларның маршрутлары: Мазарашәриф, Ташкурган, Баймол, Пулухумри, Кундук һәм башкалар. Әле хәзер дә шушы шәһәрләрнең исемнәре телевизордан яңгыраса, ул үзенең солдат елларын искә төшерә: бервакыт алар урнашкан гарнизонга көтмәгәндә “дошманнар” һөҗүм итә. Командирлары каты яралана, ләкин алар югалып калмый, батырларча каршылык күрсәтә һәм гарнизон саклап калына.

    Миңа Данис Хәйруллинның “Үлем кырында” дигән шигырь юллары шушы вакыйгага туры китереп язылган кебек тоела.

    Ишетелде: “Өскә түгел, аска бак!”

    Язмыш көлде...

    Төште кулдан автомат...

    Газраильгә кай җан да бер, кай җан да,

    Шагыйрь үлми,- башлап ат син, башлап ат!

    Әфганстан мәхшәрендә халкыбыз, һичшиксез, бик күп улларын югалткан. Аларны да онытмаска иде! Әтием Риф бәхет йолдызы  астына тугандыр дип саныйм мин, чөнки ул туган Ватанына исән-имин кайта, туган туфрагына кайтып нигез сала, оя кора... Ә хәзер без – әтиемнең ике улы, ике газизе шул бәхетнең дәвамы булып торабыз.

    Җир йөзендәге тынычлык – бик зур кыйммәт! Шушы кыйммәт барлык кешелек дөньясына яшәү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗә шунда, кеше – үз язмышының хуҗасы, бу язмыш бик күп очракта аның рухи байлыгы, тормышта үз урынын табуы, үз-үзеңне чын кеше итеп күрсәтүе белән бәйле. Ә миинем әтием шундый кеше!

                                                                     Гильфанов Рәдиф. 8 сыйныф.

    Материал тарих укытучысы Р.Салаватуллин җитәкчелегендә Бәзәкә мәктәбе укучылары әзерләгән “Әфганчы-интернационалистлар”(2006 ел)  дигән җыентыктан алынды.  

    ===============================================

    Бахтигараев Ильсур Вәгыйз улы

    Бәзәкә авылында яшәүче Вәгыйз абый белән Гөлсинә апаның икенче улы Ильсур 1969 нчы елның 2 нче апрелендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк тыңлаучан, эшчән, тәртипле бала булып үсә. Мәктәптә укыганда алдынгылар рәтендә була, оста биюче буларак мәктәптә үткәрелүче чараларда актив катнаша. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Әлмәт шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керә һәм шуннан армияга алына.

     

    Хәрби хезмәтне Ильсур Бәхтегәрәев Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә башлап җибәрә. Учебкада 6 ай булганнан соң аларны төнлә самолетка төяп инде 1979 нчы елдан бирле йөрәк ярасына әверелгән Әфганистанның Джеллалабад шәһәренә китерәләр. Ильсур десантно-штурмовой батальонда БМП-2 дә(боевая машина пехоты) наводчик-оператор булып хезмәт итә. Сугышчан бурычларны төгәл үтәгән солдат Бәхтегәрәевны командирлары да күреп ала, тиздән аны өлкән сержант итеп күтәрәләр.

    Әфганистан дип әйтү белән күз алдына тау-ташлы, рәхимсез кызу кояшлы Әфган җире килеп баса. Тауларда бертуктаусыз сугыш бара, тау итәгендә бераз тынычрак. Монда даими дислокация пункты урнашкан. Ильсурлар батальоны 3 ай тауларда була, 3 айга тау итәгенә төшерәләр. Таулардагы тынып тормаган сугыштан соң тау итәгендә иртә-кич кенә булган атышлар алар өчен инде бик куркыныч тоелмый. Моджахедлар, дошманнар белән сугышка кергән совет солдатларының соңгылары шушы егетләр була, алардан соң безнең гаскәрләрне Әфганнан чыгару башлана. Ильсур калган хәрби хезмәтен Петропавловск-Камчатскийда дәвам итә.

    ============================================

    Гильфанов Рәвиль Габделхак улы

    Гильфанов Рәвиль Габделхак улы 1960 нчы елның 3нче сентябрьендә колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә баш бала булгангамы ул үзендә җаваплылык хисе тоеп үсә, кечкенәдән эш сөя. Кыңгыраулы мәктәп еллары сизелмичә дә үтеп китә, 18 яше тулган егетнең армиягә алыныр вакыты да җитә. Равильгә 1979 нчы елның 3 нче июлендә хәрби хезмәткә алынырга повестка килә.

     

     

    Солдат Гильфановны чик буенда урнашкан Кушка шәһәренә китерәләр, кыска вакытлы әзерлек курслары үтеп ул водитель-механик һөнәрен үзләштерә. Шул елның декабрь аеннан ул 371 нче гвардейский мотострелковый полк белән кайнар нокта Әфганга җибәрелә.Ул елларда эчке бер курку белән телгә алынган данлыклы Кандагар, Кабул, Шиндад, Герак шәһәре тирәләрендә хезмәт итә. Анда күпсанлы хәрби заданиеләр үти, дошман засадасына туры килеп бәрелешләрдә катнаша.

    =======================================

    ТАРАКАНОВ МИХАИЛ ИВАНОВИЧ

    Я, Тараканов Михаил Иванович родился 27 сентяюря 1952г.
    в деревне Сетяково Менделеевского (Бондюжского) района Татарской АССР в семье колхозников.
    Мать- Анна Яковлевна, рядовая колхозница, мама восьмерых детей.
    Отец-Иван Архипович, тракторист, участник Великой Отечественной войны, на фронте был дважды ранен.
    Оба из крестьянского сословия. 

    Окончив Сетяковскую 8-летнюю и Бизякинскую среднюю школы, в 1969 году поступил в Сызранское высшее военное училище лётчиков. В 1973 году окончил его и был направлен в ВВС СССР.
    Прошёл путь от должности лётчика-штурмана вертолёта до командира части.
    Военный лётчик 1-го класса. Полковник. Проходил службу в составе советских войск в Польше,Венгрии, Афганистане и на территории СССР. В Афганистане выполнял различные задания по по обеспечению боевых действий наших войск и оказанию помощи народу Афганистана.
    Совершил 485 боевых вылетов. Награждён орденом "За службу Родине в Вооружённых силах", медалями. Женат. Вместе с женой Мартой Андреевной вырастили и воспитали двух сыновей- Андрея и Станислава.
    На сегодняшний день они трудятся на мирном фронте. Сыновья с невестками подарили нам трёх внучек и одного внука. В настоящее время нахожусь на заслуженном отдыхе.

    ======================================================

     

    Аллага шөкер, безнең егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булды. Ә бит Татарстанда улын шул сугышта югалткан 260 ана газизләрен сагынып зар елый.

    Сугыш кичкән солдатларның һәркайсы алар белән сөйләшкәндә ике нәрсә турында әйтмичә калмады:

    • зәңгәр күккә карашларын төбәп көткән туган илдән очып килүче вертолетлар (чөнки алар азык-төлек һәм хат алып килә);
    • туган йортта аларны зарыгып көтүче әниләре турында.

    Әни, әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әнкәй дигәндә дөньялар яктырып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Бу батыр егетләр дә әниләренең догалары саклап йөрткәнгә, алар зарыгып көткәнгә исән-сау әйләнеп кайттык дип бөтен барлыклары белән ышаналар, аларга рәхмәт укыйлар.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться