• Новости

    Мифтахетдинов Мингазетдин- единственный в Бизяках кавалер медали «Георгиевский крест 4 степени»

    Мифтахетдинов Мингазетдин - единственный в Бизяках кавалер «Георгиевского креста 4 степени»

         Мифтахетдинов Минһаҗетдин 1895 елда Алабуга өязенең Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мифтахетдин Хисаметдинов һәм Фатыйха Мехәмәтвәлиева гаиләсендә туа. Бөтенроссия переписе узган 1897 елда аларның гаиләсендә тагын абыйсы Минәхмәт (1890 елгы) һәм әбисе Гафифә Бигиева (1827елгы) була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”,стр.455, п.188).

         Сугыш башында ук солдатка алынган Минәхмәт абые артыннан 1915-16 елларда сугышка энесе Минһаҗетдин да китә. 1916 елның 24 ноябрендә Украинаның бүгенге Ивано-Франковск өлкәсендәге Галич шәһәре янындагы сугышларда ул бик авыр җәрәхәтләр ала: уң күзе, ике кулы һәм аяклары яралана. Госпитальдә чагында сугыштагы батырлыклары өчен Минһаҗетдин абзыйны 4 дәрәҗәле Георгий кресты белән бүләклиләр. Минһаҗетдин абзый мондый югары бүләккә лаек булган бердәнбер бәзәкәле бүгенге көндә һәм бу сугышта сугышчан бүләк алган өченче авылдашыбыз (Нуруллин Әхмадиша, Муллахметов Минәхмәт- 4 дәрәҗәле Георгий медале (За храбрость) кавалерлары). Башта ул Украинаның Тернопль өлкәсе Монастыриска шәһәрендәге 526-нчы полевой подвижный госпитальдә дәвалана, ә аннан 1916 елның 23 декабрендә Харьков шәһәрендәге “Лазарет совета съезда горнопромышленников Юга России”га күчерелә. Шуннан соң ул инде сугышка бармыйча демобилизацияләнеп Бәзәкәгә кайта.

    Сугыштан соң Минаҗетдин абзый инвалид булып авылга Минәхмәт абыйсы гаиләсенә кайта. 1917 елгы переписьтә Мифтахетдинов Минәхмәт гаиләсендә 3 кеше (1894 елгы хатыны, 23 яшьлек энесе) булуы күрсәтелгән (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”, с.499, п.420). Аның алга таба язмышы ничек булды икән? Минһаҗетдин абзый өйләнде микән, аның балалары булмымы икән? Бу турыда бернинди документлар да, истәлекләр дә табып булмады. Аның югары сугышчан бүләге “4 дәрәҗәле Георгий кресты” абыйсы Минәхмәт гаиләсендә саклануы безне мондый фаразга илтә: ул өйләнергә һәм үз хуҗалыклы булырга өлгермичә, абыйсы гаиләсендә торып, авыр яралары нәтиҗәсендә тиздән бакыйлыкка киткәндер. Әмма илебез һәм авылыбыз герой солдатын онытмый: ел саен февральдән башлап май аена кадәр мәчетебез әһелләре беренче һәм икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын исемләп әйтеп көн саен догалар укыячак. Алар арасында Мифтахетдинов Минһаҗетдин дә бар.

     

         Түбәндә Минһаҗетдин абзый турында Дамира Минехан кызы һәм Фәйзелхан Минехан улы Закировларның истәлекләре белән таныштырабыз:

    Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

    Тарихларда  укып  ятларлык.

                                      М.Җәлил.

     

       Тарих һәм хәтер... Бу ике төшенчә  бер-берсеннән аерылгысыз. Тарих- бүгенге кеше һәм киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгалар чылбыры. Хәтер почмагыңнан әллә нинди вакыйгаларны актарып чыгарасын да тикшерергә тотынасын. Менә бездә Мөфтиев Миннәхмәт бабабызның  тормыш юлын өйрәнгән вакытта, үзебез өчен күп кенә безгә  мәгълүм булмаган  истәлекләргә  тап  булдык.  Безнең  Мөфтахетдинов (Мөфтиев) Миннәхмәт бабабызның энесе –Мөфтахетдинов Минхаҗетдин барлыгы ачыкланды (А.Мәхмүтова “Колыбель моя, Бизяки”).  Ул 1895 елда Алабуга өязенең Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мөфтахетдин Хисаметдинов һәм Фатыйха Мехәмәтвәлиева гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Тарихи чыганакларда язылганча, беренче бөтендөнья сугышына алынып, анда каты гына яраланып , госпитальгә эләгә.  Шул госпитальдә дәваланганда  сугыштагы батырлыклары өчен 4 дәрәҗәле Георгий кресты белән бүләкләнгән булган.

        Миннәхмәт бабабызның олы кызы, безнең сөекле Зәйтүнә апабыз, без кечкенә вакытта безгә (Фәйзелхан һәм Дамирага),  Миннәхмәт бабабызның туганы барлыгын әйтә иде, ләкин аның кем булуын безгә әйткәне булмады. Чөнки Мөфтахетдинов Минһаҗетдин абзыебыз 1917 елны бик каты  яраланып авылыбызга кайта, ә Зәйтүнә апабыз 1918 елның 14 сентябрендә туган булган. Ул кечкенә вакытта Минхаҗетдин абзыебыз бакыйлыкка күчкәндер дигән фикер бар.

         Зәйтүнә апабыз  үзе исән вакытта, без бала чакта безгә, ак тукымага төрелгән  медальне: “Менә бу минем әткәмә - сезнең бабагызга Микулай  патша биргән  бүләк”,- дип  күрсәтә иде. Үзе аны сандык төбендә бик кадерләп саклады.  Без ул вакытта  аның  нинди кадерле, дәрәҗәле бүләк икәнен аңламый идек. “Мин вафат булгач та моны  ташламагыз, кадерләп саклагыз”,- дип  безгә васыять  итеп калдырды. Без үсеп җиткәч аның нинди кадерле хөкүмәт бүләге – 4 дәрәҗәле Георгий кресты икәнен аңладык. Зәйтүнә апабыз вафат булганнан соң,  бу ядкарь бүгенгесе көндә  бездә саклана.

         Яшьләр, өлкән буыннардан  ачы тарихыбызны ишетеп калырга, бу өлкәдә эзләнү эшләрен күбрәк алып барырга тиешбез дип уйлыйм мин. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диләр.   Минем абыем Фәйзелханның улы Динар да бу дәрәҗәле бүләкнең  кайчан Миннәхмәт бабабызга бирелүе турында  кызыксынып  безгә ярдәм итеп, эзләнә башлады.   Һәм без менә шушы документка тап булдык: (Тулырак).

    Бу документта 4 дәрәҗәле Георгий кресты Мифтахетдинов Минхаҗетдинга бирелүе турында язылган иде.  Без  эзләнүләр  вакытында  Миннәхмәт  бабабызның энесе барлыгын  һәм бу дәрәҗәле бүләкнең  бабабызныкы түгел, ә аның энесе Минехаҗетдинныкы булуын белдек.

       Вакыт үтә... Тормыш аяусыз. Яшьләр һәм киләчәк буын бу аяз күкнең, тыныч тормышның кеше гомере бәрабәренә яулап алынуын  истән чыгармаса иде.

     

    Синең тормыш юлы матур тарих,

    Күпләр өчен үрнәк булырлык.

    Рәхмәт, әйтәм сина чын йөрәктән,

    Синең гомер –минем горурлык!

     

      Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш- меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул.

       Бу истәлек язмасында искә алынган әти- бабаларыбызга, апа- әбиләребезгә хәер дога булып барып ирешсә иде.

     

     Бу Минхаҗетдин  Мөфтәхетдин  улына багышланган истәлекләр язмасын  Миннәхмәт Мөфтәхетдин  улының оныклары Дамира Минехан кызы Закирова, Фәйзелхан Минехан улы Закиров яздылар.

                                                                                               13 февраль, 2024 ел.

     

         Авылыбызда бердәнбер шундый югары сугышчан бүләкне саклап калган Зәйтүнә апа Мөфтиевага, аны әзләп тапкан МинҺаҗетдин абзыйның абыйсы Минәхмәт абзыйның оныклары Фәйзелхан Закировка һәм аның улы Динарга, бу язманы әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән Дамира Закировага зур рәхмәт!

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться