• Новости

    Ярдэм янэшэ

    Ярдәм янәшә

         Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүче Бәзәкә авылы волонтерлары үзләренең игелекле эшләрен дәвам итәләр. Салфеткалар һәм ватниклар әзерләүдән бушап торган арада авылның хатын-кызлары  кулдан кискән өй токмачы әзерләделәр һәм халыктан җыелган азык-төлек, җылы оекбашлар белән бергә Менделеевскидагы патриотик үзәккә илтеп тапшырдылар.

         Һәрдаим ярдәм кулы сузган актив авылдашлар – Тагирова Розалия, Сибгатуллина Тәнзилә, Галимова Фәймә, Багаутдинова Илгизәр, Назмиева Рәзилә, Гараева Вәсилә, Закирова Әкълимә, Ахметзянова Фәнисә, Плотникова Мәсгүдә, Туктаманова Рәмзия, Шакирова Сания  апаларга олы рәхмәтләрем. Чын күңелдән, изге теләкләр белән  әзерләнгән ризыклар сугышчыларга барып ирешсен, аларга физик һәм рухи көч өстәсен иде.

     

                                      Ф.Башарова, 2024 ел, февраль 









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться