• Новости

    Афганстан безнен хэтердэ

    Әфганстан безнең хәтердә

         15 февраль - Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты тулысынча чыгарылу көне. Бу дата Әфганстан Республикасы территориясендә игълан ителмәгән сугыш кебек үк илебез тарихында аерым урын алып тора. Шуңа күрә дә, безнең бу сугышта катнашкан тыйнак батырларны онытырга хакыбыз юк.

         Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулды.  Бәзәкә авылы китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә урта мәктәпнең  6-7 сыйныф укучылары өчен  «Әфганстан безнең хәтердә» дигән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларга 9 елга сузылган Әфган сугышы тарихы һәм төрле мизгелләре, фактлары,  Ватаныбыз намусын якларга киткән гади яшь егетләрнең батырлыгы турында сөйләде. Шушы Әфган сугышында катнашып, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп кайткан 5   авылдашыбыз – Рәвил Гыйльфанов, Рамиль Шакиров, Ренат Ибатуллин, Риф Гыйльфанов, Ильсур Бахтегараев турында мәгълүмат бирде. Мәдәният йорты хезмәткәре Т.Камалетдинова әфганчы   әтисе  Ильнур Шаймардановның   солдат фотоальбомы белән таныштырды һәм әтисене турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

    Тулырак

     

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться