Бәзәкә мәчете илебез солдатларын искә алып догалар укый
Әссәламәгәләйкум вә рахматуллахи вә бәрәкәтух хөрмәтле авылдашлар, чит шәһәрләрдә, авылларда яшәүче авылдашларыбыз! 1 марттан Бәзәкә авылы мәчетендә Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучыларны, Өйлә намазыннан соң, микрофон аша, көн саен 15 ветераныбызны исем-фамилиясен укып, авыл халкына житкереп, аларның рухына догаларыбызны укып китәрбез. Алар арасында сугыш кырларында һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, әсирлеккә төшкәннәр, авыр яраланып, туган авылларына кайтып вафат булганнар, сугыш кырларыннан кайтып авылыбызда, завод-фабрикаларда эшләгән авылдашларыбыз бар.
Аллаһе Тәгалә безнең догаларыбызны кабул итеп, аларның рухларына ирештереп, туган илебезне саклаган батырлыклары өчен, хисапсыз жәннәтләргә кертсә иде. Безнең теләгебез шул.
Имам Мехаматнур хәзрәт. Мәчет шурасы. 26 февраль, 2024 ел.