• Новости

    Мухаметзянов Ахунзян-участник первой мировой войны

    Мухаметзянов Ахунзян-участник первой мировой войны

         Мехаматҗанов Ахунҗан 1889 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мехаматҗан Исламгулов һәм Фәхреҗиһан Мөсифуллина гаиләсендә беренче бала булып туа. 1897 елда алар гаиләсендә энесе Бәхтегәрәй, сеңлесе Фәрхенур була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.446-447, п.113). Алар гаиләсендәге ике егет тә 1914 елгы сугыш аша үтәләр: эның энесе Бәхтегәрәй абзый беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары ветераны (аның турында сайтның “Память. Вернувшиеся с войны” бүлегендә язма бар).

        Архивларда Ахунҗан абзыйга кагылышлы бүтән документлар табылмады. Ул сугышны башка яраларсыз бетереп авылыбызга кайткандыр дип уйлыйбыз.

        1917 елгы перепись документларында Ахунҗан абзый аерым хуҗалык булып түгел, ә 72 яшьлек әтисе гаиләсендә күрсәтелгән (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.488, п.199): 70 яшьлек әнисе, Ахунҗан абзый, энесе Бәхтегәрәй һәм 23 яшьлек киленнәре. Әле Бәхтегәрәй абзыйның бу вакытта герман пленында булуын искә алсак, яшь килен инде сугыштан авылга кайткан Ахунҗан абзыйның хатыны булырга тиеш.

         1925 елгы переписьта Мехаматҗанов Ахун (Ахунҗан) энесе Бәхтегәрәй белән янәшә язылган (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.507, п.п.258-259). Переписьны өйләр рәте буенча алып баруны искә алсак, димәк, аларның хуҗалыклары авылда  рәттән торган.  Аларның икесенең дә гаиләләрендә 4 кеше булган: үзе, хатыны һәм ике балалары.

         Бәлки бу язманы укыгач, Ахунҗан абзыйның оныклары үзләренең бабаларын танып, аның язмышын сайт укучыларына сөйләрләр.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться