• Новости

    Мусин Мухаметгарай-участник первой мировой войны

    Мусин Мухаметгарай-участник первой мировой войны

         Мусин Мехаматгәрәй (Гәрәй) 1893 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Муса Рамазанов (1854 елгы) һәм Фәрхенур Җәләлетдинова (1867 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елда аның 7 яшьлек абыйсы Мехаматгали, 1 яшьлек энесе Нуриәхмәт була (А.Х.Махмутова “Колыбель моя, Бизяки”, стр.465, п.277).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 20 яшьлек әле өйләнмәгән дә Мехаматгәрәй абзыйны сугышка алалар һәм 8-нче Себер укчы полкына җибәрәләр. 1915 елның 24 февралендә Варшава шәһәре янында барган сугышларда яраланган Мехаматгәрәй абзыйны, 1915 елның 13 мартында Мәскәү өлкәсендәге махсус госпитальгә дәваларга салалар.

        Госпитальдән соң Мехаматгәрәй абзый тагын фронтка киттеме икән, әллә яралары авыр булып демобилизацияләнеп авылыбызга кайттымы икән? Бу турыда архив документлары табылмады. Ә менә А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабындагы 1925 елгы перепись документларында (стр.508, п.300) Мусин Гәрәй гаиләсендә 3 кеше булуы күрсәтелгән. Болар ул үзе, хатыны һәм беренче кызы Гөлҗиһан була. 

         Түбәндә Мехаматгәрәй абзый турында аның оныгы Рәсинә Рдаеваның (Мусина) кыска истәлекләре белән таныштырып китәбез:

         Кызганычка каршы, мин Мехаматгәрәй (Гәрәй) бабам турында бик аз, әтием Фәйзрахман сөйләгәннәрдән генә беләм. Үзем бит бабай үлгәч кенә туган бала.

         Гәрәй бабайның беренче хатыны Турай авылы кызы Минҗиһан була. Аларның  балалары: Гөлҗиһан, Габдрахман, Галимә, Миндрахман, Фәйзрахман туа. 1944нче елны Минҗиһан әби яман чирдән үлеп китә. 

    Берничә елдан бабай Нурлыхөдә әбигә өйләнә. Гәрәй бабай балта остасы (плотник) була.

         1974-нче елның августында 80-нче яшендә Гәрәй бабай бакыйлыкка күчә. Менә шулар гына бөтен белгәннәрем...

    Мехаматгәрәй абзыйның олы улы Габдрахман 1945 елның 31 августында бәзәкәлеләр Бәхтегәрәев Зәки һәм Минәзов Минеәхмәт белән бергә хәрби хезмәткә алынып Алабугадагы шоферлар курсына җибәрелә. Аннан соңгы сугышчан юллары турында архив документлары табып булмады. Аның һәлак булуы, яралануы, хәбәрсез югалуы турында документлар булмау безгә Габдрахман абый сугыштан исән-имин кайткандыр дигән өмет бирә. Кайда икән аның балалары, оныклары бүгенге көндә?

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться