• Новости

    Уникаль кунак

    Уникаль кунак

     

         Без мәгълүмат технологияләре югары үсеш алган  гасырда яшибез. Компьютерлар, планшетлар, смартфоннар безнең тормышка тирән үтеп керде инде. Замана белән бергә атларга теләгән яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бу өлкәдә  үзләренең белемнәрен күтәрү өстендә һәрдаим тырышып эшлиләр.

         Шушы көннәрдә Бәзәкә авылы китапханәсенә 96 яшьлек авылдашыбыз  Әглиев Зәйнак  абый кәрәзле телефон серләренә өйрәнү өчен килде. Бөек Ватан сугышы ветераны, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы, РСФСР мәгариф отличнигы  олы яшьтә булуына карамастан  шулкадәр кызыксынучан, замана белән тигез атлап баручы белемле  кеше. Смартфон кулланырга өйрәнү дә  аның өчен  катлаулы булмады. Китапханәче аны контактны теркәү, абонентка шалтырату, смс-хәбәрләрне ачып уку, кирәкмәгән хәбәрләрне һәм файлларны бетерү, һава торышы белән танышу, фотога төшерү кебек гади функцияләрне башкарырга өйрәтте. Дәрестән соң, туган авылыбызның  “бизяки.рф” сайты материаллары белән танышу ветеран күңеленә сөенеч, укучылары өчен горурлык өстәде.

        Сокланырлык та, горурланырлык та, үрнәк алырлык та кеше янәшәбездә яши. Зәйнак абый китапханәче белән әле дәресләрнең дәвамы булачагына ышандырып саубуллашты.

     

                                                                                         Фәния Башарова. 2024 ел, март

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться