• Новости

    Мухамедзянов Багданур-участник первой мировой войны

    Мухамедзянов Багданур-участник первой мировой войны

         Мехаматҗанов Багданур 1891 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мехаматҗан Мехаматкаримов һәм Фархениса Яхина гаиләсендә беренче бала булып туа (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”,стр.460, п.228). 1897 елда алар гаиләсендә Минегәрәй энесе (1894 елгы) һәм Минегалия  (1895 елгы) сеңлесе була.

         Беренче бөтендөнья сугышында Багданур абзый 15-нче Финляндия укчы полкы составында катнаша. 1917 елның 8 октябрендә ул авырып Киев шәһәрендәге 1-нче госпитальгә салына. Аннан соң ул тагын фронтка кайттымы икән, яисә демобилизацияләнеп авылыбызга кайттымы икән? Бу сорауларга җавапны түбәндәрәк архив документлары бирер.

         1917 елгы перепись документларында әтисе Мехаматҗан Каримов (Мехаматкаримов) гаиләсендә 4 улы (25, 19, 12, 7 яшьләр), 16 яшьлек 1 кызы, 25 яшьлек 1 килене һәм 1 яшьлек оныгы булуы күрсәтелгән (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.486, п.159). 25 яшьлек улы Багданур абзый булырга тиеш, 25 яшьлек килене аның хатыныдыр,ахрысы.

         1925 елгы перепись документларында Мехаматҗанов Багданур абзый турында мәгълүмәтләр табылмады. Ул гаиләсе белән башка җиргә күчеп киттеме икән, гражданнар сугышы утларында юкка чыктымы икән, яисә безнең якларда 1920-21 елларда котырган эпидемия вакытында үлдеме икән? Бу сорауларга аның оныклары гына җавап бирә алыр инде.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться