• Новости

    Яз бэйрэме белэн!


    Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
    Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Иң изге теләкләребезне телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай.
    Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе.
    Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында
    коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез!
    Бәйрәм белән!
     
    Иң изге теләкләр белән сайт администрациясе
     
    ***
    Сез барында ямь бар җирдә,
    Сез булганда тәм дә бар.
    Сез булганга дәрт бар җанда,
    Көч-куәт тә тәндә бар.
     
    Сез булганга иҗат та бар,
    Сез булганга бар сәләт.
    Бу сүзләрне әйтергә
    Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.
     
    Әни дә сез, апа да сез,
    Һәм сөйкемле сеңел сез.
    Сез булганга дөнья нурлы
    Чытык йөзле түгелсез.
     
    Сездә кешелек язмышы
    Сездә олуг өметләр
    Шундый теләкләрдә кала
    Җирдә һәммә егетләр!
     
    (Роберт Миңнуллин)
     
     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться