• Новости

    Без бергэ

    Без бергә

      Быелгы карлы-буранлы кыш мәңге үтмәс кебек тоелса да, кар күзгә күренеп кими бара, кояш та күбрәк елмая, көндез түбәләрдән бертуктамый тамчы тама. Табигатьнең күзгә күреп җанлануы күңелгә дәрт, өметләрнең аклануына ышаныч  өсти.

      Табигатьнең яшәрүе авыл кешесенә мәшәкать өстәсә дә, тормышта  кичектергесез эшләр була. Менә Бәзәкә авылы волонтерлары да бәйрәм алды көннәрендә бар мәшәкатьләрен читкә куеп СВО өчен өй токмачы әзерләделәр. Алтын куллы, тынгысыз күңелле авылдашларыбыз менә алар: Гайнуллина Кадрия, Назмиева Рәзилә, Шакирова Сания, Закирова Әкълимә, Хисамутдинова Рәзилә, Гараева Вәсилә, Башарова Фәния, Галимова Фәймә, Гиздатуллина Мөзәрифә, Ахметзянова Фәнисә.  Шулай ук, Чаллы шәһәрендә яшәүче юмарт күңелле Бәзәкә егете Тазиев Рамильнең  матди ярдәме ит алу өчен бик вакытлы  булды. Инде чын күңелдән әзерләнгән ризыкларыбыз сугышчыларга барып ирешсен дә, теләгән теләкләребез кабул булсын. Күңелләре тулы игелек булган бу авылдашларга сау-сәламәт булып яшәргә язсын, эшләгән изгелекләре үзләренә яхшылык булып кайтсын.  РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ЯХШЫ КЕШЕЛӘР!

                                                                                                                          Ф.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться