• Новости

    Насифуллин Шигабетдин-участник 2-х мировых войн

    Насифуллин Шигабетдин-участник 2-х мировых войн

    Насыйфуллин Шиһабетдин 1892 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Насыйфулла Зәйнетдинов һәм Гәзизә Фатхуллина гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында аның абыйлары  Гилфанетдин (1872 елгы), Минһаҗетдин (1884 елгы), Кашафетдин (1887 елгы) һәм апалары Фатыйха (1879 елгы), Миннеһәдия (1882 елгы) була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр. 462-463, п.256). Шиһабетдин абзыйның нәселе турында информация Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә дә бар.

    Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Шиһабетдин абзыйны солдатка алып 46-нче Днепр пехота полкына җибәрәләр. 1916 елның 28 маенда Польшаның Чарны Поток авылы янындагы сугышта каты яраланып аны 12-нче пехота дивизиясенең лазаретына салалар. Анда дәвалангач ул тагын үзенең полкына кайта һәм хәрби хезмәтен дәвам итә.

         Ләкин төзәлеп бетмәгән ярасы (“Незажившая рана после операции резекции (удаления) ребра на Австрийском фронте”) Шиһабетдин абзыйны 1916 елның 25 сентябрендә тагын Валуйки шәһәрендәге 2-нче лазаретка сала. Ул аннан соң тагын фронтка киттеме икән, әллә демобилизацияләнеп авылга кайттымы икән? Бу турыда архив документлары табылмады.

          Сугыштан кайткач Шиһабетдин абзый өйләнә. Аның гаиләсендә 3 улы туа (бәлки кызлары да булгандыр, ләкин алар шәҗәрәдә күрсәтелмәгән): Гайфи, Сәлах, Гәрәй. Алардан бүген дә Насыйфуллиннар нәселен дәвам итә авылыбызда.

         Бөек Ватан сугышы башлангач Шиһабетдин абзыйга тагын солдат шинеле киеп илебез сагына басарга туры килә. 1942 елның 8 мартында Бондюг райвоенкоматы аны хәрби хезмәтка мобилизовать итә һәм олы яшьтәге, нестроевой хезмәткә яраклы ир-атлар белән “Рабочая колонна” җибәрәләр. Кайларда эшләде икән ул колонна? Бу турыда да архив документлары табып булмады.

    Авырып микән, отпускага микән Бәзәкәгә кайткан Шиһабетдин абзыйны 1945 елда тагын мобилизовавать итеп солдат хезмәтенә чакыралар. Сугыш беткәч ул солдат шинелен салып тыныч тормыш белән яшәвен дәвам итә...

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться