• Новости

    Нигматуллин Кашафетдин-участник первой мировой войны

    Нигматуллин Кашафетдин-участник первой мировой войны

         Нигматуллин Кашафетдин (Миннекашафетдин) 1891 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Нигматулла Хамидуллин (1847 елгы) һәм Фахреҗиһан Ибраһимова (1872 елгы) гаиләсендә туа (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.445, п.104). Алар гаиләсендә 1897 елда энесе Вәлиулла (1893 елгы) һәм әнисенең әнисе Гәйшә Хисматуллина (1827 елгы) була. Кашафетдин абзыйның нәселе турында информация Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә дә бар. Дөрес, шәҗәрәләрне хәтердән язгач, анда төгәлсезлекләр дә бар.

    Беренче бөтендөнья сугышы башлангач инде өйләнергә өлгергән Кашафетдин абзыйны солдатка алып 271-нче Красносельск пехота полкына җибәрәләр. 1916 елның  18 февралендә Герман фронтында картечь белән сул тезе яраланып аны башта Мәскәүдәге госпитальгә салалар. Аннан 1916 елның 4 мартында Кашафетдин абзыйны Казандагы 42-нче госпитальгә күчерәләр. Шуннан инде ул таггын фронтка үзенең полкына әйләнеп кайта.

         1916 елның 28 октябрендә Нигматуллин Кашафетдин тагын контузия ала һәм 7 ноябрьдә Киевтагы 4-нче эвакуация госпиталенә салына. Госпитальдән соң ул тагын үз полкына әйләнеп кайта һәм сугыш беткәч кенә туган авылына кайту бәхетенә ирешә.

         1917 елгы перепись документларында Кашафетдин абзыйның фамилиясен Нигмәтҗанов дип язганнар (стр.492, п.292). Димәк, ул инде фронттан авылыбызга кайткан. Аның гаиләсендә 24 яшьлек хатыны, 22 яшьлек энесе (бу Вәли абзый булырга тиеш), 15 яшьлек сеңлесе һәм 3 яшьлек улы була.

         1925 елгы перепись документларында Нигматуллин Кашафетдин абзый турында язма табылмады. Аның алдагы язмышын туганнары һәм балалары- оныклары гына безгә сөйли алырлар.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться