12 апрельдә авылыбызда данлыклы Мәхмүтовлар нәселенең вәкиле, педагогика хезмәте ветераны, авылыбызның патриоты Әнисә Хаҗи кызы Мәхмүтова 75 яшьлек юбилеен каршылый. Барлык авылдашлар, якташлар, укучылары исеменнән Әнисә апаны зур бәйрәме белән котлыйбыз! Алга таба да Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык белән тулы озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп яшәвегезне телибез! Рәхмәт Сезгә авылыбыз халкы өчен бөтен йөрәгегезне биреп әзерләгән күптөрле культура чаралары өчен! Алга таба да илһам чишмәләрегез ташып торсын, Әнисә апа!