• Новости

    Рамзия Туктаманова. Этием белэн энгэмэ

    Әти белән әңгәмә

    Кадерле әтием Гайнуллин Габденурның якты истәлегенә багышлыйм

    Әти белән бүген кич утырып,

    Озак кына кылдым әңгәмә.

    Сорыйм әле синнән, ачуланма,

    Үпкәләмә туры әйткәнгә.

    Син күп әти бу дөньяда тордың,

    Хезмәт иттең күрми ялларын.

    Инде менә китәр сәгать җитте,

    Кайда әти жыйган малларың?

    Таш пулатлар салып керә алдынмы,

    Җыя алдыңмы әллә миллионнар?

    Бары бер өй белән мунчаң тора,

    Түккән көчең хакы-нәрсәң бар?

    Ачу белән шулчак карады ул,

    Мөлдерәтеп зәңгәр күзләрен.

    "Дөнья малы-дуңгыз каны",-диде,

    Җәүһәр булды әйткән сүзләре.

    "Минем байлык-ул сез ике балам,

    Дөньялыкта миннән калырлык.

    Ахыйрәткә берни алып китмәм,

    Сез сагынып дога кылырсыз.

    Кеше хакларына кермәдем мин,

    Үз кул көчем белән яшәдем.

    Ходай биргәненә риза булдым,

    Сезгә дә шул минем теләгем.

    Мәрхәмәтле булып  кешеләргә,

    Ярдәм кулын суза алсагыз.

    Күңелегездә иман нуры булса,

    Иң зур байлык шуны аңлагыз".

    Рәхмәт әти биргән кинәшеңә,

    Күңел күзләремне ача алдың.

    Бер көнлеген дөнья байлыгының

    Бар йөрәгем белән тоя алдым.

     

    Рәмзия Туктаманова (Гайнуллина). Бәзәкә, 2024 ел, апрель









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться