• Новости

    Йозлэрендэ бары елмаю

    Йөзләрендә бары елмаю

      19 апрель көнне А.Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсендә  Туган тел декадасы кысаларында авылдашыбыз, шагыйрь Р. Шибаевның иҗатына багышланган “Йөзләрендә бары елмаю” дигән кичә үткәрелде.

      “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Рәвил Фәйзи улы Шибаев “АлабугаТатнефтьШибаев”, “Ул минем өчен, ул минем көчем”, “Чыныктырды хезмәт, кара алтынга рәхмәт” дигән 3 китап авторы. Бүгенге көндә ул ПАО “Татнефть”нең “Татнефть-Добыча” идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм табигатьне саклау өлкәсендәге әйдәп баручы белгеч.

      Кичәнең беренче өлешендә Рәвил Шибаев үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды; икенче өлешендә  “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы укучылары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашында “Шибаев укулары” бәйгесе узды һәм бүләкләүләр булды. 

      Чарада шигърият сөюче китапханә укучылары, шагыйрьнең хезмәттәшләре һәм бер төркем бәзәкәлеләр катнашты. Бәзәкәлеләр исеменнән китапханәче Ф.Бәшәрова чыгыш ясап авылдашны өченче китабын бастыру белән котлады һәм ихлас теләкләрен җиткерде.

     

     

    Ф.Башарова

    Тулырак

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться