• Новости

    Идаев (Низаметдинов) Гайнетдин-участник первой мировой и гражданской войн

    Идаев (Низаметдинов) Гайнетдин- участник первой мировой и гражданской войн.

         Низаметдинов Гайнетдин 1895 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Низаметдин Габделлатыйпов һәм Шәрифә Мехаматҗанова гаиләсендә туа. 1897 елда алар гаиләсендә тагын Мәхүбә исемле (1887 елгы) апасы була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр. 465, п.275). Аларның нәселе турында язма Таҗи мулла абзый төзегән Кәлимуллин Тимерхан кириллицага күчергән Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә бар: Яркәй-Габделвахид-Габделлатыйф-Низаметдин-Гайнетдин. Гайнетдин абзыйның 3 улы була: Минһаҗетдин (Бөек Ватан сугышында һәлак була), Касыйм (Бәзәкә авылында торып “Кама” колхозында эшләде)  һәм Гыйләҗетдин (хөрмәтле авылдашыбыз Минегали Гайнетдиновның әтисе).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Гайнетдин абзый да солдатка алына. Польша территориясендә Сувалки шәһәре янындагы сугышта ефрейтор Низаметдинов Гайнетдин пленга төшә. Шуны ассызыклап әйтәсе килә, армиядә ефрейтор итеп русча яхшы сөйләшә белгән кешеләрне генә куйганнар. Ә артиллериядә ефрейтор булу өчен әле математиканы да яхшы белергә кирәк булган. Димәк, Гайнетдин абзый армиягә алынганчы ук русча да белгән, ул вакыттагыда белемле дә булган. Шуны да искә төшереп китик: Бәзәкәдән бүгенге көндә билгеле булган 123 беренче бөтендөнья сугышы ветераны арасында бары тик 3 ефрейтор һәм 1 кече унтер-офицер бар.

         Архив документларында ефрейтор Назметдинов Гайнетдинга тутырылган “Карточка военнопленного” бар. Бу безнең якташ Идаев Гайнетдин булырга мөмкин: Аның баштагы фамилиясе Низаметдинов булган һәм званиесе дә, соңыннан тотылган әсирләр лагере Цоссен да туры килә. Гайнетдин абзый сугыштан соң аңа Лоздь шәһәрендә ярадан соң операция ясауы турында сөйли. Ләкин аның үпкәсендәге снаряд кисәген врачлар ала алмыйлар һәм шул сугыш “истәлеге” белән Гайнетдин абзый гомере буе яши. Калган ялгышлыклар плендагы писарьларның хаталары булуы мөмкин.

    Шулай ук архив документларында ефрейтор Идаев Гайнетдиннең Польшадагы Сувалки шәһәре янында пленга төшеп Германиядәге Цоссен/Вейнберг әсирләр лагеренда булуы турында язылган. Низаметдинов фамилиясенең Идаевка әверелүенә бик кызык тарих бар. Бәзәкәдә ул вакытта 3 кеше Низаметдинов Гайнетдин булып йөри. Бәзәкә кешеләре ул вакытта Бондюг заводы өчен корзиннар үргәннәр һәм шуның өчен акча алганнар. Гайнетдин абзый да бу эштә катнаша, ләкин 3 ай буенча корзиннар өчен түләү килмәгәч, Бондюг заводына бара. Аның акчаларын икенче Низаметдинов Гайнетдингә җибәреп барганнар икән. Шунда конторадагы писарь: “Әйдә сине Идаев дип язабыз һәм бүтән мондый ялгышлыклар булмас”,-ди. Шулай итеп Гайнетдин абзыйның ике фамилиясе була: кайчак аны Низаметдинов, ә кайчак Идаев дип язалар. 1940 елларда язылган “Солдатская книжкада” ул тагын Низаметдинов дип язылган.

         Түбәндә 1917 елгы переписьта башка 47 яшьлек Низаметдинов Гайнетдин турындагы язманы китерәбез (стр.486, п.155)

    Немцам не удалось направить татарские батальоны воевать против России. Тогда они начали некоторые батальоны передислоцировать в Турцию, который был союзником Германии на той войне. Как вспоминал после возвращения с плена Гайнетдин абзый, и из нашего села туда был отправлен один пленный, которого он уже больше не видел в Бизяках...              

         Гайнетдин абзый башта беренче бөтендөнья сугышындагы пленнан кайткач 1918-1920 елларда безнең якларда сугышкан легендар В.М.Азин дивизиясе составында гражданнар сугышында катнаша (бу турыда аның “Солдатская книжкасында” язма бар).

         1917 елгы перепись документларында Гайнетдин абзый турында язма юк- ул чагында әле ул гражданнар сугышы фронтларында йөри. Ә менә 1925 елгы переписьта аның гаиләсендә 2 кеше булуы күрсәтелгән: болар ул үзе һәм хатыны Миннур инде (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.509, п.343).

    Бөек ватан сугышына аны сәламәтлеге буенча алмыйлар. Җыелып килгән авырулары аны 1945 елның 4 маенда бакыйлыкка алып китә.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться