• Новости

    Зай районында кунакта.

    Зәй районында кунакта.

    (Г.Гумерова)

    19-20 ноябрь көннәрендә мин Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында «Современные формы и методы деятельности сельских культурно-досуговых учреждений по сохранению татарской традиционной культуры»  дигән темага багышланган семинарда катнаштым. РЦРТК МК РТ тарафыннан оештырылган бу семинарның төп максаты - Мамадыш, Әгерҗе, Менделеев, Алабуга, Тубән Кама, Зәй, Тукай районнары мәдәният хезмәткәрләрен берләштереп, татар милләтенең гореф- гадәтләрен, милли традицияләребезне, йолаларыбызны саклап калу һәм устеругә юнәлтелгән иде.Семинардан алган кунекмәләр, тугәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашу, безнең хезмәтебездә, бигрәк тә балаларда, яшьләрдә туган авылыбызга, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур ярдәмлек булып торыр. Бу чараны куңелле дә, мәгънәле дә  итеп оештыручыларга,  кунакчыл Зәй җирлеге житәкчеләренә, безгә хезмәт курсәткән коллегаларыбызга ЗУР РӘХМӘТ!

     

     

     РЦРТК МК РТ директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мэдәният хезмэткэре Габдрахманов Гали Ахатович сертификат тапшыра.

     

    Бу сэяхэт минем кунелемдэ тагын бер якты кунелле эз калдырды. Зәй шэһэренен «Энергетик» мэдэният йортынын ишеген ачып керугэ, безнен делегацияне (Менделеев районыннан без ун кеше) милли киемнэрдэн, милли ризыгыбыз чэкчэк белэн баянчылар,жырчылар, биючелэр торкеме каршы алды.

    Шунда араларында оздереп гармунда уйнаучы таныш тугел абый: «Сез Бэзэкэдэнме, Фэрдэвия апа кызы тугелме?»- дип сорады. (Нэкъ узе!!!) Авылдашыбыз Ахметзянов Нургали Минегали улы белэн без менә шулай таныштык. Нургали абый барлык авылдашларга, куршелэргэ, укытучыларга сагынычлы кайнар сэламнэрен юллады.

    Таныйсызмы, дуслар? Нургали абый сулдан беренче. Ә уннан беренче гармунчы абыйның исеме Зиганшин Хатфир Габделхак улы. Ул Нургали абыйнын дусты, хезмәттәше. 1972 нче елда Хатфир абый Бэзэкэ мэдэният йортында практика узган, бугенге кондэ Татарстаннын атказанган мэдэният хезмэткэре. Ул да Бэзэкэ авылын, анда булган яшьлек хатирәләрен сагынып искэ ала: «Ул вакытта мэдэният чараларында актив катнашучы, жырларны бик матур итеп, оста башкаручы Гөлшат Хузиахметовага сэлам житкерегез»-диде ул. Ә бэлкем Хатфир абыйны сез дә хэтерлисездер? Барыгызга да кайнар сэлам тапшырам!

     Менэ бит, уйламаганда нинди очрашу! 

    Авылдашыбыз Нургали абыйга, Хатфир абыйга гаилэ иминлеге, эшлэрендэ уңышлар телим. Насыйп булса, алла бирсэ туган авылыбызда очрашырбыз эле.

    «Гармун алыйк эле дуслар, гармун уйнатыйк эле!

    Яшь чактагы кой-моннарны кабат уятыйк эле!!!» Ээээх!..









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться