• Үткәннәр кайтавазы

    Татар халкы – төрле тарихи сикәлтәләр узган бөек халык. Евразия далаларында беренчеләрдән булып үзенең дәүләтен булдырган халкыбыз, 1552 нче елдан бирле изелеп, кыерсытылып яшәп тә, үзенең телен, милли аңын,  дәүләтен булдыруга өметен югалтмыйча яшәде. Тарихи борылыш вакытларында, килеп туган хәлдән файдаланып, дәүләтчелеген кире кайтарырга омтылды. Хакимияткә большевиклар килгәч, Татарстан АССР төзелүнең тарихи әһәмияте бик зур булды. Дүрт гасырга якын дәүләтсез яшәгән халык өчен бу  олы җиңү иде.

    1920 елны татар халкы азатлыкка тагын якынлаша. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турындагы Декретка кул куелу турындагы хәбәр тиз арада бөтен республикага тарала. Халык тантана итәргә урамнарга, мәйданнарга ашыга.

    Республика төзелү көнен рәсми рәвештә 1920 елның 25 июнендә үткәрергә булалар. Быел без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез.

    1990 елның августында ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенитеты турында” декларациясен кабул итә һәм республика атамасын үзгәртә. 1992 елның 7 февраленнән безнең республика – Татарстан Республикасы атамасын йөртә. Бу вакытлар бер караганда иң авыр, иң билгесезлек заманы иде. Гомер буе яшәгән Совет власте юк, бөтен җирдә “Ирек!” диләр. Илдә ниндидер үзгәрешләр бара. Беркем белми: кая барабыз, нәрсә булыр.

    1994 елда Иван Грозныйның Казанны алу фаҗигасына 440 ел тулуны бөтен Татарстан билгеләп үтте. Яр Чаллыда, Казанда митинглар шаулап барды. Шушы көннәрдә минем янга Рәзилә Газизова-Зарипова килеп: “Әйдә, без дә авылда берәр чара уздырыйк”, - диде. Мин аптырап калдым, андый нәрсәләр ул вакытта безнең өчен яңалык иде. “Нәрсә эшләргә тиеш соң без?”- дип сорадым. Рәзилә тезеп китте: “Кеше җыярга кирәк, концерт уздырырга була, мәчет белән сөйләшергә кирәк, зыяратны тәртипкә китерергә була”. Шуннан башланды... Каян аның башына шундый идеялар килгәндер, белмим. Аның бит әле “артистларын” җыярга кирәк, нинди чаралар булырга тиешлеген ачыкларга кирәк. Аның белән генә эш бетми бит әле. Аны уздыру өчен акча, транспорт, биналар кирәк. Ул чагында спонсор дигән сүзне дә белми идек. “Артистлар”га, спонсорларга шалтырата башладык: кайсы ризалаша, кайсы ышанмый. Шулай тырыша торгач, 1994 елның 15 октябрендә Бәзәкәдә хәтер көне үткәрдек. Моңа багышлап бик күп чаралар уздырылды. Моннан 440 ел элек шәһит киткән әби-бабайлар рухына багышлап, мәчеттә намазлар укылды, зыяратны чистарттык, коймаларын буядык, мәктәп ашханәсендә олылар өчен бушлай хәйрия ашы әзерләдек. Кич белән клубта зур гына концерт куелды. Бөтен артистлар да үзебезнең Бәзәкә авылында туып-үскән кешеләр иде. Бу концерттан җыелган акча мәчеткә бирелде. Аннан соң шушы чыгышлар белән Алабугада, Менделеевскийда, Түбән Кама шәһәрләрендә чыгыш ясадык. Боларның барысын да оештыручы кечкенә генә Рәзилә Газизова- Зарипова булды. Зур авырлыклар белән булса да, ул шушындый зур чараны ерып чыкты. Аның көче белән, шул хәтле халыкны җыеп, күрше-тирә шәһәрләрен гөр китердек.

    Бу мәкаләне язарга миңа нәрсә сәбәп булды дисезме? Беркөнне китап киштәсен тәртипкә китерергә уйлап, китап-дәфтәрләрне актарырга тотындым. Шунда саргаеп беткән “Алабуга нуры” газетасы килеп чыкты. Ул 1994 елның 12 ноябрендә чыккан. Ачып карасам, анда “Туган җир – кендек каны тамган җир” дигән зур гына мәкалә бастырылган. Аны укыгач, шул көннәр искә төште. Сезгә дә шуны укытып, моннан чирек гасыр элек булган вакыйгаларны, кешеләрне исегездә яңартыртырга теләдем. Аның өстенә миндә Бәзәкәдә уздырылган хәйрия чараларын төшергән кассета да барлыгы искә төште. Аны тиз генә кызым белән дискка яздырып алдык. Кызганыч, анда төшкән кешеләрнең күбесе юк инде. Шулай булса да, болар бер истәлек булып торалар. Ул вакыттагы спонсорларыбызны да искә алмыйча ярамас. Барлык авырлык Гайнетдинов Минегалигә төште. Ул башыннан азагына кадәр безгә булышты. Аның белән бергә Шәймиев Айрат (Минтимер улы) да булды, Шакиров Рәфиснур, Закиров Рәфис, Гимадиев Зөфәр һәм башкалар да ярдәм иттеләр. Алар турында мәкаләдә укырсыз, видеода күрерсез. Концерт 4 сәгать барганга күрә видео кыскартып төшерелгән. Үткәннәргә сәяхәттә хәерле юл сезгә!

    _______________________________________________________________________________________

     ТУГАН  ҖИР  -  КЕНДЕК  КАНЫ  ТАМГАН  ҖИР

                                                                               Беренче хәйрия концерты.

    22 октябрь киче татар җанлы барлык алабугалыларны Техника йортына бергә җыйды. Менделеевск районының Бәзәкә авылына ныклы тамыры белән тоташкан, яисә берәр җеп очы гына булса да бәйләнгән, алай гына да түгел икән – бәзәкәле танышлары булган өчен генә булса да килүчеләр залда шыгырым тулы диярлек иде. Чыннан да, саный китсәң, Алабугада күпме бәзәкәле яши икән! Кем исәбенә чыккан! Алабуга – алар өчен торган җир. Бәзәкә – туган җир. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир”, - диләр. Бәхәссез, сагындыра. Шуңа күрә авыл юлының эзе суынмый. Ләкин Алабуга язмышы да алар өчен барыбер түгел.

    Бигрәк тә шәһәрдәге татар дөньясы, татар милләте язмышы борчый аларны. Алабугада яңа мәчет төзелешенең озакка сузылуы пошаманга сала. Шушы мәчет төзелешенә ярдәм итү теләге Бәзәкәдә туып-үскән Сәләхи Таҗиевка, Әнисә Мәхмүтовага, Рәзилә Газизовага да тынгы бирми. Бәзәкәлеләрнең күп булуын истә тотып, шундый бер төркем татар җанлы тынгысызлар Бәзәкә өчен дә, Алабуга өчен дә файдасы тиярлек хәйрия концерты оештырырга булалар. Спонсорлары да табыла. Шулай итеп, аларга концерт күрсәтү өчен Техника йортын бушлай бирәләр. Хәзерлек чаралары күрелә. Якын-тирәдә торучы авылдашларга чакыру җибәрелә, кирәк-яраклар алына. Һәм менә көткән көн килеп җитә. Акрын гына пәрдә ачыла. Сәхнәдә арткы планда:

    Әй, Бәзәкәм, Бәзәкәм!

    Языңны көтеп алам,

    Тирәк, камыш, каен моңын

    Йөрәк җылыма салам”, - дип, Марсель Гыймазетдиновның шигыреннән өзек зур итеп язып эленгән.

    Ни хәлләрдә авыл агайлары,

    Исәнмесез әби-апалар.

    Туган-үскән җирен ташлаганнар

    Сезне сагынып кире кайталар.

    Язмыш йөртә бәндә балаларын.

    Шундыйлар бу залда барыбыз.

    Тик изге җир – туган яктан башка

    Яши ала, әйтче, кайсыгыз?!

    Кадерле тамашачылар! Сезнең алдыгызда Бәзәкә аылының киң болыннарында аунап, инеш буйларында тәгәрәп үскән, шушы сәхнәдә моннан 10-20-30 еллар элек җырлап-биеп йөргән авыл егетләре һәм кызлары, киленнәре һәм кияүләре, әйдәгез, аларны алкышлыйк, - дип башладылар сүзне сәхнәдәге өстәл артында кичәне алып баручылар – Бәзәкә урта мәктәбе укытучысы, авылдагы һәм Менделеевск районындагы бөтен мәдәният эшләренең үзәгендә кайнаучы Рәмзия Гәрәевна Мөхетдинова һәм кайчандыр Бәзәкә урта мәктәбен тәмамлаган, шул чакта җәмәгать эшләрендә иң актив катнашкан, шушы сәхнәдән төшмәгән биюче, җырчы, нәфис сүз остасы, хәзер инде билгеле кеше – педагогия фәннәре кандидаты, Алабуга педагогия институты доценты Сәләхетдин Фәрдиевич Таҗиев. Алар бер-бер артлы тамашачыга Бәзәкә җирендә үсеп чыккан бик күп күренекле шәхесләрнең исемнәрен атыйлар. Игенчеләр, терлекчеләр белән бергә, биредән бик күп танылган укытучылар, врачлар, нефтьчеләр, фән эшлеклеләре, шагыйрьләр, гаиләләре белән хәтта хәрбиләр дә үсеп чыккан. Менә шуларның кайберләре. Атказанган колхозчылар Нуриәхмәт Фатхуллин, Габделхак Хөснетдинов, Галия Шакирова, Шакир Садриев, Татарстанның атказанган механизаторы Нуриәхмәт Азин кебек булдыклыларның кулларыннан, кем әйтмешли, гөлләр түгелә. Хәтта шыр далада да алтын башакларны шаулатырлар алар. Бу авылда үскән Мөхәмәтнур Гыйлфанов, Марсель Гыймазетдинов, Мансур Гыймадиев, Миннемулла Гыймазетдиновлар колхоз рәисләре булып җитештеләр.

    Моннан ярты гасыр элек шушы төбәктә беренче “кара алтын” чыга башлавы Бәзәкә тирәсендә булды. Шуңа бәйле рәвештә авылда нефтьчеләр һөнәре барлыкка килде. Шушы хәл Бәзәкә белән Алабуга арасындагы элемтәне тагын да ныгытты. Данлыклы нефтьче Муллаян Гыймадиев, Муллаян Хаҗиев, Мулла Әхмәтҗанов, Сәләхетдин Насыйровлар исеме тирә-юньдә яхшы таныш. Бу “җир маен” девон тирәнлекләреннән суыртып алу өчен килгән Татарстанның беренче нефтьчеләрен үз канатына алучы бәзәкәлеләр булды. Алар ничәмә-ничә еллар җир асты байлыкларын үзләштерүчеләрнең гаиләләрен үзләренә сыендырдылар, кечкенә генә өйләрендә дә икешәр гаилә булып, барын-югын уртак итеп, бер тугандай яшәделәр. Шуңа күрә хәзер дә авыл шәһәр белән элемтәдә тора. Шулай итеп, нефтьчеләрнең дистәләгән династияләре барлыкка килде.

    Бәзәкә – урта мәктәпле зур авыл, дан казанган укытучылары белән аерылып тора. Биредә өч Татарстанның атказанган укытучылары (Рәшит Бәшәров, Габделхәй Гыйлфанов, Наҗия Мәхмүтова), тугыз мәгариф отличнигы, бер СССРның мәгариф отличнигы (Шәмсия Гыймазова) эшли. Шушы мәктәптә укып, олы тормыш юлына баскан, бер юнәлештә һөнәр сайлаган үрнәк гаиләләр, тулы династияләр бик күп. Мәсәлән, Көләчевлар гаиләсен укытучылар династиясе дип әйтергә мөмкин.

    Таҗиевлар – медиклар. Рифкать Минһаҗ улы – Казанда республика онкология диспансерында баш хирург-онколог, кафедра мөдире, Камил – Питрәч район санэпидстанциясе баш врачы, Шәмсия – Бәзәкә фельдшер- акушерлык пункты мөдире. Кызлары Рүзилә – врач-педиатр, Әнисә дә халык сәламәтлеге турында кайгыртучылардан, ул Алабуга савыктыру башлыгы. Мулланур 25 ел Сәйтәктә мәктәп директоры булып эшләде, Бәзәкәдә укытты.

    Хәрбилеләр гаиләләре: Сәетшәриф Хаҗи улы Мәхмүтов, Равил Хаммат улы Гыймадиев, Рәфиснур Галимҗан улы Шакиров (ул Байконурда космик корабльләр җибәрү бүлегендә эшли) гаиләләре һәм башкалар.

     Сәлимуллиннар нәселе турында барыбыз да белә. Миниямал апа озак еллар “Кама” колхозы тракторчысы булды, хәзер лаеклы ялда. Уллары Мансур - Ижевка участок больницасы терапевты, кызлары Миннур Чаллыда танылган хирург, Гөлфирә белән Илсөяр – укытучылар, ә Мансура Алабуга районының Бехтерев исемендәге колхоз рәисе.

     Бәзәкә – җиде фәннәр кандидаты һәм докторы биргән авыл. Мансур Набиуллин Новосибирскида академия шәһәрчегендә эшли, техник фәннәр докторы, хезмәтләре бөтен дөньягя таралган. Менә Әхмәтовлар гаиләсе. Мансура Мәскәүдә яшәде, педагогия фәннәре кандидаты иде, Мансур шулай ук Мәскәүдә техник фәннәр кандидаты булды. Кызганычка каршы, бу укымышлы, инсафлы авылдашларыбыз арабызда юк инде. Әхмәтовлар нәсел-нәсәбенең  данын яшь буын дәвам иттерә. Бүгенге көндә Мансур Әхмәтовның улы Айдар Әхмәтов – шөһрәтле балет биючесе, Париж, Нью-Йорк, Хельсинки, Осако, Люксембург шәһәрләрендә уздырылган Бөтендөнья балет конкурслары, Будапештта үткән Рудольф Нуриев исемендәге конкурсның беренче премия лауреаты. Анда безнең Әхмәтсәхип бабай каны ага.

    Алабугада яшәүче Сәетнур Сәләхиевич Нәҗметдинов исеме күпләргә таныш. Ул АлАЗ поликлиника мөдире, баш табиб урынбасары. Хатыны Мөнирә Зәкиевна Алабуга пединститутында чит телләр факультетында белем бирә.

    Горурланып әйтергә була: 60-70нче елларда җөмһүриятебез хатын-кызларының беренче тракторчылар бригадасы да шулай ук Бәзәкәдән булды. Ул чакта 10-11 хатын-кыздан торган бригада бөтен республикада танылды.

    Әйе, Бәзәкә җире тагын әллә кемнәрне биргән. 1989 елда Мәскәүдә үткәрелгән шәрыкъ илләренең күптөрле көрәш осталары ярышында кызыл дипломга лаек булган Бәзәкә егете, каратист Миннегали Гыйләҗетдин улы Алабугада яши, кече предприятие җитәкчесе. Ул бүгенге кичәне уздыруга гаять зур тырышлык куйган, аның иганәчесе. Чаллыдагы бертуган Кашаповлар да бу чараны үткәрергә ярдәм иттеләр.

    Бәзәкәнең үз шагыйрьләре дә бар. Мәрхүм Марсель Гыймазетдиновны белмәгән кеше юктыр. Аның бик күп язмалары матбугатта дөнья күрде, өч шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бүгенге кичәнең программасы да башыннан ахырынача аның иҗаты белән сугарылып төзелде. Ошбу төбәкнең чылтыр чишмәләре сукмагын таптап үскән шигъри җанлы Фәния Шакированың мөнәҗәтләрен бу кичтә кем генә битараф тыңлый алды икән! Ул районыбызның яраткан шагыйрәсе, аның сүзләренә язылган җырлар да байтак.

    Бу кизләү-чишмәләр Менделеевте яшәүче АТП директоры, бәзәкәле Зөфәр Гыймадиевның да йөрәк түреннән саркып чыгып, “Баллы чишмә” җыры булып тарихка кереп калыр.

    Менделеевск шәһәренең йөзек кашы булган Нәкыя Шамил кызы – Бәзәкә килене. Насыйфуллина Нәкыя шушы елның 8 Март бәйрәмендә дә алабугалыларны үзенең биючеләре белән таң калдырган иде. Бу юлы да залдагылар “Веселуха” ансамбле чыгышын рәхәтләнеп карадылар. Өч бала әнкәсе Нәкыянең җитезлегенә күз тимәсен! Үзе дә ансамбльдәге яшь кызлардан болайрак бии.

    - Хәзер сез сәхнәдә испан биюен күрерсез. Аны моннан 25 ел элек мәктәптә укыганда Әнисә Мәхмүтова белән  Сәләхетдин Таҗиевлар башкарган. Моннан чирек гасыр элек биелгәндер дә ул, хәзер ничек булыр икән, карап карыйк әле, - ди хәйләкәр елмаеп Рәмзия Гәрәевна. Зал тын да алмый шушы парны күзәтә. Искиткеч матур киемнәрдән, шул кадәр төгәллек, нәзакатлелек... Барысы да сокланып туя алмый. Көчле алкышлар астында биючеләр залга баш ия. Әйтерсең, алар өчен бу 25 ел гел дә булмаган. Әйтерсең, Әнисә белән Сәләхетдин бүген дә мәктәп укучылары.

    Концерттагы һәр номер уйланып, җитди әзерләнгән. Институт укытучысы, Бәзәкә кияве Мөнир Нигматулловларның гаилә ансамбле, Бәзәкәдә туып-үскән, хәзер Алабугада яшәүче шәфкать туташы Рәфисә Шәрәфетдинова – Забражных, Кәүсәрия Кәрәметдинова- Шәйдуллина, Менделеевскида яшәүче Раушан Гатауллин, Шулай ук Илшат Шакировларның чыгышлары күпләрнең күңеленә хуш килде.

    Бәзәкә чал тарихы булган, изге урыннарга бик бай авыл. Анда Әүлияләр кабере, Кызлар чокыры, Көчәнде тавындагы Борынгы Болгар кабере, Фан чишмәсе бар. Авыл халкы борын-борыннан игенчелек, терлекчелек белән көн күргән. Авылда гөрләп торган ике мәчет булган. Ләкин 1959 елның июлендә соңгы мәчет манарасын да кисәләр. Бу көн авыл тарихына кара көн булып кереп кала. Барлык халык болыннан, печәннән йөгереп кайта. Җирдә яткан мәчет манарасын күреп, һәммәсе дә телсез-өнсез кала. Манараның ае җиргә түгел,  ә бәгырьләргә төшеп бәрелә.

    Ләкин нинди генә түрәләр дә тарих тәгәрмәчен кирегә борырга тырышмасыннар, бәзәкәлеләр үзгәртеп коруның җылы җилләре исүдән дә беренче булып файдаландылар. Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга районнары арасында иң беренче булып 1989 елда Бәзәкәдә яңа мәчет ачылды. Аны торгызуга Бөек Ватан сугышы ветераны, авыл аксакалы Миңнәхмәт ага Мөхәммәтдинов күп тырышлык куйды, Ибраһим Галимов техника белән ярдәм итте. Шулай төбәгебезгә яңадан иман нуры кайтты, авыл өстендә тагын моңлы азан яңгырый башлады. Концерт программасындагы “Манаралар ауды” күренеше (Татар дөньясындагы  барлык мәчетләрнең ничек юк ителүен ачык дәлилләгән, күңел төпкелләрен айнап чыгарлык бу тетрәндергеч композицияне Р. Мөхетдинова үзе төзегән) шушы хакыйкатьне дөрес тәсвирлады.

    Бу урында бераз артка чигенеп шуны әйтәсе килә: 15 октябрьдә хәтер көненә багышлап Бәзәкәдә күп чаралар үткәрелде. Моннан 442 ел элек шәһит киткән әби-бабайлар рухына багышлап митинг булды. Аннан мәчеттә коръән укыдылар, намаз укыдылар. Мәктәп ашханәсендә олылар өчен бушлай хәйрия ашы әзерләнде. Аннан бөтен халык бердәм булып, эш кораллары алып зыяратка юнәлде, чүп-чарны җыеп яндырды, коймаларны буяды, тимер коймалар куйды. Бу эштә дә авыл егете Миңлегали Гайнетдинов  башлап йөрүче булды

    Алабугада Мироваевлар гаиләсен һәркем белә. Шагыйрь М. Гыймазетдинов белән үзешчән композитор Владимир Мироваевның бергә иҗат иткән бик күп җырлары бар. Шушы иҗади дуслык бу гаилә ансамблен  бирегә китергән дә инде. Алар шагыйрьгә багышлап аерым бер композиция төзегәннәр. Марсель сүзләренә язылган “Туган авылым – Бәзәкәм” җыры кичәнең йомгаклау өлеше булды.

    Сәхнә тутырып баш иеп басып торган бәзәкәлеләргә Алабуга шәһәр-район хакимият башлыгы урынбасары, шулай ук бәзәкәле, элек шунда мәктәп директоры булып эшләгән Зиннур Нуриәхметович Гыйльфанов зур рәхмәт белдерде. Иң актив үзешчәннәргә Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Алабуга мәдәният идарәсе җитәкчесе Фәрсия Әхмәтова истәлекле бүләк – радиоалгыч бүләк итте.

     Алабуга татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләренең берсе, Алабуга педагогия институты укытучысы Тәскирә Бариевна Шәрипова ошбу концерттан шактый акча җыелуын әйтте һәм аларның инициативасы алабугалыларны да уятыр дигән ышаныч белдерде, үзешчәннәргә ТИҮ исеменнән дисбеләр, китаплар тапшырды.

    Залдагылар исеменнән шәһәр мәктәпләренең берсендә татар теле укытучысы, бу башлангычны яклап чыгып, киләсе хәйрия концертына шәһәрдәге барлык татар теле укытучыларын туплаячагына вәгъдә бирде.

      М. Хафизова, “Менделеевск хәбәрләре” газетасының баш редакторы урынбасары.                     

    12 ноябрь, 1994 ел. “Алабуга нуры” газетасы,  № 132

    Материалны Мәхмүтова Әнисә Хаҗи кызы әзерләде

    Видео Әнисә Мәхмүтованың шәхси архивыннан

     








    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться