• Дети войны

    Хөрмәтле авылдашлар!

             2020 елның 9 маенда илебез халкы  Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Әмма 75 ел вакыт узса да кеше күңеленә сугыш салган яралар һаман төзәлми.  Аеруча  сугыш чоры балалары күңелендә тирән бу яра. Чөнки алар шул елларның бөтен авырлыкларын, кайгы-хәсрәтләрне, ачлык-ялангачлыкны олылар белән  бергә кичергәннәр, алар канкойгыч вакыйгаларның тере шаһитлары. Белгәнебезчә, ветераннарыбыз сафы елдан-ел кими. Алай гына да түгел, авылда сугыш чоры балалары да инде берничә генә калып бара. Шул тере ядкәрләребезнең хатирәләрен мәңгеләштерү максатыннан Бәзәкә авылы китапханәсе “Йөрәкләрдә сугыш ярасы” исемле акция башлап җибәрә. Гомере буе күңелендә сугыш ярасы йөрткән сугыш чоры балаларын хатирәләре, истәлекләре белән бүлешү өчен китапханәгә чакырабыз. Һәм сез сөйләгәннәрне видеоматериал итеп эшләп “бизяки.рф” сайтына урнаштырып барачакбыз. Бу истәлекләр - сезнең киләчәк буынга үгет-нәсихәтегез, васыятегез, ил язмышы өчен башын салган авылдашларыбызга  бер дога булыр. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары,  акциядә катнашу өчен китапханәдә көтәбез Сезне!!!

    Зур хөрмәт белән Ф. Бәшәрова

    _______________________________________________________________________________

    Мулланурова Халима

    _______________________________________________________________________________

    Набиуллин Нургали

    _______________________________________________________________________________

    Фәния Латыйпова (Каримова)

    Фәния Латыйпова (Каримова)



    Алда Шарифҗан белән апасы Фәйрүзә, артта олы апасы Хәдичә җизнәсе Мәгсум белән. 1965 ел, Бәзәкә.


    Гәйшә Каримова һәм Разиянең әтисе Шарипов Минтачтин

    Кәримов Гәлиәхмәт


    Кәримова Гәйшә



    Сулдан уңга Хәдичә, Рәйсә, Гәйшә


    Сулдан уңга Шәрифҗан, Хәдичә, Гәйшә, Фәния Каримовлар


    Фания, Шәрифҗан Каримовлар өйләре ишек алдында. 1958 ел
     

    Латыпова (Каримова) Фәния тормыш иптәше Әхмәтгали белән. 2019 ел, июль.

    Мин Бәзәкә авылы герое Каримов Галиәхмәтнең сугыш чоры баласы Фәния булам. Әтәй турында, аның геройларча үлүе турында укыгач, борчылдым да, шатландым да. Борчылдым, шундый наградасын вакытында тапшырган булсалар, бәлки 4 бала белән калган әнәйгә берәр файдасы тияр иде диеп. Әле бит хәзер дә соң түгел, аның дүрт баласының берсе мин бит әле исән-сау, Аллага шөкер.

    Мин үзем 2015 елдан бирле “сугыш чоры баласы” булып саналам. Ай саен 400 сум акча алам, әле менә медаль китерделәр. 3000 сум акча Җиңү көне өчен бирәчәкләр. Эш бит акчада түгел, дәрәҗәсе ни тора. Бу безнең Красноярский крайда шундый закон, әле бит искә алмаган регионнар да бар.

    Мин бу язмамда  икеләтә герой булган әнәй турында язып узасым килә. 

    Әнкәйнең сөйләве буенча гына беләм әтәй турында. Хадичә апама 9 яшь булган, Фәйрүзә апама 5 яшь , ә миңа 1 яшьтә 11 ай булган. Ә энем Шарифҗан белән әнәй 1 айлык авырлы булып кала. Сугыш чыкканын белсә дә, әнәй базарга бара, күрәсең, ул вакытта да артык продуктларны сатканнар. Әнәй йомыркаларын кире тавык оясына кертеп сала, кисәк кенә хәбәр килүе бар сугышка китәргә, йомырка булмас, - дип.

    Әнәй базардан кайтуга өй тулы хатын-кыз. Әтәйгә иртәгә үк военкоматка барырга, анда инде язылган нәрсәләр алырга, шуңа әтәйне сугышка озатырга җыялар. Икенче көнне берничә кеше сугышка дип военкоматка китә. Ә озатырга әнәй, Хадичә апам һәм әтәйне ат белән күрше Нури абый алып бара.

    Әтәйләрне икенче көнне пороход белән алып китәргә тиешләр, шуңа Нури абый белән  Хадичә апам кайтып китә. Әнәй белән әтәй Озын  тауда (Тихие Горы) Сахибләхмәт абыйларда кунып, иртән Озын-тау пристынына төшәләр. Әтәй әйтә: “Гайшә җаным, Хадичәм зур инде аңлар, Фәниям бәләкәй әле, бернәрсә дә аңламый, Фәйрүзәмнең өзелер инде үзәкләре”- ди. Чөнки әтәй Фәйрүзә апаны бик яраткан, кайда барса да, үзе белән ала торган булган.

    Әтәйләрне пароходка тутырганнар, пароход борылган саен, әтәй дә икенче ягына йөгереп чыга, һаман бер сүзне әйтә: “Гайшә җаным, мин кайта алмам, балаларны кара, Разияны мин барында ничек тәрбияләдең, шулай тәрбиялә, - ди (Разия апа әнәйнең апасының кызы, әнәйләре үлгәч, әтәй үзенә алып кайта). 

    1941 елның 13 июлендә  3 бала, 1 ятим кыз, 1 айлык авырлы булып 33 яшьлек Каримова Гайшә әнекәем кала. 1942 елның мартында герой әтәйнең улы Шарифҗан туа. Әтәйнең копиясы: озын гәүдәле, матур булып үсә. Менә әтәйгә күрергә язмаган, хәтта белмичә дә калды  улы туганын. Шарифҗан исемле, сеңлесе Бәдәр түтәйнең улы дип белә ул ахрысы, чөнки “Бәдәр белән Шарифҗанга сәлам”- дип яза торган була.
    Без бик авырлык белән  яшәдек, ач, ялангач булдык. Әнәйнең абыйсы Сахибләхмәт абый: “Гайшә, 2 кечкенәсен детдомга бирәсеңме әллә, бик авыр бит” дигәч, әнәй: “Ачка үлсәк бергә үләрбез, калсак бергә калырбыз, беркая да беркемгә дә бирмим” – дигән.
    Җырлый торган иде:

    Дүрт балаларны үстердем,
    Әрәм-шәрәм итмәдем.
    Кеше ишек төпләрендә,
    Хәер соратып йөртмәдем.
    Ничек кенә авыр булуына карамастан, безне бәләкәй кенә гәүдәле, ябык кына әнәйебез үстерде. Шунысы гына 3 баласының белеме 4 класстан артмады.
    Хәдичә апам әнәй белән  эштә булды, кая инде аңа укырга? Ә Шарифҗан: “Мин укымыйм, Мәгтүрәгә өйләнәм”-диде (Әнәйдән зур Мәгтүрәтәй). “Аның җигәргә үгезе бар, тулубы бар!”-дия иде. Мин иң зур белемле – 8 класс бетердем.
    Герой әнәйнең бервакытта елаганын, ачуланганын, уфтанганын белмим. Шук, уен-көлкеле, юмарт иде. Без үзебез дә тәртипле булганбыздыр инде, күрәсең.  Кыйнамады, сукмады, ә менә иртән мичкә якканда без сәкедә тулуп астында утынның янган ялкынына карап утырганда, самый сыек чыбык алып бүлмә тактасына кыстыра торган иде: “Ах монысы бигерәк әйбәт чаж-чож итеп тора, тыңламасагыз...,-дип. Ә без көлешеп тулуп астына чума торган идек. Мин хәтерләмим балалар бакчасына апалар йөрдеме, юкмы, ә менә мин йөрдем. Балалар бакчасында ашаган бәрәңгенең тәмен бүген дә тоям әле. Җәй көне Минямал апа кояшта кызындыра иде: “Уң якка, сул якка, арка белән, ал белән ятыгыз”-дип. Ә  Җиңү көне булгандыр инде, мин шигырь сөйләдем:
    Без әтәйнең кайтуына
    Ике каз симертәбез.
    Без әтинең кайтуына,
    Таң атканда көтәбез.
    Олы апалар мышык-мышык елады. Хәзер аңладым, мин әтәй кайтканын көтәм. Ә, инде ул геройларча үлгән булган.
    Шарифҗан үсте, сөйләшә, уйный. Без икәү әнәйне бәләкәй арбага утыртып утынга бара торган идек. Әнәй шук иде: безнең ишек алдында ук менеп утыра “уфалла арбасына” кулына сыек чыбык тота, берәр апа капканы ачкандыр инде. Без энем белән әнәйне барып җиткәнче йөгереп-йөгереп тарта идек. Ә әнәй: “Ой бахбайларым, о-о-о”-дип суккалап та ала торган иде. Ә кайтканда үзе бахбай булып тәртә арасына керә дә, без ике ягыннан мөгез шикелле җиреннән тотып тарта идек.   Безнең әнәй бик каты чирләде малерея белән. Эшкә дә йөри алмады бик озак, шунлыктан әнәйгә ерак җирләргә урак урырга бара алмагачтын, Мехәмәй абый (Күркә): “Гайшә җаным, бүген шунда калган урынны барып урырсың”-дип якынрак урыннарга гына җибәрә иде. Без әнәйгә ашарына алып барабыз. Шарифҗан кычкыра, әнәй сәгать менә болай дип ике кулын чаба да бер бармагын күрсәтә, имеш  сәгать 11 була. Әнәй бик матур моңлы итеп җырлый. Ә без елап кайтып китәбез, әнәйгә ямансу дип. Кичен әнәйнең хезмәт хакына барабыз Мехәмәй абыйларга. Гилмисаттәй бүлә,  башта стакан белән, аннан кашык белән күпме булгандыр инде. Әнәй  пешергәнен үзе ашадымы-юкмы, ә безне ашатты. Ул вакытта ирсез калган хатыннар күп һәм алар шул кадәр дуслар иде, мин хәзер дә исем китеп уйлап ятам күп чакта.

    Мин 1946 елны 1 класска укырга кердем. Күрше Алиса (Махмутова) белән бергә бардык, бергә кайттык. Мин аны барганда кереп ала идем. Ул бик матур киенә, үзе чибәр, чәче бөдерә, йомшак, ипле сөйләшә. Шамсекамал әби көн дә шуны әйтә, күкрәгенә терәп кисеп ипи бирэ дә, Гайшә кызына бирмә, ди. Ә без Чәрләй тыкырыгына гына керәбез, Алисә ипиен крахмал күмәченә алмаштыра минем белән. Дөрес, крахмал күмәче дә бик тәмле була иде. Нигә тәмле булмасын, эчерек бәрәңгене җыюлары бик җиңел булмаган.
    Хадичә апам белән әнәй Сарсаз, Песәй авылларының бәрәңге басуларына барып, тездән бата-чума, җирдән ерганак ярып кар суы ага, ә алар эчерек бәрәңге җыя. Әле бит атка атланып, чыбыркылары белән кыйнап куалар ул авыл кешеләре. Исән-сау көянтә-чиләк белән күп итеп алып кайткач, юып- чистартып төябез, киптерәбез, ул бик озакка җиткәндер.  Ач булмасыннар, ялангач булмасыннар дип әнәй белән Хадичә апама түзәргә туры килгән. Мин үзем  әнәй сөйләве буенча, апа сөйләве буенча гына беләм әтәй турында. Хатлар килгәч, Оркия апага (Алисаның әнисе) керә торган булган. Бер хатында: “Гайшә, менә сугыштан чыктык. Минем атым үлде. Сарсаз авылыннан дусты булган, ә ул үзе үлде. Мин аның атына атланып дәвам иттем”-дигән. Менә озакламый иң авыр, бик каты сугышка керәбез, бу сугыштан исән-сау чыксам, менә шул наградасы турында язгандыр инде. Шул сугыштан исән-сау чыга алмаган инде, геройларча үлеп калган. Хадичә апама бик авыр булды, әнәй белән бер сафта йөрде, ул бик сабыр иде безнең. Шушы Сарсаз дустының хатыны, кызы безгә килеп йөрделәр, мин дә беләм аларны. Әйе, әнәй еламады, уфтанмады дип яздым, елап утырса безне кем туйдырган булыр иде, алар шундый авыр вакытта сыгылып төшмәгәннәр. Ат урынына сыер җигеп, ирсез хатыннар колхозга печән, салам ташыдылар, тирес түктеләр. Әнәй утыннардан кайтып керә: “Әйдә җаным, әйдә җаным”-дип сыерга. Сыер ап-ак сыкыдан, ә әнәйнең йон оек, йон оекбашлар кардан шарлар ябышкан була. Ничек түзгәндер, аякта чабата, 3-4 көннән үкчәсе чәчәк ата, эченә салган саламнары килеп чыга. Түзделәр, бирешмәделәр, бер мин генә түгел, ил белән дип үзләрен үзләре юаттылар.
    Әнәй ничек безне ач-ялангач итмәдең дигәч, башта атагыздан калган запас белән тордык, аннан сатардай   нәрсә бар ашау-эчүгә алмаштырдык, үлгән сыерның бозавы тана булып бозаулый башлады. Сыек булса да сөтеннән аш пешердек (өстен җыйган сөт инде). Сез үсеп кул астына керә башладыгыз дип сөйли торган иде. Елый башлады без үсә төшкәч. Фәйрүзә апа Чиләбегә китте. Төнлә торып апаны  сагынуга түзә алмый ярсып елый торган иде. Шарифҗан армияга китте ( ул вакытта 3 ел хезмәт иттеләр). “Улым мине кемгә калдырып китәсең”- дип зиярат чокырына кадәр мотоциклга ябышып барган. 3 ел буе күлмәкләрен юып каршына элеп тотты. (Мин тоже инде Чиләбедә идем). Кайткач Бондюг кызына өйләнде. Бер елдан килен әти-әнисе янына алып китте. Әнәй: “Мин аны сугыш елларында ачлы-туклы җафа чигеп, алар өчен үстердем мени”-дип елады. Дөрес, соңга таба Шарифҗан бик булышты әнәйгә. Болыт килә башласа, әнәй куркыр дип кайтып килә торган булган. Безнең өй янында бер чиләк кенә бәрәңге утыртырлык җир бар иде. “Малаең колхоздан качты”- диеп басудан җир бирмәделәр әнәйгә. Бер ел әнәй утыртмады  бәрәңге. Мин “Азат хатын”га яздым. Биргәннәрдер дип белдем. Ләкин икенче елны да бирмәгәннәр. Язам дигәч, әнәй: “Язма кызым, карга күзен – карга чукымый, барыбер бирмәсләр”-диде. Ә мин яздым, бу юлы шулай яздым, авыл кешеләре бит җир бүлә, алар белми минем әнәйнең елап ятканын. Бергә укыган Гаптылхай йөрмә артымнан, юк булгач, юк дигән. Ә Галимҗан абый, Рәйсә апа күршеләр ничек без үстек белмәделәр, бирергәме, бирмәскәме, дип карар чыгарганда, бирмәскә дип утырганнар. Безнең Баян абый бик яхшы кеше иде, авыл кешеләре ялагайланып яхшы булырга тырышып күберәк аяк чалдылар.  Мин әнәйгә бик булыштым, 12 көн ял бирәләр иде. Бер көн дә өйдә утырмадым, утын әзерләштем, печән әзерләштем, хәтта гөлҗимеш җыеп, әнәй киптереп тапшыра иде.
    Менә хәзер инде барсы да гүр ияләре. Иң беренче Фәйрүзә апамның улы 25 яшендә бик нык чирләп үлде. Аннан минем улым Рәшитем чирләп 24 яшендә өйдән чыгып китеп юкка чыкты. Аллага шөкер, биш ел тулганда безне табып, без аны үзебезнең зияратка алып кайтып күмдек. Бер елдан 1995 елны әнәй үлде, бар да июнь аенда. Аннан Фәйрүзә апа китте, аннан Хәдичә апамның улы Муллаян үлде, июнь ае иде. Аннан Хәдичә апам үлде. Менә мин бер үзем яшәп ятам әле, аларга хәер-дога кылам. Барыбыз да җитәкләшеп китә алмайбыз бит инде.

    Бар кешегә олы картлык килә,
    Алып китә Ходай барысын.
    Аллаһыда бер нинди “блат” юк
    Тигез күрә баен, ярлысын.
    Берәм-берәм ак бабайлар китә,
    Ак әбиләр китә дөньядан,
    Хет син әллә нишләт, әмма булмый
    Бер киткәннәр кайтмый яңадан.

    Менә бу фотода әтәй җиткергән өй. 1940 елны өч кызлары белән шушы өйгә башка чыкканнар. Әтәйнең планнары зурдан  булган. Өйне 6 почмаклы итәр өчен өй алдын да бүрәнәдән төзегән. Зур мунча бурасы бар иде, ач булгач әнәй алабута онына алмаштырды. Бер тапкыр ипи пешерде, без барыбыз да чирләп үлгәндә калдык та, әнәй чыгарып түкте. Бу йортта Шарифҗан туды. Күрәсезме, нинди матур, хәтта капкалары аз гына күренә әтәй кулы белән эшләнгән килеш тора. 80 ел бу өйгә, аскы бүрәнәләре генә сеңгән һәм тәбәнәкләнгән. Рәхмәт энемә, ул шулай кадерләп торды, эчендә дә нур уйнап тора. 2010 елның 19 февраленнән энем Шарифҗан да юк инде. Ә өй хәзерге көнгә кадәр шушылай әле.

    Сүземне йомгаклап мин телимен - еллар тыныч булсын. Кайгысыз, шатлыкта, бәхеттә яшәсен бар кешедә.

     Барыгызга да сәламнәр җибәреп калам, Бәзәкә кешеләре!

     Фәния Латыпова (Каримова), герой Галиәхмәт кызы. Красноярск крае, Железногорск шәһәре. 2020 ел, апрель.

     тулырак

    ____________________________________________________________________________

    Набиуллина Сания

    _______________________________________________________________________________

    Бахтигараев Вагиз

    _______________________________________________________________________________

    Насыйрова Хәдичә Гәлиәхмәт кызы

    Набиуллин Нургали Ясави улы

    Нигматуллина Хәмдениса Минтаҗетдин кызы

     

    Роликны әзерләделәр: Ахмастинова Л.Н һәм Ахмастинов А.К.

    ___________________________________________________________________________________

    Тазиева Маулида

    _______________________________________________________________________________

    Калимуллина Галима

    Родилась в 1928 году в Бондюжском районе ТАССР. Трудовой путь начала подростком в годы войны в колхозе. Работала в сельском хозяйстве до 1994 года.

    Воспитала шестерых детей. Награждена медалями «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.», «Ветеран труда», «Материнская слава» I и II степеней.

     

    Ананың төп байлыгы

    Аның сугыш белән өтелгән балачагы колхоз кырларында үтә. – Барыбызга да бердәй авыр иде, – дип исенә төшерә ветеран. – Ачлык, ялангачлык, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны югалту ачысын кичердек. Минем абыем Шәех та яу кырында башын салды. Безне, бәдәннәре дә ныгымаган кызларны, бригадалап урман эшләренә җибәрәләр иде. Кыенлыклар безне чыныктырды, бер генә үкенечем калды – белем ала алмадым. Галимә апаның хезмәт биографиясе 1994 елга кадәр, лаеклы ялга чыккач та дәвам итә. Г.Кәлимуллина I һәм II дәрәҗә «Ана даны», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Галимә Гыймазетдиновна үзен бәхетле әни һәм дәү әни дип исәпли – аны алты баласы, ун оныгы кайгырта, җиде оныкчыгы әбиләрен чиксез ярата. – Без үскәндә йорт мәшәкатьләре һәрберебезгә тигез бүленгән иде, – дип сөйли кызы Зәмфирә, – әни тегермәндә эшләде, соң кайта иде. Әмма аннан ипи исе килеп торган тойгы безне бүгенге көнгә кадәр озата бара. 1986 елда авыру әтиебезне аямады, әни аны алты ел тәрбияләде. Без, биш кызы һәм бер улы, башыбызны иеп кадерле кешебезгә барысы өчен дә «Рәхмәт!» дибез. – Безнең әби аның төп байлыгы булган искиткеч балалар үстерде, – дип дәвам итә кияве Илдар, – хәзер тулы хокук белән оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына шатлана. Галимә Гыймазетдиновна кунакларга җылы котлаулары һәм бүләкләре өчен рәхмәт әйтте. – Сезгә бары тик уңышлар, сәламәтлек һәм оптимизм юлдаш булсын, – диде ветеран, – минем 95 яшемдә очрашырга язсын!

                                                                       Менделеевск хәбәрләре, 2018 ел, март

    _________________________________________________________________________________________

    Хисаметдинова Гөлия (Турай)

     

     

     

      

    Фатыйма әбинең әтисе Әхмәтгәрәй бабай

     

    Хәтер. Сугыш елы балалары. 1 кисәк

    Быел истәлекле ел: Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75. Авыр елларда  туганнарын югалтмаган көчле рухлы сугыш елы балаларына багышлыйм бу язмамны.

             Дөньяда җил- давылларда сынмыйча- сыгылмыйча, авырлыкларга бирешмичә, акны- ак, караны- кара дип курыкмыйча әйтә ала торган, ялагайлыкның, тәлинкә тотуның ни икәнен дә белмәгән, кешеләргә тырнак очы кадәр дә начарлык кыла алмый торган кешеләрне беләм мин. Аларга тормыш алып бару бик җиңелдән булмаса да, аларның үз кыйбласы бар, алар шул туры юлларыннан атлый бирә. Сүзем шундый кыю, батыр затлар– безнең кадерле әти-әниебез Әхмәтясәви белән Фәния Мөхәммәтгәрәевләр турында. Алар инде бу якты дөньда юк. Бу язмам әти- әниебезнең, бездән дога өмет итүче туганнарыбызның, әнинең дусларының, мәрхүм авылдашларыбызның, яу кырында мәңгелеккә ятып калганнарның рухларына дога булып ирешсен, бу юлларны укыган яшьләргә сабак та, гыйбрәт тә булсын иде.

             Сүземне бераз ерактанрак башлыйм әле. Безнең бабай, Исрафил улы Габделхәким, элеккеге Бондюг хәзерге Менделеев районы Турай авылында туган. Үсеп буй җиткәч, Турай сабантуена кунакка килгән Минзәлә районы Таулар авылының искиткеч бер чибәр кызы Фатыймага күзе төшә бабайның. Ул аны урлап кайтырга уйлый. Әби аны зинһарлап җибәрүен сорый, бабай җибәрергә дә риза була, тик араларында бер усалы “син алып кайтмасаң, үземә алам” дигәч,  өенә алып кайта. Хәким  бабай да авылның уңган- булган егетләренең берсе, төскә- биткә дә чибәр кеше  булган.  Әби дә язмышына  буйсынган. Алар бик матур пар булганнар. Бабай, әтисе ярдәме белән, 4 почмаклы йорт салып керә, аның бик иркен өйалдысы да була. Тәрәзәләргә куелган наличниклар да өйгә ямь биреп тора. Абзар- кура, келәт, зур мунча- барысы да яхшы агачтан, нык итеп җиткерелгән. Авыл өйләрендә “җил” капка булганда, бабайның “урыс” капкасы да булган әле. Заманына күрә, алар нык тормышта яшәгәннәр.  Мәхәббәт җимешләре- дүрт балалары дөньяга килә. Тик Аллахы Тәгалә аларга бәхетне генә кыска гомерле итеп биргән  шул. 1940 елның 28 мартында 38 яшендә Фатыйма әби вафат була. Төпчекләре, туйганчы әни сөте дә иммәгән уллары Мөхәммәтнур абыйга нибары 1 яшь тә 8 ай, Фәлимә апага 4 яшь чамасы,  әнигә 9 яшь, Наҗия апага 11 яшь. Әбинең үлемен бабай бик авыр кичерә. Сагыну- сагышларын баса алмыйча, үзәк өзгеч моңлы тавыш белән таң алдыннан зыярәт ягыннан җырлап кайта торган булган ул.  Ә илебез өстендә дәһшәтле сугыш болытлары куера башлаган вакыт. Дүрт балага әниләрен алыштырмасын белсә дә, бабай  бер тапкыр өйләнеп карый. Озакламый сугыш башлана. 1941 елның октябрь аенда  бабайны сугышка алалар. Сугышка киткәндә бабай күрше- күләннәргә кергән, күз яшьләре белән балалары керсә борыннарын сөртеп, чәй булса да эчереп чыгаруларын үтенгән. Әти- әнисез, әби- бабасыз калган ятим балалар авылда ике генә гаилә булган. (Икенчесе Мөбәрәк абыйлар. Аларның язмышын да үз вакыты белән, бәлки, язарлар.) Үги ана, балаларны калдырып, туган авылына кайтып китә. Дүрт бала өйдә ялгызлары гына кала. Наҗия апа арҗакка, әби- бабаларына чыгып китә. “Арҗак” дип Каманың аргы ягында урнашкан Минзәлә районын атыйлар иде бездә. Хәер сорашырга мәҗбүр була. Ә әни авылда кала, сыер тота. Ун яшьлек кыз баланың ялгыз башы сыер асравын  нинди сүзләр белән әйтсәң дә аз кебектер- батырлыкмы? чарасызлыкмы? Әйтеп аңлый да- аңлата да алмыйм. Сыер бит ул һава белән тукланмый, аңа печән хәстәрлисе булган. Безнең күрше- тирә авыллар элек- электән Кама аръягында болында кышлык малга ризык  әзерләгәннәр. Кама каткач, кышын аны ташыганнар. Күрше абзый әнигә сыерын җигеп бирә бирүен, курыкмыйча караңгыда карга эләгеп төшеп калган печәнне бөртекләп җыеп аласы да бар бит әле. Шул абзыйның “Курыкма, ятимне бүре ашамый аны”,- дигән сүзе белән әни  сыерына ризык җыйган. Мәрхәмәтле кешеләр, ятим баланың печән җыйганын белеп, үзләре дә калдырып китә торган булганнар. Кама буенда атларга су ташып эчергәннәр. Суны әни кебек үсмерләр, я яшь хатыннар ташый, аларга шуның өчен күпмедер печән биргәннәр. “Бу кызның суы тәмле”,- дип әнинең суын эчерә торган булганнар, печәнен дә күпләп калдырганнар.

             Өе хәзерге кебек “хоромнар” булмаса да, балалар өчен зур булган. Аны җылытасы да бар бит. Кышны, кем кертә, шуларда чыкканнар. Аның бит сыеры бар! Сыеры да әйбәт булган. Бер чиләк сөте хуҗага, икенчесе әнигә. Аны сатып, ипи алган, сохари киптергән. Алабута җыйган, орлыгы белән сәке аслары тула торган булган. Ул орлыктан ничек он ясаганнардыр, әмма он итеп аннан ризык әзерләгән. Шырпы белән керосинга да кытлык вакыт бит, тик әни бервакытта да запассыз тормаган. Әнинең бәрәңге бакчасы да зур булган. Аны сукалыйсы, утыртасы да бар бит әле. Сукага 4-5 хатын- кыз кул алышка җигелеп сукалаганнар. Әнидән нинди сукачы инде. Аның бакчасын сукалаган һәр апа өчен әни 4-5 көн сарык көтүен көткән. Бәрәңгесе дә уңа торган булган аның. Бабай тирән итеп бәрәңге базы казыган. Ул аны берничә өлешкә бүлгән: вакка, эрегә, утыртырга аерганнар. Бәрәңге шытмаган, әйбәт сакланган. Әни авылдан киткән вакытта ул бәрәңге базын үзенеке итәргә теләүче күршеләр күп булган. Бик күп игелеген күргән Минниямал әбигә калдырган ул базын.

             Мәктәпкә әни көн дә бара алмаган, буран көннәрне генә. Төгәл фәннәр, системалы укымагач, авырдан бирелгән. Гуманитар фәннәрне яратып укыган. 7 классны тәмамлагач, Алабугага китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга кергән. Авылдан алып килгән ризыклары беткәч, берничә көн базарга барып кешедән калган алма кисәкләре, кыяр калдыклары җыеп ашаган да, ачлыкка чыдый алмыйча, укуын ташлап авылга кайткан. Авыл советы, мәктәп ни карады икән дигән сорау китми баштан. Әтисе ил өчен кан коя, баласы хәер сораша, ачтан интегә. Авылның мәктәп директоры әнигә Менделеевск шәһәренә 8 класска укырга барырга киңәш итә. Анда укый башлагач, әнигә пенсия дә түли башлыйлар.

    1945 елның 5 май көнне күршеләрдә янгын чыгып, әнинең өенә шактый зыян килә. Рәхмәт совет дәүләтенә, ул бервакытта да ятимнәрне, гарип- горабәләрне, мохтаҗларны ярдәменнән ташламаган. Күршеләргә йорт салырга булышалар, ә авыл советы әнинең энесе белән сеңлесен   Краснобор районы Балтач авылында урнашкан балалар йортына озаталар. Минем әнидән ул авылның еракмы икәнен сораганым бар. Бердәнбер транспорт “на своих двоих” булганда, якын түгел икән- Ижевка- Гөлширмә- Мушик (юлның бер ягында, икенче ягында – Рыс дигән авыл)- Барҗы- Балтач – әни сүзеннән чыгып, 20 км чамасы юл. Бу юлның шактый өлешен урман я куаклыклар аша барасын,  яшь кыз баланың бер ялгызы шул юлны атна саен диярлек үткәнен  күз  алдына китерсәң, тәннәр чымырдап китә.

             Әни, туганнарын югалтмас өчен, балалар йортына эз суытмый. Кышын чанага бәрәңге, сохари салып юлга чыга. Шул көнне үк кире әйләнеп кайта алмый, аңа энесенең караваты астында идәндә ятып төн кунарга рөхсәт бирәләр.Ә җәйге каникулларда әни энесе белән сеңлесен үзе янына авылга алып кайта. Әни бик оста җиләк, гөлҗимеш җыя, киптерә, кышка запас әзерли. Колхоз эшен дә калдырырга ярамый. Көз көне Чомартауга барып кыргый алма җыя, өшегән алманы кышын барысы да яратып ашый. Энесе аңа “әмнә” дип дәшә, “кем ул” дигәч әнине күрсәтә, “ә әниең кем”,  дигәч тә әнине күрсәтә . Мөхәммәтнур абый гомере буе әнигә “старшой” дип дәште, югыйсә, олы бала Наҗия апа бит.

             Ничек кенә авыр булмасын, әни ул вакытларны үтә ачынып сөйләми иде. Аның менә дигән дүрт дус егете була. Ул бигрәк тә “шапик” кушаматлы күрше егете Рафаэль белән мәктәп директоры улын Исламов Рафаэльне сагынып сөйли. Егетләр беркемгә да аны кыерсытырга юл куймаганнар. Үзләреннән бер дә калдырмаганнар. Кама буендагы текә тау битләрендә чия җыярга чираттан билдән бау бәйләп төшергәннәр. Аулак өйле, кичке уеннар вакыты бит. Үзеннән олырак яшьтәге авыл егетләре дә аңа гел күз- колак булып торганнар. Дус кызларын озатып куялар икән дә, клубка кереп әнине барлап чыгалар икән. Берсен бигрәк кызык итеп сөйли әни. “Маһи Бәдәре”, син кайда? җилләр исмиме? яңгыр яумыймы?”- дип сорый  торган булган. Ягъни, сине борчымыйлармы. Биергә дә үзләре чакырганнар, кече яшьтәгеләргә зурлар белән рәттән басарга ярамаган. Тәртип шундый. Әнинең ул дуслары күптән гүр ияләре инде. Аллаһы Тәгалә урыннарын оҗмахның түреннән итсен, әни аларны догадан калдырмый. Әни әби өйрәткән догаларны хәтерли, үзлегеннән бик күп догаларны яттан өйрәнгән. Хәлендә чакта, авырмаганда, намазын калдырмый, ураза тота. Ятим балаларга якты чырай күрсәткән һәркемне исемләп белә, авылда нигезләре беткән, дога ирештерергә кешеләре калмаган әрвахларга да дога кыла.

            Дөреслеккә хилаф булмасын: Фатыйма әбинең дә әти-әнисе бар бит. Әбинең абыйсы Вәлиәхмәт сугышта Суслонгер дигән җиргә эләгә. Ачлыктан интегүләрен әйтеп хәбәр дә җибәрә. Шул хатында “балаларны үзегезгә алып кайтыгыз, минем өлешне ашатырсыз”, дип яза. Булганын җыеп, аның янына барганда ул инде үлгән була. Шулай да Фатыйма әбинең туганнары ятимнәрен ташлап бетермәгәннәр. Әни аларның килүләрен сөенеп көткәннәрен сөйли торган иде. Вәлиәхмәт абыйның улы һәм Тәскирә исемле кызы барын да әни белә. Бик озак еллар ул Тәскирә апаны үлгән дип уйлый, аның рухына дога кыла. Сүз иярә сүз чыгып, Тәскирә апаның исән- сау Ижау шәһәрендә яшәүе билгеле була. 3-4 ел булса да, алар очрашып калалар. Ә без, өченче буын туганнар, инде беркайчан да бер- беребезне югалтмабыз, бик матур аралашып яшибез.

    тулырак
    ____________________________________________________________________________________

    Хәтер. Сугыш елы балалары. 2 кисәк

       

    Харис белән мин Ижау шәһәрендә кунакта. Минем янда әнинең туганнан туган сеңлесе Тәскирә апа, безнең өченче буын кыз туганнарыбыз Әлфия, Фәридә кияүләре Саша һәм Таһир белән.

     Мөхәммәтгәрәй бабай

     

     

    Уңда утырганы Дәүләтгәрәй бабай

     

     

     

     

    Язмышында язылган вакыт җиткәч, әнинең  тормыш юлында әти күренә. Шул вакыттан башлап аларның гомер юлын бер- берсеннән башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Әтинең әтисе Мөхәммәтгәрәй бабай да Минниса әбине бик яшьли урлап кайта. Алар да бик күркәм пар булганнар: озын буйлы, төскә- биткә мөлаем, сөйкемле кешеләр. Әби- бабайның  балаларыннан бер әти генә исән. Врачлар, дарулар юк вакытлар шул. Шушы урында әтинең үз кулы белән язган истәлекләрен языйм әле. 

         “Мин, Әхмәтясәви Мөхәммәтгәрәй улы Мөхәммәтгәрәев, 1929 елның 14 ноябрендә Турай авылында крестьян семьясында туган. Кече яшьтән үк ат янында йөреп, атка ияләнгән малайны Фассахов Зәкинең аты тибә. Малай үлми, бары бөтен йөзе-бите җимерелгән, ашарга -авыз, күрергә- күз юк, бары тәндә җан бар. Бондюг, Алабуга врачлары Әхмәтясәвинең әтисенә баланы газаплап йөрмә, тыныч кына үләргә ирек бир, диләр, больницага алмыйлар. Бала яшәргә тырыша,җыламый да, җимерелгән авыз белән сөт, аш,чәй эчә. Җимерек яралар төзәлергә маташа. Беркөнне күрше карчыгы Мәрьям әби (Ольга әби, ул Ык Тамагы авылы рус кызы, Турайда мулла хатыны, шагыйрә Сәгъдиева Гайшәнең әнисе, авылда аны марҗа Гайшәсе дип йөртәләр иде) кереп, “Мөхәммәтгәрәй, Краснобор районына яшь врач- хирург килде, мин пристаньдә күрдем, (Ул заманнарда Кама елгасы тулып ага, саллар агызалар, пароходлар йөри, алар Ижевка пристаненьдә туктыйлар) тизрәк малаеңны алып бар, дип киңәш бирә. Икенче көнне үк Мөхәммәтгәрәй әнисе Шәмси әбине, улы Әхмәтясәвине пароход белән Красноборга “Кызыл яр”га алып китә. Яшь врач малайның бөтен яраларын ямый, тик күз төбендә тавык йомыркасы кадәр шешне 10 яшенә җиткәч, авызындагы китекләрне 15яшенә җиткәч әйбәтләп ремонтлармын, дип, малайга кеше төсе кертеп кайтарып җибәрә.

            Яшьлек бит ул, малай ат янында. Иртә торып ат абзарына төшеп, әтисе җигә торган атны алып кайта, кич төшерә. Күздәге шеш уйнаганда, йөгергәндә дер- дер селкенә. Шулай беркөнне әтисе кайтып районга яшь хирург Чаловский килгән, иртәгә, улым, бүлнискә барабыз, дигән. Малай бик сөенеп, икенче көнне ат белән больницага киткәннәр. Күз төбендәге шешне кисеп, икенче күзен дә күрер дәрәҗәгә җиткереп, кайтарып җибәрәләр. Еллар үтеп, җөйләр бераз язылса да, операция булганлыгы беленә иде. Тик әти кебек кешегә ул гомер юлында комачаулагандыр дип уйламыйм.

             Бөек Ватан сугышы башланганда әти 4 классны бетереп 5 нче класска күчкән бала. Сугыш башлангач Мөхәммәтгәрәй бабайны да сугышка алалар. Июль  аенда әти аны Бондюг пристанендә сугышка озатып кала. Бабай киткәндә  әбигә: “Бик яшьли каласың. Мин кайтмасам, әйбәт кеше очраса, кияүгә чык. Тик улым Әхмәтясәвине генә какмасын”,- ди. 1942 елда бабай турында “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килә. Минниса әбиебез  баласы белән ялгыз кала. Икенче көнне үк әтисе урынына бригадир пар сөрергә эшкә әйтә. Әти сыерын җигеп кырга чыга. Сугыш вакытында тырышып эшләгән өчен 1947 елда “За доблестный труд в 1941- 1945 гг.” дигән медаль белән бүләклиләр.

          Ул вакытларда яшьләрне  “Фабрично- заводское ученичество”, алар беткәннән соң “Фабрично- заводское обучение”, ягъни ФЗОларга ихтыярый- мәҗбүри җибәрә торган булганнар. Колхозда ялсыз эшләгән яшьләрне 1947 елда Сталин указы белән Кемерово ягына эшкә җибәрәләр. Поездларга тояп, меңләгән малай- шалайны җыеп “укытканнар”, эшләткәннәр. Әти бу турыда сөйләргә яратмый, концлагерьдан бер дә ким түгел иде, дип кенә әйткәне хәтердә. Ул кадәр үсмер баланы ашатасы- эчертәсе, киендерәсе дә бар бит әле. Ул хакта уйларга теләмәгәннәр икән шул түрәләр. Әти узенең ничек исән калуына аптырап куйган чаклары да була иде. Тик, бәхетенә, ул анда татарларны очрата, алар әтине ач итмиләр, шулар ярдәме белән генә әти ул мәшһәрдән исән- сау кайта ала.  Поезда барганда әти авырып китә. Температурадан кызышып ятканда, аның янына бер ир- ат килә. Ул әтинең кайсы яклардан икәнен сораша. Әти үзенең Бондюг районы Турай исемле авылдан икәнен әйтә. Теге кеше “Синең Дәүләтгәрәй исемле абыең бар идеме?”- дип сорый. Әти әйе, бар иде, ди. Абыең исән, дип, ул кеше китеп бара. Дәүләтгәрәй абый Мөхәммәтгәрәй бабайның бертуган энесе. Свердловск шәһәрендә Тау институтында укыган. 1939 еллар тирәсе булгандыр, студентлар тулай торагында тыелган китаплар табып, бер төн эчендә аларны каядыр озаталар. Аннан бер генә хәбәр дә булмый, якты дөньяда юктыр инде ул дип уйлыйлар. Дәүләтгәрәй бабай турында бу беренче хәбәр була.

       Сугыш вакытында әбинең бертуган апасы үлә. Ике баласы кала, әтиләре сугышта. Әби ул балаларны үзе янына ала. Рәхилә апа белән Хәлимә апа әбигә “түтәй” дип дәшәләр иде. Рәхилә апа инде мәрхүм. Сугыштан соң ничә ел үткәндер, мин белмим, әмма аларның әтиләре исән- имин авылга кайта. Сәләх бабай пленда була, аннан котылгач, совет дәүләте аны тагын утыртып куя. Лагерьда вакытта бер кеше аңа Сталин исеменә хатыны вафат булуы, ике кызы үзләре генә калуын әйтеп хат язарга булыша. Лагерьдан киткәндә кулына алган документларга Галиев фамилияле кеше кул куйган икәнен белә. Әти дә, бабай да фамилияләрен әтиләре исеме белән, ә Дәүләтгәрәй бабасы исеме белән Галиев фамилиясен йөрткән. Әти дә, туганнар да бу кешенең Дәүләтгәрәй абый булуына шикләнмиләр. Борын төбенә сугыш килеп басканын белә торып, бер тулай торак белгечләрне юк итмәгәннәрдер дип өметләнәләр. Дәүләтгәрәй абый турында бу соңгы хәбәр.

             Кызлар, әбигә бик ялынып, әтиләренә кияүгә чыгарга сорыйлар. Әби балалар хакына риза була. Әбиебез олыгайгач та матур гәүдәле, бик пөхтә карчык иде. Үткен сүзле иде ул. Без әле дә “әби шулай әйтә торган иде”, дип аның сүзләрен афоризмнар итеп кулланабыз. Гаилә, яшәеш, гомумән, тормышның бар якларына кагыла торган сүзләр иде алар. Күз алдында, әби җырлый- җырлый, сепарат аерта. Бик матур җырлый иде, мәрхүм, моңлы иде. Бала булганбыз, бөтенесен аңлап бетермәгәнбез. Әби гомер буе Мөхәммәтгәрәй бабайны яратып, сагынып яшәгән. Җырларын да аңа атап җырлаган. Ул кайтса, нишләр идең, дигәч, кайтсын иде әле, ди торган булган. Әни әйтә, мин аннан сорый идем “курыкмыйсыңмы, Сәләх әти ишетсә, ни әйтер”, дип. Әби җырлаган җырларның сүзләрен ник язып алмадым микән, дип үкенеп бетә алмыйм. Яшь вакытта мин аларны яттан белә идем, хәзер истән чыкканнар. Әбинең язмышы кызыгырлык булмаса да, минем аны бәхетсез дияргә телем әйләнми. Әти бик тә игелекле бала иде әнисенә. Минем аның әбигә бер генә тапкыр да тавыш күтәреп, я булмаса ямьсез итеп эндәшкәнен хәтерләмим. Биш оныгын үстерешергә, алты оныкчыгын да күрергә насыйп итте аңа Аллаһы Тәгалә. Соңгы тапкыр кайткач, безне озатырга аягына кимичә чыккан әбиебез. Улыбыз Вадим кире йөгереп барып кочаклады әбисен. Олы яшькә җиткәч, күзе авыртып, операция ясап бер күзен алдылар аның. Вадим аңа “Сукыр булсаң да, яратам”,- ди торган иде.

            Безнең әтиебез бик тә йомшак күңелле, ярдәмчел, бала җанлы кеше иде. Әнинең өлешенә тигән көмеше, насыйп яры ул булган. Янгын вакытында сыерны да ул алып чыга. Тик әнигә бу турыда күп еллар үткәч кенә әйтә. Әни туганнарын каникулга алып кайтканда, әти алар янына еш килеп йөри, балалар белән уйный. Кечкенәләр дә аны яраталар, үз итәләр. Буш кул белән килми, 1-2 конфет, я булмаса прәннек алып  килә. Ә үзе гел “Апагызга бер сүз әйтәсем бар әле, тик хәзер түгел,”- дия торган була. Әти авылга 1949 елның язына гына әйләнеп кайта. Сугыш елларында колхозда эшләгән Фәния белән Әхмәтясәви үсмер балалар булса, хәзер инде алар- кыз белән егет. Икесе дә күз явын алырдай матурлар.  Ә көзен әти Совет Армиясе сафларына алына.  Әнине озатырга барырга чакыра. Әни, Бондюгта укучы кыз, яулыгын, ә  әти Фәлимә  апа чигеп биргән кулъяулыгын болгап, пароход күздән югалганчы Бондюг тавында әтине озатып кала. Армиядән беренче хатын да әти әнигә яза. Тик язмыш сынавы аларны әле алда көтеп тора икән. Минем язмада хронологик тәртип буташты, ахры. Мин барлык вакыйгаларның да нәкъ мин язган тәртиптә булган дип әйтә алмыйм. Шулай да алар булган, мин аларны әни сөйләгәннәрдән чыгып яздым бит.

    тулырак

    ______________________________________________________________________________________

    Хәтер. Сугыш елы балалары. 3 кисәк

    Артта елмаеп әти утыра, Мөхәммәтнур абый, әни алдында абый, Наҗия апа алдында мин, Фәлимә апа

    Мөхәммәтнур абый

    Уңнан  икенче әни, әти, Фәлимә апа. Бәхетле мизгелләр

    Наҗия апа да гел хәер сорамаган. Пермь шәһәренә китеп, заводка эшкә урнашкан. Әни Менделеев шәһәрендә Вафин фамилияле судья гаиләсендә бала да караган әле. Аларның күршесендә яшәүче русларның дуңгызларын югач, марҗа әби аңа килененнән калган аяк киемен бирә. Туганнары
    да, балалар йортыннан чыгып, Пермь шәһәренә, Наҗия апа янына җыелышалар. Авылда яшәргә мөмкинчелек калмагач, әни дә, сыерын сатып, алар янына китә. Сеңлесе Фәлимә апа хакына әни кеше ышанмаслык адымга бара: ул яратмаган кешесенә кияүгә чыга. Бу тарихның шаһитләре инде мәрхүм, язарга була. Үзем бу хакта белгәндә зур идем инде. Әни үз тормышын сөйләргә ярата иде, тыңлап утыручы гына булсын. Безгә гыйбрәт, сабак булсын, дигәндер инде. Теге адәм Фәлимә апаны ФЗОга җибәрми калдыра ала, тик бер шарт- әни аңа кияүгә чыга. Әни, бичара, нишләсен, риза була. Бер татар карчыгы аларга никах укый. Озак та үтми ул кешене армияга алалар. Әниләр, барысы бергә җыелышып, Казанга кайталар. Наҗия апа белән Фәлимә апа гомер буе Казан Компрессорлар заводында эшләделәр. Мөхәммәтнур абый Казан химия- технология институтын тәмамлый. Партиянең райком комитеты секретаре булып, завод директоры булып эшли. Аларга башта тулай торактан бүлмә, аннан соң Нагорный бистәсеннән бер генә бүлмәле фатир бирәләр. Мөхәммәтнур абый башлы- күзле булгач, гаиләсе белән Дәрвишләр бистәсенә күчеп яши башлый. Алар гаҗәп туган җанлы кешеләр иде. Әтине үлеп яраталар, бер-берсе өчен нишләргә белми торган иделәр.  Апаларының 5 баласы да алар кулы аркылы үтте. Исең китәрлек: кеше үз- үзенә ышанмаган заманда, абый белән минем кулда аларның фатир ачкычлары бар иде. Кайчан гына килеп керсәң дә, синең хәлне белешә, тамагыңны кайгырта торган туган иде алар. Фәлимә апа бик оста тегә- чигә. Наҗия апа пешергән өчпочмакларның тәме әле дә тел очында. Нишләп зур итеп ясый икән ул аларны, дип аптырый идем. Аңладым. Үзләре кечкенә чакта тамаклары туйганчы ашамаган бит алар! Турайдан Казанга килгән кем генә үтмәде икән аларның бер бүлмәле фатирыннан! Якты чырайлары, ягымлы сүзләре беркемгә дә аларда үзләрен ят, артык итеп тоярга урын калдырмый иде. Тик, тәкъдирләренә шулай язылгандыр инде, апаларыбызга гаилә бәхете татырга язмаган икән. Фәлимә апабыз Гаскәр исемле Турай егетенә кияүгә чыга, тик туганнары аларга тыныч яшәргә бирмиләр. Аерылсалар да, алар барыбер берсен берсе яратканнардыр. Гаскәр абый “Ижминвод” ял йортында шеф- повар булып эшләде. Әти белән бик якын аралашалар иде. Сукыр эчәгесенә операция ясаганда, апаның эчендә тампоннар калдыралар, ул өйгә чыгасы көнне үлә. Фәлимә апага нибары 33 яшь кенә иде. Мин ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. Бездә каз өмәсе иде. Әти белән әни Казанга җыенып чыгып киттеләр. Фәлимә апаның үлемен әти фатир ишеге төбенә килеп җиткәч кенә әйтә. Мин апамны соңгы тапкыр больницада күрдем. Мин авырып ятканда, ул минем хәлемне белергә килде. Ул алып килгән алмалар кебек тәмлене гомеремдә башка ашаганым булмады.

                1952 елда, 3 ел ярым хезмәт итеп, әти дә авылга кайта. Әти  кайтканда әни инде авылда булмый. Әтине авыл советына сәркәтип итеп куялар. 8 ай эшләгәннән соң, Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга җибәрәләр. Әтинең Казанда укыганын белеп, әни белән Фәлимә апа аны эзләп киләләр. Алар күрешәләр, аңлашалар, бергә булырга сүз куешалар. 1954 елның октябрь аенда ике яшь бергә кушылып яши башлыйлар. 

    Авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач, әти читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны 1963 елда тәмамлый. Әтинең укыганда язылган конспектлар дәфтәре бар иде. Берничә дәфтәрне берләштереп теккән, һәр юлына язылган, рәсем- схемалары төрле төсләр белән ясалган шактый калын иде ул. Исем китеп карый идем шул дәфтәрне. Гайшә апаның сорап алганын беләм, кире генә кайтармады. Әти Казанда калыйк, эш тә, торырга урын да табарбыз, дип карый. Тик әни авылны сагына, бер бөртек улы гына булган булачак каенанасын да кызгана. Шулай итеп, алар Турайга кайтып яши башлыйлар. Әти институт тәмамлаганда абый, мин, сеңлебез Гүзәлия инде туганбыз.

          Әти гомер буе колхозда хезмәт куйды. Тирән белемле, булдыклы, тәҗрибәле агроном иде. Колхоз рәисе, авыл Советы рәисе  булып эшләде. Лаеклы ялга киткәч тә әле аны язгы чәчү вакытында тырма- чәчкечләрне карап, тирәнлекләрен көйләргә чакыра иделәр. Ирләре яу кырында ятып калган толларга өйләр салдырды. Яңа мәктәп бинасы җиткерде. 

    Авылда кирпич заводы сафка басты. Җир сугару системасы эшли иде. Колхозның машина- трактор паркында комбайн, машина, тракторлар солдатлар кебек тезелеп тора иделәр. Ындыр табагы ашлык белән тулы була иде. Борчак покослары шулкадәр калын була, без, бала- чага, үсмерләр аны көбәләргә йөри идек. Агроном балалары булгач, иң элек колхоз эшенә без чаба идек. Без чыкмасак, ничек башка кеше баласы барсын инде  ул эшкә. Чөгендер басуында да, амбарда көндез дә, төнге эштә дә, кирпич заводында да эшләргә туры килде. Үткән җәй абый авылның әти белән бәйле урыннарын йөреп чыкты, видеога төшерде, аларны карап, күңел сыкрады. Әти күрсә, кычкырып елар иде. Барны юк итүнең берние дә юк шул. Без бала чакта әтине сирәк күрә идек, бигрәк тә яз, җәй, көз көннәрен. Ул эшкә киткәндә без әле йоклыйбыз, ул кайтканда без инде йоклыйбыз. Ул басу- кырларын җәяүләп күпме тапкырлар узгандыр?! Аңлый башлагач, мин йокламый әтинең эштән кайтканын көтеп ала идем. Көне буе йөреп арыган аякларына массаж ясыйм, бармак араларын дару белән чистартам, чәчләрен тарыйм. Ул рәхәтләнеп ял итә. Мин- әти кызы булып үстем. Ике генә яшькә олы абыем, мине больницадан алып кайткач, “айт-два бәбәегезне үтерәм. Мин алдан килдем, әни минеке,”- ди торган булган. Әни мине ашатып әтигә биргән, мин әти кочагында үскән бала. Бәлки, шуңа күрәдер, без бер- беребезне яхшы тоя, аңлый идек. Хәбәр итми генә кайтып килгәндә дә, автобус тукталышында көтеп торган чагы булыр иде.

             Ә әни...әни гомерен әтигә, балаларга багышлады. Башта балалар бакчасында, аннан соң, поварлар курсын тәмамлап, мәктәптә повар булып эшләде.  Интернатта  торып укучы Ахтыял балалары да, үзе дә аларны бик ярата иде. Рифкатькә бик рәхмәтле булды. “Мин үлгәч, озатырга килерсең”,- дигәнен белгәч, мин Рифкатьне әнине соңгы юлга озатырга чакырдым, рәхмәт, килде. Әти белән әнинең безне тәрбияләп утырырга вакытлары булмаган. “Оясында ни күрсә, очканында шул була”, дип белми әйтмәгәннәр. Әти агроном булып эшләсә дә, кесәсенә бер уч ашлык та салып кайтмый торган иде. Мине утыртып куйсалар, минем 5 балам нишләр, ди торган булган. Шулай да, мин безнең өйгә тентү белән килгәннәрен хәтерлим. Аллага шөкер, барыбыз да үз көчебез белән яшәргә өйрәндек, кешенең шырпысына да кагылганыбыз юк. Без биш баланы әтине яратырга, олыны хөрмәт итәргә ул өйрәтте. Әтинең ятып ял иткән вакыты буламы, авырган вакытымы- өйдә тынлык була иде, без аяк очына гына басып йөри идек. Утын кискән, печән чапкан, өйдә хатын -кызның тавык чүпләп бетми торган эш- барысын да әни эшләгән. Без кул астына иртә кердек: өй җыештыру, кер чайкау, су ташу, өй тирәсендәге башка вак- төяк эш   безнең өстә иде. Әти сәламәтлеккә туймады. Ашказанындагы язвасы тынгы бирмәде. Менделеевск больницасында әнине белмәгән, аңа сокланмаган врач, медсестра булмагандыр.   Үзе турында онытып, әтине кадерләде. 50 яшькә кадәр яшәп булмас, дип әтинең 40 яшен билгеләп үттеләр. Әнинең бер шәп ягын әйтми булмый: ул әти хакына утка да, суга да керергә әзер иде. Әни барында бер генә кеше дә әтигә җайлы- җайсыз сүз әйтергә базмагандыр. Инде, ялгыш ычкындыра калса, минуты белән әнидән җавабын ала, ник әйткәненә үкенерлек итә иде. Мин андый вакыйганы берне генә беләм. Тик әни кебек итеп сөйли алмам дип куркам, шуңа күрә генә язмыйм.

    тулырак

    ___________________________________________________________________________________

    Хәтер. Сугыш елы балалары. 4 кисәк

    Әти белән әнинең алтын туйлары

     

    Артта әти, аның янында әнинең туганнан туган сеңлесе Кәүсәрия апа, бу апаны белмим, Наҗия апа, Мөхәммәтнур абый, хатыны Фәүзия апа, кызлары Айсылу, сеңлебез Вәсилә белән әни

    Әти белән әни кече сеңелем Вәсилә белән

    Әти белән әни оныклары Вадим белән

    Безнең яңа өй. Ул йортны салу- үзе бер тарих.
    Мең газап белән күтәрелгән йорт ул.

    Менә шундый матур кешеләр иде безнең кадерлеләребез.

    Әти армиядә танкист, механик- водитель булган.
    Артта уртада

    Әти белән әнинең туган көнгә безгә рус телендә китап бүләк итә торган бик матур гадәтләре бар иде. Әти аларга бик матур итеп теләкләр яза иде. Ул китапларны без хәзер дә кадерләп саклыйбыз. Рус теленең матурлыгын күрү, аңа  мәхәббәт шул вакыттан килә, күрәмсең. Үзләре дә рус телендә оста сөйләшәләр. 80 яшенә җитеп килгән әниебез Казан врачларына үз авыруы турында сөйләгәч, башта көлеп җибәргәннәр, аннары соклануларын да яшереп тормаганнар.  Барлык кагыйдәләрен саклап, род- падежларын бутамыйча сөйләшә иде. Ижёвка больницасы врач- медсестралары күбесе рус милләтеннән, исән чагында телефоннан шалтыратып та, кунакка да килеп, хәл белешәләр иде. Ык Тамагыннан килеп йөрүче дядя Васяны без үзебезнең туган дип белә идек. Өй ишеген ачып кергән кешегә өйдә ипи- тоз, якты йөз була, чәй эчмичә киткән кешене белмим мин.

           Җырчыларның авылдан авылга йөреп концерт куя, кунып кала торган чор иде. Кечкенә булсам да, Илһам абый Шакировның бездә кунганын хәтерлим. Сеңелем белән икебезне ике кулына алып, аңа “Гүзәлия” җырын, ә миңа “Алия- Гөлия, Гөлия тирәккәем, яшә гөлләр арасында, шул сиңа теләккәем”, дип җырлаганын онытып буламы соң. Хәмдүнә апа Тимергалиеваның әбине куркытканын да языйм инде. Әби каз куып кайткан, ә караватта Хәмдүнә апа “кычкырып” ята. Әби “нәрсә булды, ник кычкырасың” дип йөгереп кергән. Җырчы апа распевка ясый икән. Әни ничек җитешкәндер, олы кунакларын бәлеш пешереп каршы ала, пич коймагы пешереп озатып кала иде.

              Әти бер генә бала үскәнгә, балаларым бер- берсенә иптәш булырлар, дип, 5 бала алып кайтканнар. Безне укытырга, аякка бастырырга бик җиңел булмагандыр. Күп итеп умарта корты  тотулары да шуңа булгандыр. Умарта асрау- җиңел эш түгел. Бал аертканда рамнарын ташып була да, корт аерганда аны курыкмыйча ничек җыясың, ди. Әни өйдә булмаса, курку белмәс кечкенә сеңелем Вәсилә җыя иде аларны. Бал алганнан соң, иң элек әни күчтәнәч итеп Пүләңкәдә (авылның аерылып тора торган урамын шулай атыйлар) яшәүче  Исрафилов Касыйм абыйга илтә.  Туган- тумачага өләшә иде.

     

     Әти белән әни 53 ел парлы гомер иттеләр. Бик матур итеп алтын туйларын бәйрәм иттек. 2007 елның 30 октябрендә, туган көненә 2 атна кала, әтиебез китеп барды. Ничә тапкырлар ямалган ашказаны түзмәде. Мин кайтып җиткәндә операция төгәлләнгән, миңа әти янына реанимациягә керергә рөхсәт иттеләр. Башка вакытта мин аңа “әти, түз инде” дия идем, ул да “түзәм, кызым, түзәм” дип җавап бирә иде. Бу юлы “әти, мин кайтып җиттем”, дип кенә әйтә алдым. Яшәү ресурслары беткән иде анде. Әтинең вафатын бик авыр кичердек. Барыбыз да чирләп алдык. Азатның телефонында әтинең җыры сакланган иде. Шуны тыңлыйбыз да, елыйбыз. Әти бик матур җырлый иде. Районда үткәрелгән үзешчәннәр смотрында бер дә катнашмый калмый иде. Икешәр баянист белән  җырлаганда төшерелгән фотосы да исән.

            Әтисез тормыш бөтенләй башка булды. Әнине кышка авылда ялгызын калдыру безне борчый иде. Бавырына операция ясатканнан соң, без аны көз алып китеп, яз җиткәч өйгә кайтарып куя торган булдык. Абый белән киленебез Халидә гел янында булдылар. Без дә айга икешәр тапкыр кайтып, мунча кертеп, хәлен белеп китә идек. Казанда, Питрәчтә вакытта без дә, оныклары да аның янына еш барып тора идек. Авылда әнинең яшьлек дуслары, аны якын итүче кешеләр күп. Әни исән чакта, без аның белән туган- тумачаны барлап, шәҗәрә эшләргә өлгердек. Намазга әле басмасак та, догалар өйрәнә башладык. Без ураза тотканга бик тә сөенә иде, мәрхүмкәем. 2018 елның 5 февралендә, коточкыч буран көнне, әниебез дә безне калдырып китте. Кызым Алсу беркөнне әйтеп куйды: “Әби исән чакта керпегә охшаган иде, үлгәч тә онытмасыннар дигән кебек, шундый көнне китеп барды” ди. Чынлап та куркыныч көн булды ул. Мин әнинең баш очында, ике сеңлем аяк очында утырып, белгәннәребезне укып, соңгы минутына кадәр янында булдык. Кызым 4 яшьлек кызы белән такси яллап та, Вәсилә апасының өенә кадәр килеп җитә алмады, күтәреп килде. Ике машинада өч кызы,улы,бер кияүе (Фәрит алдан кайтып китте,юллар ачасы да бар бит әле) көч- хәл белән Турайга кайтып җиттек. Казанда җыелган оныклары аптырашып, без әбине озатырга кайтмыйбызмыни инде, дип, моңаеп калдылар. Без аларның тормышын да куркыныч астына куярга теләмәдек. Аллага тапшырып кына юлга чыктык. Әни искиткеч кеше иде безнең. Авылыбызның имамы Флүрне бик ярата, хөрмәт итә иде. Аңа хат язып калдырды. Мин бер кайткач “Кызым, бу хатны Флүргә бирерсең”, диде. Хатында да безне уйлаган бит ул. Балалар үзләре генә кала, мине озатканда булышырсың, дип язган. Әби- бабайларның борынгыдан килгән йолалары буенча, әнинең 3,7,40, елына,  быел 2 елына Корьән ашлары уздырдык. Әниебез әйтеп калдырган васыятьләрне үтәргә тырышып яшибез. Туган нигезне, бер- берегезне ташламагыз, ди торган иде. Кирәк вакытта кайтабыз, җыелышып хуҗалыктагы эшләрне бергәләшеп эшлибез. Узган ел кайтып әти- әнинең,әбиләрнең, бабайның, Наҗия апаның каберләрен рәтләдек. Матур чәчәкләр утырттык. Наҗия апа гомеренең соңгы елларын Турайда әти белән әни тәрбиясендә үткәрде. Фәлимә апа белән Мөхәммәтнур абый гына Нагорный бистәсе зыяратында яталар. Азат белән Вәсилә әнине Фәлимә апаның каберенә дә алып бардылар. Ул инде бик эчтә калган, ялгыз гына керергә куркыта. Улыбыз Вадим да Мөхәммәтнур абый каберенә барып йөри. Алар безне күрәләрдер, сөенеп яталардыр дип үзара сөйләшәбез. Әти күп еллар дневник алып барган иде. Хәзер шуларны әкренләп укыйбыз. Китаплар арасыннан килеп чыккан кәгазь кисәкләре дә безнең өчен тарих. Әтинең безгә язган ике хатын, военный билетын саклыйм. Мөселман календарьлары арасыннан әни язган дога чыкты. Берсен язган да, барыбызга да өләшергә дип 4 экземпляр ксерокопия ясаткан. “Ислам дине йолалары” дигән китапны да барыбызга да алган. “Хәтер китабы”н да бишебезгә дә әзерләп куйганнар. Алар безнең күңел байлыгы турында бездән алда кайгыртып куйганнар.

            Тиздән Бөек Җиңүнең 75 елын билгеләп үтәргә җыенабыз. Минем өчен ул иң авыр бәйрәм. Әти исән вакытта да, бәйрәм белән котлап шалтыраткач, әти “нинди бәйрәм инде ул, кызым, әйдә бабаңнарны искә алыйк”, ди торган иде. Ул көнне мин тышта берәр эш табарга тырышам. Сугыш турында кино да карый, җыр да тыңлый алмыйм. Күз алдына әни, аның туганнары, әтинең тормыш юлы килеп баса да, ул каһәр төшкән сугыш булмаса, аларның язмышы башкача булыр иде, дигән уй йөрәкне өтәли. Безнең ике бабайга да “Хәбәрсез югалган” дигән язу килгән. Әти күп еллар аларны эзләп карады, тик бернинди дә хәбәр булмады. Интернетта “Память народа” сайты булгач кына беркадәр мәгълүмат күренә башлады. Безнең Кукмара районы Зур Сәрдек авылына “Снежный десант”, КФУның музей җитәкчесе Черепанов килде. Харис “Бер хәбәр булмас микән,- дип бабайларның исемнәрен язып алып барды. Хәким бабайның 1942 елның 27 февралендә һәлак булуы, Смоленск өлкәсе Велиж районы Будница авылында җирләнгәне билгеле булды. Урынын Аллахы Тәгалә оҗмахның түреннән итсен. Ә безнең әле алар каршында үтисе соңгы  бурычыбыз: Хәким бабайның каберенә зыярат кыласыбыз бар.

         Әти белән әни бик матур яшәделәр. Төрле вакытлары булгандыр инде, тик минем алар кебек бер- берсен яраткан кешеләрне кинода гына күргәнем бар. Кешеләргә күрсәткән яхшылыклары, рыясыз, киң күңелле булганнары өчен Аллахы Тәгаләнең бүләге булгандыр ул мәхәббәт. Бик тә бәхетле  булдылар алар. Әти оныкчыкларын күрә алмаса да, 8 оныгын күреп бәхетле иде. Әни 9 оныгы, 7 оныкчыгына куанып яшәде. 4 оныкчыгы карт әбиләрен шактый вакыт юксынып йөрделәр, әле дә онытмыйлар, нинди генә фотосүрәттә күрмәсеннәр- таныйлар.

          Кадерле әтиебез белән әниебез турында язмамны төгәлләп киләм. Мин аны бик озак яздым. Әни сөйли иде, ул йокларга яткач, мин яза идем. Я өйдә кеше югында яздым, минем күз яшьләре белән язып утырганны беркем дә күрмәсен, дидем. Балалар, оныклар әби- бабаларын онытмасыннар, каберләренә эзне суытмасыннар, алар кебек батыр, туган җанлы булып үссеннәр, авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнсеннәр дип яздым. Без барыбыз да әти- әниебезгә сокланып, алар белән горурланып, сагынып- юксынып яшибез. Үзебезгә дә аларныкы кебек матур гомер юлы үтәргә Аллахы Тәгалә насыйп итсен.

    тулырак

    ___________________________________________________________________________________

    Лутфиева Шамсия

     

    _____________________________________________________________________________

    Нигматуллина Хамдениса

    Родилась в 1928 году. Всю свою жизнь посвятила сельскому хозяйству.
    Хамдениса Минтазетдиновна со слезами на глазах вспоминает годы войны:
    – Работать начала в 15 лет. Научилась запрягать и корову, и быка. В то время в Бизяках было два колхоза – имени Сталина и имени Ворошилова. Наши будни проходили в трудовых соревнованиях, целью которых было  приближение Победы.
    В мирной жизни Хамдениса апа продолжала трудиться на совесть, за что пользовалась уважением и любовью родных и односельчан.
    Награждена медалями «За доблестный труд в великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» и другими. 

                                  (Бессмертный полк Менделеевского района)

    _______________________________________________________________________________________

    Тухватуллина Гульфания

     

    ______________________________________________________________________________________

    Тухватуллина Мардитзя Гатаулловна

     

    Родилась в 1919 году в деревне Бизяки Бондюжского района ТАССР.
    Несмотря на то, что отец был участником Гражданской войны, семью раскулачили, пришлось покинуть родную деревню. Жили в землянках, отец с матерью работали на разгрузке плотов в Тихогорском порту, Мардитзя на костре готовила пищу. Зимой они вынуждены были скитаться по чужим людям.
    – Добрый, хороший русский народ. Соседи не дали умереть, приютили и кормили, – вспоминает Мардитзя ханум.
    Сначала умерла мама, отец привел мачеху, а в 1940 году умер глава семьи. Но это было далеко не последнее испытание в жизни юной Мардитзи. Впереди была война.
    В 1942 году она устроилась санитаркой в Тихогорский медпункт. В Казани прошла курсы дезинфекторов и получила удостоверение с правом производить дезинфекционную работу под руководством врача.
    Вопросы санитарии и гигиены в годы войны были на особом контроле.
    – В районе были страшные эпидемии септической ангины, туляремии, голод, ели все, что можно, в результате чего было много отравлений со смертельным исходом, – вспоминала Мардитзя Гатаулловна.
    Мардитзя ходила по району, обслуживая 46 деревень, с огромным баком для дезинфекции за спиной. Иногда выделяли лошадь, но чаще всего приходилось ходить пешком. Чего только не увидела она за эти годы – крайнюю нужду, больных, голодных детей, обессиленных матерей. И каждому она помогала не только по долгу службы, но и по зову сердца.
    Дезинфицирующих средств не хватало, и ее направили в Казань.
    – С 30-литровой бутылью в  корзине приехала в республиканскую санэпидстанцию. Склад находился за Казанкой, и дорога шла через кладбище. Какие только молитвы знала, читала, проходя мимо. На складе получила 30 литров лизола, но этого было недостаточно, – рассказывает ветеран. – Транспорта не было, до трамвайной остановки наняла одного попутчика за три рубля. Квартировала в чулане хозяйки дома, недалеко от Кремля. Стала просить другие средства, добилась, выдали дуст, мыло К. На пароход с таким большим грузом не пропустили бы, отправили на баржу, которая ходила раз в сезон. Пришлось придумать и сказать, что это аптечный и больничный грузы.
    Следующим местом ее работы стала общественная баня, в которой в годы войны был санпропускник. Работники санэпидемстанции осматривали каждого посетителя, прежде чем пустить его в общее отделение. При необходимости проводили обработку от вшей, чесотки. Работали специальные камеры, где высокой температуре подвергали одежду с целью профилактики сыпного тифа.
    Всю жизнь проработала М.Тухватуллина в районной санэпидстанции, вырастила и дала образование дочери Сание, помогала растить внучку Динару.
    Мардитзя Гатаулловна прожила долгую, полную испытаний жизнь и, тем не менее, считала себя счастливым человеком, потому что дарила окружающим добро и заботу.

     Менделеевский краеведческий музей

    _______________________________________________________________________________________

    Азина Рима 

     _______________________________________________________________________________________

    Альта Мәхмүтова

    Бөтен илдә Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгына әзерлек бара: төрле чаралар үткәрелә, истәлекләр яңартыла. Безнең сайт та, җиң сызганып, бу эшкә кушылды - сугышта катнашкан авылдашларның тулыландырылган исемлеген, сугыш чоры балаларының истәлекләрен урнаштыра. Мин дә сугыш чоры баласы. Миңа да истәлекләремне бирергә тәкъдим ясалды. Башта мин, “истәлекләрем китапларда басылды” дип, тәкъдимне кире каккан идем. Ләкин бераз уйлангач, “Бәзәкәм, туган бишегем” китабында бирелгән  хатирәләремне, берничә өзек  итеп, сайтка да җибәрергә булдым.

    Альта Мәхмүтова. 

     Сугыш башланды.

    Уйланыйк үткәннәр хакында:
    Кемнәр без,
                кемнәр сез
    Аяз күк астында?
    Тын калыйк һәйкәлләр каршында.
    Сиңа да,
                миңа да
    Тарихны калкыту
    Хәтерне барлаудан башлана.

    Марсель Галиев

       Ике тарихи көн – 1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Бу ике дата арасында – буыннар хәтеренә мәңгегә уелып кергән хәтәр 1418 көн... Ул  көннәрне кичергән буыннарның истәлекләрендә гына түгел, аларның дәвамчылары хәтерендә дә саклана бу көннәр. Югыйсә, “Сугыш эзләре буйлап”, “Георгий тасмасы”, “Үлемсез полк” кебек хәрәкәтләр тумас та иде...

    Сугыш... Бөек Ватан сугышы... Һәркем үз тормышын үзе яшәгән кебек, сугышны да ул үзенчә хәтерли һәм үзенчә тасвирлый. Кешеләрнең – ул кырыс елларны кичергәннәрнең дә, сугыштан соң күп еллар узгач туганнарның да – бу сугышка булган мөнәсәбәте дә үзләренчәдер дип фаразларга була. Ләкин үз тормышларын жәлләмичә, фронтта да, тылда да чиктән тыш хезмәт күрсәтеп җиңү көннәрен якынайткан миллионнар хакындагы изге хәтер мәңгегә сакланыр дип ышанасы килә...  

    Минем дә сугыш һәм аның башлануы хакында үз истәлекләрем. Тормышны кинәт кенә үзгәрткән 22 июнь көне... Миңа әле яңа гына дүрт яшь тулса да, мин бу көнне барлык детальләре белән хәтерлим кебек. Якшәмбе көн. Без өйдә. Әни безнең белән – мин һәм әле яңа гына бер яше тулган сеңлем Алиса белән маташа. Радиодан акрын гына ниндидер көй агыла. Кинәт кенә музыка өзелә, куркыныч калын ир-ат тавышы ишетелә. Әниебез агара, иреннәре тавышсыз гына “Сугыш” ди, безне икебезне берьюлы кочагына ала. Ә без икебез дә шунда ук кычкырып елый башлыйбыз. Күрәсең, безне радиодан килгән таныш булмаган тавыш, әнинең төсе үзгәрүе куркыткан, шомга салгандыр. Һәм без, бер нәрсә дә аңламасак та, дәррәү елый башлаганбыздыр. Бу минем беренче хатирәм.

    Сугыш башланган көннәр минем истә болай калган: урамда кеше бик күп, “зур абыйлар”, берничә җирдә җыелып, кызу-кызу сөйләшәләр. Егетләр, төркем-төркем тарантас һәм арбаларга утырып, гармуннарда уйнап һәм кычкырып җырлап, урамның очыннан-очына узалар. Миңа бу бәйрәм кебек тоела. Бәйрәмнәрдә генә кешеләр җыела, гармунда уйный, җырлыйлар ич. Бар кешегә дә бик күңелле булырга тиеш, ләкин апа-әбиләр көлешми дә, сөенми дә, киресенчә, бик күбесе җылый, күзләрендә яшь. Мин моны аңлый алмыйм, әнидән сорыйм. Әнием миңа аңлата – безнең авылдан бик еракта сугыш башланган икән, урам буйлап җырлап йөрүче егетләр бәйрәм итмиләр, безне дошманнардан саклар өчен фронтка китәр алдыннан, шулай авыл белән саубуллашалар икән. Шулай мин яңа куркыныч сүзләр белән таныша башладым – сугыш, дошман, фронт һ.б.

    Әнием истәлекләреннән: “Без Гитлер Германиясе белән сугыш, һичшиксез, булачагын белә идек тә кебек, ләкин хөкүмәтебез, ничек булса да, илебезне сугыштан саклап калыр дип өметләнә идек. 1941 елның 14 июнендә “тиздән сугыш башланачак” кебек имеш-мимешләрне кире каккан ТАСС Белдерүе барлык гәзитләрдә басылып чыккач, өметләребез ныгый башлады. Бу белдерүдә Германия һәм Советлар Союзы үзара сугыш башламау хакында 1939 елда төзегән Договорның какшамас булуы, Германия илебезгә каршы сугыш башларга җыена дигән сүзләрнең нигезсез булуы турында язылган иде. Мин бу Белдерүне хәзер дә бик яхшы хәтерлим, чөнки миңа аны атна буена укытучыларга, авыл активына, колхозчыларга аңлатырга туры килде. Һәм нәкъ бер атнадан соң сугыш башланды...”.

    Сугыш башлануы турындагы тагын бер хатирәм әтине һәм Шәриф абыйны фронтка озату белән бәйле. Башта Шәриф абыйны озаттык. Әтинең бердәнбер улы Шәриф абый (1923-2001) 1941 елның җәендә, нәкъ сугыш алдыннан, Алабуга педтехникумын тәмамлаган. Алабуга военкоматына теркәлгән абый сугышка да Алабугадан китте. Аны озатуны мин яхшы хәтерлим. Аны һәм дусларын әти Алабугага кадәр озата барды. Үзе белән ул мине дә алды (әнинең әти-әнисе Алабугада яшиләр иде, күрәсең, ул мине аларга кунак итеп алып баргандыр). Без ике тарантаста әрәмә аркылы бик озак бардык. Төн җитте, күктә тулы ай йөзә, шуңа күрә бик якты һәм җылы да. Мин йоклап та алдым, уяндым да, тагын йокладым, ә без бардык та, бардык. Бу вакыйга 7-8 август төнендә булганын мин соңрак ачыкладым. Ә иртә белән Шәриф абый, безнең белән хушлашып, сугышка китте.

    Әтине шулай ук җәй көне озаттык. Бер төркем авылдашлары белән әти 25 августта киткән икән. Әти хушласа алсын өчен мине ул көнне бакчага илтмәделәр. Өйдән чыгып киткәндә, патефонда әтинең яраткан “Салкын чишмә” һәм “Каляу Гайшә” көйләре язылган пластинка уйнап калды (шул вакыттан бирле бу ике моңлы көй әтине сугышка озаткан көйләр булып калды; аларны ишеткәндә хәзер дә минем күңелем әрни). Без чыгып арбага утырдык. Әни һәм башка хатыннар ирләрен Озын Тау пристанена кадәр озата баралар икән. Әни мине алып бармавын әйтте. Мин бик нык җыладым, әтиемнән аерыласым килмәде. Басу капкасы – зират янында  китүчеләрне озатырга халык җыелган. Тәрбиячеләр бакчадан балаларны да алып чыкканнар. Әни һәм тәрбияче Фәйрүзә апа мине көчкә әтидән аерып алдылар, мин җылап калдым...

    Бөек Ватан сугышы вакытындагы Бәзәкә  хәлләрен  тасвирлауны мин бар кешеләрне дә тетрәндергән зур фаҗигага бәйле үземнең балачак тәэсирләремнән башлап җибәрдем. Сугыш чоры хакында күпме генә язылса да, аз булыр, чөнки әле бүген дә аның ачылмаган, өйрәнелмәгән яклары җитәрлек. Бу еллардагы авылыбызның яшәешен мин, ул чорда яшәгән кеше буларак, үземнең балачак тәэсир-истәлекләремне, зурларның хатирәләрен, архивлардан алган фактик материалны да кулланып, язарга булдым.

    Абыем Мәхмүтов Шәриф хатирәләреннән: “Мин яңа гына Алабуга педтехникумын тәмамлаган идем. 21 июнь, шимбә көнне безгә дипломнар тапшырдылар, һәм без, бер төркем егет (безнең укыган төркемебездә гел егетләр генә иде) Тойма буендагы болыннарга куна чыгып киттек. Су кердек, балык тоттык, учаклар яктык, учакта бәрәңге пешердек, җырладык, уйнадык, шаярдык... Икенче көнне шәһәргә кайткач, сугыш башланганын белдек. Без бөтенебез бергә, башта техникумга кагылдык, аннан военкоматка киттек. Анда бик күп кеше җыелган, кайбер егетләрнең кулларында котомкалары да бар – алар инде бүген үк сугышка китәргә әзер булып килгәннәр. Бик озак, нәрсә көткәнне дә белмичә, шунда тордык. Соңрак безнең янга военком чыкты, Германиянең безнең илгә кинәт һөҗүм итүен сөйләде, обстановканы аңлатты һәм өйләребезгә таралышырга, ә иртән, дүшәмбедә, эшләгән һәм укыган урыннарыбызда булырга кушты. Техникумда безне, диплом алган егетләрне аерым җыйдылар, хәзергә 1905-1918 елда туганнарның гына армиягә чакырылуы хакында аңлаттылар, калганнарга туган өйләренә кайтырга киңәш бирделәр”.

    Шулай әле 18-не тутырырга гына җыенган (ул 1923 елның 2 июлендә туган) Шәриф абый авылга кайткан. Авылда аның яшьтәшләре дә берсе дә чакырылмаган була әле. Һәм ул, әтиләр белән киңәшеп, сугышка кадәр планлаштырган Березняк шәһәренә әтинең сеңлесе Нурнида апаларга кунакка китеп барган. Алай-болай ул югында повестка килсә, әти телеграмма сугарга тиеш булган. Ләкин Шәриф абый повесткага кадәр кайтып өлгергән. Алабуга военкоматыннан повестка август башында килгән. Абыйны армиягә озату турында мин үз хатирәләремне язган идем инде. Шуңа өстәп, Шәриф абыйның дусты белән төшкән фоторәсем артына язган сүзләрен китерәм: “Без бу карточкага сездән аерылгач сәгать 3тә төштек, 8-е көнне. Ә бүген, 9 августта иртән барып алдык. Мин бу карточканы шуның өчен төштем, әгәр исән йөреп кайта алмасам, сезгә истәлек булып калсын өчен. Югалтмагыз, ертмагыз, рам эченә куегыз. Улыгыз Мәхмүтов Шәриф, 9 авг. 1941 ел”. Бу  рәсемне алганнан соң абыйларны, пароходка утыртып, сугышка озатканнар.

    (Дәвамы бар).

    _____________________________________________________________________________________

    Альта Мәхмүтова

    Сугыш елларында. Икенче өзек

     Барлык халык (укытучылар да) кебек, әни дә бик күп эшли иде. Сеңлем белән мин аны күрми дә идек. Әни (Вәлиәхмәтова Рөкыя) истәлекләреннән: “Әтиегезне озатканнан соң мин дүрт кыз бала белән калдым. Олылары – сезнең апаларыгыз Наҗия белән Рәмзия – мәктәптә укыйлар, Альта балалар бакчасына йөри, ә кечкенә Алиса – өйдә. Аны күршедә тора торган Бәдәр апагыз карады. Әтиегездән хат-хәбәр юклыгы бик борчый: аның юлдан бер генә хаты килде дә, башка бер хәбәр дә булмады... Мәктәптә эш бик күп: ир-ат укытучылар бер-бер артлы сугышка китеп тордылар, алар укыткан фәннәрне кемдер укытырга тиеш. Ир-ат укытучыларны (ә алар мәктәптә күпчелек иде) без – хатын-кызлар алмаштырырга тиеш булдык. Беренче чиректә берничә мәктәп директоры һәм завуч алышынды (аларны РОНО билгели генә, военкоматтан повестка килеп, сугышка китеп баралар). Шуннан соң мине завуч, Гөлсем Гайнуллинаны директор итеп куйдылар. Без, киткән ир-ат укытучылар урынына, мәктәпне бетергән берничә кызны чакырдык, хәтта унынчы класс укучылары да укытты”.

    Әни сөйләвенчә, 1941-1942 елгы кыш бик салкын булган, колхоз бакчасындагы һәм өйләр янындагы бакчалардагы алмагачлар, шулай ук безнең бакчадагылар да, өшеп беткән. Зәмһәрир суыклары белән килгән кырыс кыш, сугыштан килгән хәбәрләрнең кырыслана баруы, көзен хәзерләнгән азык-төлекнең язга таба бетә башлавы халык күңелендә төшенкелек тойгылары уяткан, коточкыч кайгыларны арттырган. Шулай да бу кыш ачлык башлану белән түгел, беренче сугыш кышы булуы белән халыкны күбрәк өркеткән, чөнки хуҗалыкларның күбесендә язга кадәр җитәрлек запаслары булган әле. Кешеләр түземсезлек белән язны көткән, яз килгәч барысы да рәтләнер, җиңү дә килер, ашавы да табылыр кебек тоелган аларга. ...

    Тагын кыш җитте. Бер көнне әни, колхоздан ат һәм ярдәмчеләр алып, Кама аръягына утынга чыгып китте (аннан укытучыларга утынга дип хәзерләнгән бүрәнәләр җибәрәләр иде). Алар бик соң кайттылар, без инде куркып та, ачыгып та беткән идек. Әни безне тынычландырып, ашатып, йокларга яткырды. Төн уртасында бик каты итеп капка дөбердәүдән уянып киттек. Әни, тиздән кайтасын әйтеп, чыгып китте. Алиса белән без икәү, бер-беребезгә сыешып, тагын әнине көтә башладык... Сыерыбызга бүреләр өере һөҗүм иткән булып чыкты (капка ачык калып, сыер чыгып киткән, аны эзләүче булмаган; кич кайткач, әни бераз эзләп караган, таба алмагач, иртәгегә калдырган. Сыер басуга чыгып киткән булган, төнлә аны бүреләр куа башлаганнар; ул басу капкасы төбенә кадәр кайтып җиткән, ләкин капка бикле булып, ул аны үтә алмаган. Бүреләр өере урап алган сыерны каравылчы күреп, ничектер аларны куып җибәрә алган). Өйгә сыер үз аягы белән кайтты, ләкин аның җилене өзгәләнгән булып, сыерны суярга, иткә тапшырырга туры килде. Шулай 1943 ел башында без сыерсыз калдык. Сугыш чорында моның нәрсә икәнен аңлатып тору кирәкми.

    1943 елның языннан әниебез колхоз эшенә чумды. Без аны тагын сирәк күрә башладык - кайбер кичләрдә генә алар безнең өйдә бригадир Фәйрүзә апа Гыйлфанова белән икесе нәрсәдер язып-сызып утыралар иде.

    Без сеңлем Алиса белән гел бергә. Иртән мин бакчага китәм, ә сеңлем Мөхәммәтҗанова Әдияттәйнең кызлары Гамилә яки Гайшә белән я бездә калалар, я алар аны үзләренә алып китәләр иде. Мин бакчадан соң аларга барам, Алиса минем карамакка күчә. Без икәү өйгә кайтып китәбез, анда әниебез хәзерләп калдырган ризыкны ашыйбыз (ул, гадәттә, иртәдән калган кабыклы бәрәңге, ипи, кайчак сөт була), аннан, әни кайтканчы, үз көнебезне үзебез күрәбез – уйныйбыз, укыйбыз, арсак, ятып йоклыйбыз... Безнең гаилә ачлыктан интекмәсә дә (укытучыларга ай саен азык-төлек паегы бирелә иде), безгә дә аның белән танышырга туры килде. Ләкин ул әни өйдә безгә ашау хәзерләп калдыра алмаганда гына була иде.

    Әни, эштән кайтып, өй эшләрен карый (ашарга пешерә, сыер сава һ.б.), безне ашатып йокларга яткыра да, үзе тагын эшкә китә (газет чыгару, концерт хәзерләү һ.б.). Ул елларда бер безнең әни генә түгел, бөтен кеше (үсмерләрдән алып картларга кадәр) шулай гел эштә була иде. Язның беренче көннәреннән кышка кадәр эшкә яраклы бер кешене дә өендә табып булмый – колхоз эшендә булмаса, әрәмәдә утын-печән хәзерли, гөлҗимешен-баланын җыя һ.б.

    Шул ук 1943 елның бер язгы көнендә әни, колхоздан сатып алып, ачлыктан күтәрәмгә калган, аягында көчкә басып тора торган бер тана алып кайтты. Без аңа элеккеге сыерыбызның исемен бирдек - Манька дип атадык. Ул шул кадәр ябык, тире белән сөяге генә калган, ашарга да көче юк, алдына куйган печән-саламны да берәмтекләп кенә ашый. Ул акрынлап тазарды, зурайды, икенче кышка безгә бозау да алып кайтты, сөт бирә башлады.

    Сугыш еллары исемә төшкәндә, 1942-1943 ел кышы миңа, шулай да, иң авыр кыш булган кебек тоела. Әтидән элеккечә бер хәбәр дә юк, әни бик борчыла. Ул военкомат аркылы эзләтеп тә карады, “хәбәрсез югалган” дигән хәбәр генә алып кайтты. Әлбәттә, үзләренең сугыштагы якыннары өчен борчылу һәр өйдә, һәр гаиләдә сизелә иде. Көз һәм кыш көннәрендә иртә караңгылана, әни дә өйдә күбрәк була иде. Кичләрен безгә күрше апалар җыела: килгән хатны укырга яки фронтка хат язып җибәрергә, хәбәрләр алышырга яки фронтка җибәрер өчен оекбаш-бияләйләрне бергәләп бәйләргә.

    Авылда электр уты юк, йортлар керосин лампалары белән яктыртыла, ә керосинны, лампа фитильләрен һәм куыкларын табуы бик авыр. Керосинны кибеттән укытучыларга, анда да бик азлап кына, саталар, ә базарда бик кыйбат, колхозчыларның алырга акчалары юк. Шуңа күрә күрше өйләрнең күбесендә кичләрен яктылык казан астындагы күмердән яки айдан гына төшә иде. Күршеләр кич утырырга кергәндә, әни зур лампаны кабыза. Күршеләр үз яңалыкларын әнигә сөйли, кайгыларын уртаклаша. Мин, утның яктылыгыннан файдаланып, бер почмакта китап тотып утырам (мәктәпкә әлегә йөрмәсәм дә, инде шактый калын китаплар укыйм), ләкин олыларның сүзләре дә кызык, мин  аларның сөйләшүләрен тыңларга яратам.

    Әниебез борчулы апаларны тынычландырырга тырыша, ирләре, уллары табылачагын, озакламый тагын хатлары киләчәген сөйли (миңа ул, бу сүзләре белән, үзен дә тынычландыра кебек тоела). Сүзләрен куәтләгән кебек, ул шкаф башыннан ак сөлгегә төрелгән китабын ала, фал ача: китапны кайдан туры килсә, шуннан ачып, нәрсәдер кычкырып укый да, апаларга аңлата. Аныңча, китаптагы сүзләр дә алда бар да яхшы булачагын күрсәтә, авыр вакытларны ничектер уздырып җибәрергә, авырлыклар, билгесезлек алдында бирешмәскә генә кирәк, ди ул. Әнинең фал ача торган китабы – Габдулла Тукай шигырьләре. Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан белеп тә, әни бу китапны еш кулына ала иде – кешеләр алдында да, үзе генә булганда да. Мине бу бик гаҗәпләндерә. Мин, әлбәттә, әнидән сорамыйча калмадым: “Нигә син бу китапны гел укыйсың? Син аны яттан беләсең ич!”. Әнинең җавабы: кирәк чагында тиешле юллар шунда ук искә төшми, ә китапны очраклы рәвештә ачып укысаң, Тукайның беренче җөмләсе үк җавап табарга ярдәм итә. Әнинең шкаф өстендә сөлгегә төреп тота торган тагын бер китабы бар иде. Аны ул бик сирәк, кеше югында гына, кулына ала. Мин, әни бу китапларны, укый алмасам да, шкаф өстенә миннән яшерә, дип уйлый идем.

    1943-44 елгы кышны мин берөзлексез барган озын кич кебек хәтерлим, чөнки алар бер-берсен кабатлый иде: безгә, үз кул эшләрен тотып, күршеләр җыелган була; зур лампа кабызыла, кем эрли, кем бәйли. Башта авыл хәбәрләре сөйләнә, фронттан алынган хатлар укыла. Әни фронт хәлләре хакында сөйли, аннан соң, миңа газет биреп, үзе күрсәткән җирдән кычкырып укырга куша да, үзе дә бәйләргә утыра. Ул кышны солдатлар өчен бияләй-оекбашлар бик күп бәйләнде. Бер мәлне гел өч бармаклы бияләй бәйләделәр: берсе баш бармак өчен, икенчесе имән бармак өчен, өченчесе калган өч бармак өчен (алай мылтыктан ату җиңелерәк була икән). Минем дә шундый “ата торган” бармакны бәйлисем килә. Күп кенә ялынганнан соң, мине энә тотарга өйрәткән күрше үсмер кыз Зафира апа (бу кич утыруларда ул да була иде) миңа үзе бәйләгән бияләйгә имән бармак өчен булган бүлемне бәйләргә бирде. Зурлар бер кичтә бер пар бияләй бәйләсәләр (артыгырак та булгандыр), мин кич буена шул бармакны бәйләдем. Бәйләп бетерә алгач, күпме сөенгәнемне хәзер дә ачык хәтерлим. Ә инде Зафира апа бияләй эченә: “Бу бияләйне бәйләргә Альта исемле алты яшьлек кыз булышты, ул сугышчы абыйсына төз атуын, җиңеп тиз өенә кайтып җитүен тели”, - дигән язу салгач, минем горурлыгым чиктән ашты.

    Дәвамы бар.

    ___________________________________________________________________________________

     Альта Мәхмүтова

     

    Исмәгыйль Бәхтегәрәев                                                Хәмдениса һәм Зафира Бәхтегәрәевалар

    Балачак хатирәләре. Өченче кисәк

    Балачакта откан әкиятләрнең
    Азагы бит әле бетмәде:
    Сагындыра туган авылымның
    Балачакта калган көртләре.

    Рашат Низами

    1943 елда безнең күршедәге өйгә Исмәгыйль абзый һәм Хәмдиттәй (Хәмдениса) Бәхтегәрәевләр күчеп килде. Алиса һәм мин аларның кечкенә җылы өйләрендә бик тиз сыеныр урын таптык. Безнең өебез зур, салкын, кеше юк, ә аларда һәрвакыт кемдер өйдә була иде. Исмәгыйль абзый гел диярлек өйдә. Ул 1943 елны, сугышта яраланып, озак кына госпитальдә ятканнан соң инвалид булып кайтты. Ул еш чирли, шулай да өендә эшли, промартельгә кәрзин, халыкка чабата үрә. Шуңа күрә аларның кечкенә генә өйләрендә юкә кабыгы, талчыбыкның тәмле исе аңкып тора. Мин Исмәгыйль абзыйның эшләвен карарга яратам (ул шул кадәр пөхтә, җиңел эшли, кулына күз иярми, син үрергә тотынсаң, синең кул астыннан да шундый ук матур чабаталар килеп чыгар кебек!). Хәмдиттәй һәм аларның үсмер уллары Зәки абый колхоз эшендә я әрәмәдә булалар, өйләренә кич кенә кайталар. Ә кызлары Зафира апа (ул миннән 7-8 яшькә олырак иде) мәктәптә укый, мәктәптән соң өй эшләрен эшли, әтисенә ярдәм итә. Нәкъ менә Зафира ападан мин бәйләргә һәм башка күп кенә көндәлек эшләргә өйрәндем. Аның ярдәме белән мин хәтта мичкә ягарга өйрәндем һәм алты-җиде яшемдә беренче тапкыр плитә өстендә аш та пешердем. Ул аш тәмле булгандырмы, юкмы, әйтә алмыйм, ләкин без аны ашадык, ә әни әле мактады да. Ләкин шунда ук ул миңа, янгын чыгу мөмкинлеге хакында аңлатып, зурлардан башка мичне кабызуны катгый тыйды.

    Безнең тыкрыктан чыкканда уң якта Ясәви абзыйлар яши, сулда - Гайшә әбиләр йорты. Гайшә әби сугышка дүрт баласын да озаткан – Галиәхмәт, Хуҗахмәт, Минәхмәт абыйларны һәм Нәгыймә апаны. Аның белән кызы Мәчтүрәттәй һәм оныгы Вафира апа яши. Аларга каршы якта Рәхимәттәй берүзе яши (энесе сугышта, балалар юк). Рәхимәттәйнең бакча почмагында җәйләрен безне бик кызыктыра торган зур шомырт агачы үсә, кайчак малайлар аны селкетеп шомыртын коялар (ә без аны җирдән җыеп ашыйбыз – авызлар камаша, иреннәр зәп-зәңгәр була...).

    Аның белән рәттән дүрт баласы – Хәдичә апа, Фәйрүзә, Фәния, Шәрипҗан белән - Гайшәттәй Кәримова яши. Кечкенә генә гәүдәле, ябык кына бу хатынның, ире Галиәхмәтне сугышка озатканда, Хәдичә гына кул астына керә башлаган булгандыр. Фәйрүзә миннән, Фәния Алисадан берәр яшькә олырак иделәр. Улы Шәрипҗан исә әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән. Гайшәттәй ирен күрү бәхетенә ирешә алмады – Галиәхмәт абзыйның Сталинград сугышында һәлак булуы хакында хәбәр килде. Шундый зур кайгыга карамастан, Гайшәттәй элеккечә кайгыртучан, гадел, шат күңелле булып калды, һәрвакыт сугыш чоры балаларының күңелен күтәрергә нәрсә булса да уйлап таба иде. Үз балаларына нәрсә ашатырга белмәгән иң авыр көннәрдә дә ул безне дә кайгыртырга өлгерә иде, балаларына нәрсә бирсә (бәрәңге кәлҗемәсеме ул, юа боткасымы, балтырган ашымы), шуны безгә дә бирергә тырыша иде. Дистәләгән башка күршеләрем-авылдашларымның исемнәре дә бүгенгедәй минем хәтеремдә саклана. Беренче карашка кырыс күренсәләр дә, алар үз балаларына гына түгел, безгә дә бетмәс-төкәнмәс эш арасында күз-колак булырга вакыт табалар иде.

    Авыл халкына (ә сугыш елларында ул, нигездә, хатын-кыз, бала-чага һәм карт-коры) авырлыклар иртәдән кичкә кадәр авыр эшләр башкарудан гына тормаган; аңа ачлыкны да, суыкны да, төрле авыруларны да үз җилкәсендә татырга туры килгән. Ләкин, әлбәттә, иң авыры фронттан хәбәр көтү булгандыр. Күршедәге карт әбиләр, яз җитә башлагач, җиңел сулап куялар иде: “Кышны да уздырдык. Алла теләсә, хәзер җиңелерәк булыр: төрле үләннәр җыярбыз, тартып-сузып булса да, җиткерербез. Ә анда сугыш та бетәр, безнекеләр дә кайтыр, алла бирсә, элеккедән дә яхшырак яшәрбез”. Яз җитү белән (әле кар да эреп бетмәгән була), күрше яшүсмерләр, бәләкәй көрәк, пычак, чиләк һәм капчыклар алып, басу-кырлардан кар астында кыш чыккан өшегән бәрәңге җыярга китәләр иде. Дистәләгән чакрымнар узып, күрше авыл кырларына да барып чыгалар, кайда нәрсә тапсалар, шуны җыеп кайталар иде (бәрәңгенең бик вагы да калмый, өшегәне дә, черегәне дә эшкә ярый). Аны юлда ук очраган бозлы суда юалар, өйгә кайткач, бик яхшылап эшкәртеп, бәрәңге кәлҗемәсе пешерәләр иде. Ә инде җәйгә таба, апрель-май айларында төрле үләннәргә чират җитә: кычыткан, алабута, юа, балтырган, кузгалак – берсе дә калмый...

    Күрше йортларда балалар күп (гомумән, һәрбер йортта, иң кимендә, 2-3 бала үсә торган чор бу). Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкка карамастан, без күп вакытыбызны урамда уйнап уздырабыз. Нинди генә уеннар юк иде безнең – җәй көннәрендә качышлы, куышлы, “чирталы” (классики), “саңгырау телефон”, кыш көне аларны тау шуу алмаштыра... Без, әлбәттә, җәй көннәрендә үзебезне бик рәхәт хис итәбез. Җәен урам һәм ишегалларын яшел чирәм каплый, урам уртасыннан гына арба эзе күренә. Гадәттә, без яланаяк, киемебез дә бик җиңел – ямаулы күлмәк-ыштан гына. Җәй уртасына аяк-кулларыбыз чебиләп бетә иде. Кыш көннәре күбрәк өйдә уза, чөнки балаларга кием җиткереп булмый (гаиләдәге балаларның барысына бер бишмәт, аякларына – олтанлы итек яки иске чабата була иде).

    Биш-алты гына яшьтә булсак та, безнең башкарырга тиешле бурычларыбыз да бар – ул хуҗалыктагы кош-кортларны карау (аларны ашатырга, каз-үрдәкләрне инешкә алып төшәргә-алып кайтырга кирәк), тау буена әни-апалар бәйләп киткән бозауларга су алып барып эчерү, көтү кайтканда малларны барлау һ.б. Ләкин безгә йөкләнгән иң зур бурыч – ул эне-сеңелләрне карау. Безнең белән (барыбызның да диярлек) сеңелләребез дә йөри – минем белән Алиса, Фәйрүзәнең Фәниядән башка әле энесе Шәрипҗан да бар, Хәлимә һәм Сәлимә, Саҗидә һәм Сания. Әлбәттә, безнең әни-апалар ясап биргән курчакларыбыз да бар. Тормышта нәрсә күрсәк, шуны да уен итеп уйныйбыз – кем әни, кем әби, кечкенәләрнең барысы да бәби була. Ә инде уен планы буенча әти я бабай кирәк булса, малайларны чакырабыз. Безгә уенчыклар да кирәкми – иске чабата чана я арбага әйләнә, савыт-саба ватыклары (керәч), әрекмән яфрагы затлы савыт була һ.б. Ашавы да табыла –песи борчагы, кукы, кәҗә сакалы һ.б. үләннәр (әни-апалар алып кайткан юа, кузгалак та ярап куя). Без һәрвакыт диярлек ач, ләкин ашау турында сөйләшмәскә тырышабыз – искә төшерсәң, ныграк ашыйсы килә...

    Әтиләр сугышта, әниләр эштә, безнең арттан әбиләр күзәтә. Гомумән алганда, Бәзәкә халкы кырыс, балаларга артык иркәләү эләкми, ягымлы сүзләрне дә бик сирәк ишетә идек. Ләкин өлкәннәр балаларга карата гадел, игътибарлы: безне кирәкмәгәнгә ачуланмыйлар да. Урамда үссәк тә, “безнең тәрбиячебез булмады” дип әйтеп булмый – без, балалар, авыл халкының күмәк тәрбиясендә идек. Авыл өчен “урам тәрбиясе” – уңай күренеш. Өлкәннәр безне сүз белән түгел, эш белән тәрбияли. Безнең иң зур тәрбиячебез – хезмәт; һәркем үз эшен яхшы һәм вакытында башкарырга тиеш. Болай эшләгәндә, безгә беркем дә начар сүз әйтми; шулай без кечкенәдән “яхшы-начар” төшенчәсен белеп үстек...

    Җәй көнендә безгә әтинең әнисе Шәмсекамал әби кунакка килә. Аның белән күрешергә туганнары-дуслары җыела – Чишмә башыннан Көдрә әби, Тау башыннан Сәрби әби, күршедән Гайшә әби керә (әби безне өйдән озатырга тырыша; ә мин, ничек булса да, өстәл я карават астына качып калам). Алар хәл-әхвәл белешәләр, намаз укыйлар, чөкердәшеп чәй эчәләр. Минем өчен иң кызык вакыт җитә – мөнәҗәт-бәетләр әйтү башлана. Мин аларны йотлыгып тыңлыйм, кунакларны озаткач, әбигә ялына башлыйм: “Әби, теге “Сак-Сок” бәетен җырла әле...”. Әби: “Ах, явыз, син качып калдыңмы?! Мин җырламыйм. Җырлау гөнаһ. Бәетне җырламыйлар, әйтәләр”. Мин: “Ярар инде, әби, шул бәетне әйт инде, менә шул җирен генә кабатла инде...”. Әби: “Юк. Бар, югал күземнән, ана, Алиса нинди акыллы бала, бар әйткәнне үти, ә син, киребеткән, гел үзеңчә эшлисең...”. Шуннан соң инде мин Гайшә әби янына китәм...

    Үз әбиебезнең безгә карата җылылыгы җитмәгәч, без аны күрше Гайшә әбидән эзли идек. Гайшә әбинең үз оныклары булмагангамы, миңа калса, ул безнең белән бик теләп аралаша иде. Кайчак ул безгә әкият-риваятьләр сөйли, бәет-мөнәҗәтләр көйли. Бу хәлләр еш булмый. Менә Гайшә әби, кичкә таба өйдәге эшләрен бетереп, капка төбенә ял итәргә чыгып утыра. Без шуны гына көтәбез: аның тирәсенә җыелабыз, безгә берәр нәрсә сөйләү-көйләвен сорыйбыз. Мин, бигрәк тә, аның мөнәҗәт-бәет әйтүләрен ярата идем – “Сак-Сок бәете”, “Алабуга бәете”, “Әхмәдиша бәете”, “Таһир-Зөһрә”, “Бәдәвам” һәм башкаларны Гайшә әби нечкә генә тавыш белән безгә көйли, аннан соң аларның эчтәлеген дә аңлата, безне “тәрбияли” иде. Шулай без мәктәпкә кадәр үк күп кенә әкият-бәетләр белән таныштык.

    Дәвамы бар.

    ______________________________________________________________________________________

    Альта Мәхмүтова

    1947, 4-кл. Уңнан утыралар Галия, Нурзима, Альта,  Әминә апа, Гөлфания.

    2-рәттә ак кофтадан Миңнур, уңда Сабира

     

    Балалар бакчасында бәйрәм - 1943-44 Уңнан Альта, Сәлимә, Хәлимә,
    калпак кигән малайларның берсе – Марс Гыймазетдинов (Марсель Гыймазетдиновның абыйсы)

     

     

    Чыршы бәйрәмендә - 1943
    Бу фото Светлана Ахметова ярдәмендә төзекләндерелде

     

     

     

    Дүртенче язма

    Авыл укытучыларына, укытудан башка, ел әйләнәсендә нинди генә эш башкарырга туры килми иде! Алар бик күп нәрсә өчен җаваплы –бригадаларда агитатор (бригаданың эше өчен бригадир кебек үк җаваплы), укый-яза белмәгәннәрне укырга-язарга өйрәтәләр (сугыш алдыннан гына татар теле өчен кириллица алфавиты кертелә, ә бу гарәп алфавиты һәм ун ел чамасы кулланылышта булган яңалифтә укый-яза белүчеләрне яңача укырга өйрәтергә кирәк була дигән сүз), стена газеты һәм сугышчан листоклар чыгаралар. Дәүләт заемнарын тарату, фронттагылар өчен җылы кием һ.б. кирәк-яраклар җыю да алар бурычы; солдатлар өчен оекбаш-бияләй бәйләүне дә алар оештыра, фронтка хатлар да язарга ярдәм итә, укучылар белән көл һәм кош тизәге җыя, тирес чыгара, кар тота, апрельдән октябрь азагына кадәр кырдан да кайтып керми...

    Һәрбер бәйрәмгә укытучылар һәм укучылар концерт яки  спектакль әзерли. Бу эштә дә Әминә апа беренчеләрдән иде. Ул бар нәрсәне дә булдыра: матур бии, җырлый, концертларны алып баручы да ул иде. 1943-1944 елның кышыннан мине дә концертларга катнаштыра башладылар. Сәхнәдән беренче укыган шигырем минем бүген дә исемдә. Ул Фатих Кәримнең “Әткәем” исемле шигыре иде. Инде олыгайгач, мин  язучының бу шигыре 1938 елда, репрессиягә эләгеп, төрмәдә утырганда, кызы Ләйлә (Ләйлә ханым әле бүген дә исән, Калининград өчен сугышта һәлак булган әтисенең исемен мәңгеләштерү өчен күп хезмәт куя) исеменнән язылганлыгын белдем. Ә ул чагында бу шигырь яңа гына язылган кебек иде. Менә ул шигырь.

                             Әткәем.

    Нурын сибә кояш, тама тамчы,

    Ерганаклар ага, әнкәем;

    Тагын җитте бу яз... Нигә кайтмый,

    Нигә кайтмый инде әткәем?

    Тиздән матур кошлар килер безгә,

    Берсен берсе куып уйнарлар,

    Тәрәзәгә кунып алар миннән:

    “Әткәң кайттымы?!” – дип сорарлар.

    Мине якын иткән кошчыкларга

    Ни дип җавап бирим, әнкәем?

    Тагын җитте бу яз... Нигә кайтмый,

    Нигә кайтмый инде әткәем?

    Ә ул чагында... мин шигырьне сөйли генә башладым, залдагы апалар мышык-мышык борыннарын тарта башладылар. Укып бетергәндә, залда барысы да диярлек җылый иде. Кул чабулар ишетелми... мин югалып калдым. Минем янга Әминә апа чыкты, мине җилкәмнән кочаклап алды да, без залның тынычланганын көтә башладык. Зал тынгач, Әминә апа миңа шигырьне тагын бер кат сөйләргә кушты. Монсында инде халык дәррәү кул чапты... Моннан соң да мин бик күп концертларда катнаштым. Нинди генә шигырь сөйләсәм дә, миннән “Әткәем”не кабатлап сөйләвемне сорыйлар иде.

    Балалар өчен дә төрле бәйрәмнәр оештырыла – мәктәптә укучылар өчен дә, кечкенәләр өчен дә. Бу бәйрәмнәр мәктәптә дә, балалар бакчасында да, клубта да, уку йортында да уздырыла иде. Моны, мәсәлән,  Саимә Шәйдулатовада (Сәйфетдинова) сакланган фоторәсем исбатлый. Минем кулга очраклы рәвештә генә эләккән бу шактый таушалган фотода Яңа ел бәйрәмен уздыру өчен киенгән бер төркем бакча балалары сүрәтләнгән. Бу  бәйрәм 1943-1944 еллар кышында булгандыр. Мин әни белән икәү миңа кар кызының таҗын хәзерләгәнне хәтерлим (әнинең мине кызыктыра торган каптырма-төймәләре бар иде; мин берничә тапкыр аларны сорасам да, әни миңа аларны тотып карарга да бирми иде; ә бу юлы бер  ялтыравыклы каптырманы үзе таҗ уртасына урнаштырды).

    1944 елда мин мәктәптә укый башладым. Әни мәктәпкә йөрер өчен әтинең чалбарыннан миңа бик матур костюм текте (мин шундый кечкенә булганмынмы, әтинең чалбары зур булганмы, белмим). Әнинең әнисе Сара әби үзенең читекләрен бүләк итте. Шулай минем киемнәрем укытучы апаларныкыннан бер дә ким булмады. Мин бу костюмны бик саклап, мәктәпкә генә өч-дүрт ел кидем (1946-47 уку елында төшкән фотода да мин шул киемнән).

    1944 елны балаларны мәктәпкә җиде яшьтән алу турында указ чыкты (аңа кадәр сигез яшьтән иде). Шуңа күрә беренче класска керүче балалар саны икеләтә артты. Безне өч төркемгә бүлделәр. Мин яшь укытучы Рәхилә апа классында идем. Без укуны түбән мәчет бинасында башлап җибәрдек, соңырак безне тау башындагы зур мәктәпкә күчерделәр (бәлки, бу күченү ике мәктәпне җылытыр өчен утын күп кирәк булганга эшләнгәндер).

    Ике бина да безнең өйдән шактый ерак иде: түбән оч мәчетенә кадәр ярты авылны узарга кирәк булса (1 км чамасы араны), карар күзгә якын булса да, тау башындагы мәктәпкә бара торган юл да шуннан ким булмагандыр. Мәктәпкә барып җитәр өчен таудан төшәргә, инеш аркылы салынган басмадан яки боз өстеннән чыгып, инеш үзәненнән үтәргә һәм тауга менәргә кирәк. Тауга менә торган өч юл бар: берсе туп-турыга тау уртасыннан менә торган бик текә сукмак, икенчесе тауның уң ягыннан, текә булса да, менү өчен җайлырак сукмак, өченчесе тауның сул ягыннан, олы чишмә яныннан башланган сөзәк юл. Бу киң юлдан җәяүлеләр дә, йөкле арбалар да йөри иде. Без, аяк асты бик пычрак булмаганда, уртадагы туры юлдан йөри идек (50-еллар башында ул турда бик матур, менү өчен уңайлы баскыч та төзеп куйдылар). Зур мәктәптә класс бүлмәләре аз иде. Шуңа күрә без бер бүлмәдә берьюлы ике төркем укыдык. Бүлмәдә бер төркем өчен парталар ишеккә, икенчесе өчен стенага каратып тезелгән; безнең класс ишеккә караган өлешендә. Парталар зур, ике-өч урынлы; укучыларның барысы да укырга килгәндә, без өчәр-дүртәр бала бер партага утыра идек...

    Мәктәпкә кергәндә мин инде яхшы укый белә идем - үзлегемнән 1941-42 ел кышында ук әни Казанда алып биргән хәрефле шакмаклар буенча укырга өйрәндем. Башта өйдә булган китапларны укыдым (дөрес алар күп түгел иде, әни, гадәттә, укыган китапларны китапханәгә илтеп бирә иде), аннан соң миңа әни һәм Наҗия апа (ул мәктәп китапханәсендә эшли башлады) төрле китаплар алып кайта башладылар. Нинди китаплар укыдым соң мин ул вакытта? Әлбәттә, иң беренче чиратта, әкиятләр һәм шигырьләрне әйтергә кирәк. Мин аларны бик тиз укып чыгам. Ә шигырьләр, бер укуда диярлек, истә дә кала. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен, “Шүрәле”сен, Һади Такташның “Мокамай” һәм тагын күп кенә шигырьләрен яттан беләм. Һади Такташның “Җир уллары” поэмасы бик нык тетрәндергәнен хәтерлим. Укыган китаплар арасында сугыш турында кечкенә генә китапчыклар да бар иде. Бу юка гына китапчыкларда безнең солдатларның батырлыгы, партизаннарның каһарманлыгы, фашистларның ерткычлыклары хакында язылган була...

    Үзем укыганнарны мин башкаларга сөйләргә яратам. Бу, әлбәттә, минем яшьтәш дус кызларым. Уйнап аргач, без берәр капка төбендәге бүрәнә я скамьягә барып утырабыз да, мин сөйли башлыйм. Кызлар мине дә, Гайшә әбине тыңлаган кебек, игътибар белән тыңлыйлар. Шуңа күрә, отышлы уеннарда мин оттырсам, кызлар миңа шигырь-хикәя сөйләргә кушалар. Кайчак минем тыңлаучыларыма әби-апалар да килеп кушыла. Алар да, балалар кебек үк, мин сөйләгән геройларны үзләренә таныш булган тере кеше итеп кабул итәләр, аларның кайгы-хәсрәтләрен уртаклашалар, елап та алалар, җиңү-батырлыклар турында сөйләгәндә, сөенәләр. Бу хәлләр бигрәк тә сугыш турында сөйләгәндә була. Кич-кырын булса, кызларның эштән кайткан әни-апалары да, бераз булса да, туктап тыңлыйлар иде...

    Классташларым хәреф өйрәнгәндә, калын-калын китапларны “су кебек эчә” торган кызчыкка эш юк иде (Рәхилә апага минем өчен ниндидер аерым биремнәр әзерләргә кирәк булгандыр дип уйлыйм). Минем бурыч исә – матур язарга өйрәнү, ләкин бу эш мине бик тиз туйдыра иде... Шуңа күрә әни, мине икенче класста укытмыйча, өченче класска “сикертергә” уйлаган. Өченче классны алып баручы Әминә апа икенче класс программасы буенча мине хисаптан тикшереп карады. Мин барлык биремнәрне дә дөрес эшләп чыктым. Мин исә бик теләп риза булдым - иң яраткан укытучыңда уку  үзе генә дә ни тора бит (моңа өстәп, үзеңнән ике-өч яшькә олырак булган балалар белән уку горурлыгын да кушсаң!)! Шулай итеп, 1945/1946 уку елын мин өченче класста, аннан соң дүртенче класста да Әминә апада укыдым. Безнең классыбыз бердәм, дус иде. Ярым ач, ярым ялангач булсак та, без белемгә омтылабыз, яраткан укытучыбызның һәрбер сүзен йотлыгып тыңлыйбыз, ул кушканны рәхәтләнеп үтәргә тырышабыз.

    Дүртенче класста укыганда без фотога төштек. Бу фотоны игътибар белән карасаң, беренче чиратта ул чорның ярлылыгы күзгә ташлана. Бу хәл яз көне булгандыр. Балаларның өсләрендәге бишмәтләр көннең салкын булуын билгеләсә дә, аякларда нәрсә генә юк – тула оек белән чабата да, киезката да,  ялан аяк йөрүчеләр дә, ә миндә исә – әбинең читеге. Шулай булса да, мин чабатага кызыкканымны да хәтерлим (бигрәк тә күтәрмәле – табанына агач шакмаклар бәйләнгән – чабатага). Әнидән дә, Исмәгыйль абзыйдан да күпме сорасам да, бу аяк киеме минем хыялымда гына калды...

    Дәвамы бар

    ______________________________________________________________________________________

    Альта Мәхмүтова

    Әти кайтты... (бишенче өзек)

    Киткәннәрнең җылы аяк эзен
    Саклап тора сыман бусага,
    Кеше кайта,
    Кайта туган өйгә,
    Бик күп сулар аккан булса да.

    Харрас Әюп

    Сугыш беткәч, бөтен авыл солдатлар кайтуын, һич югында, исәнлеген хәбәр иткән хатлар көтеп яши башлады. Акрынлап фронттан кайтучылар да күренде. Әтиләре кайткан яки тиздән кайтачаклары турында хәбәр алган классташларым бик бәхетле һәм горур йөриләр, мактанып, әтиләре сөйләгәннәрне безгә дә сөйлиләр иде. Җәй дә җитте, ә безнең әтидән һаман бер хәбәр дә юк иде. Аның беренче хаты август аенда гына килде. Ниһаять, әти табылды! Ул исән! Ул тиздән кайтачак! Шулай без дә әтинең хатларын көтеп яши башладык. Әтиебез фашистларга пленга эләккән булган икән. Ә хәзер пленнан азат ителгән солдатлар немецлар җимергән завод-фабрикаларны яңадан төзергә тиешләр. Әти, башкалар белән бергә, Днепропетровск шәһәрендә зур заводны торгыза икән.

    Хәзер әтидән хатлар даими килә. Гадәти буларак, хатның башы без укый торган рус хәрефләре белән язылган була. Ул өлешен без барыбыз да кат-кат укыйбыз. Хатның икенче өлеше гарәп хәрефләре белән язылган. Ансын әни генә укый. Минем хатның бу өлешен дә укыйсым килә, һәм мин, “мине гарәпчә уку-язуга өйрәт” дип, әнине аптырата башладым. Бик күп тапкыр сораган-ялынганнан соң, минем үҗәтлегемне белгән әни миңа берничә хәреф язылышын күрсәтте. Ул бу язманың бик катлаулы булуын да аңлатты, бөтен хәрефләрне танып язарга өйрәнгәч тә аны укый алу өчен зур тәҗрибә кирәк булуын сөйләде. Гарәп алфавитында “әти”, “әни” кебек гади сүзләрне һәм исем-фамилиямне дә язарга өйрәтте дә, әтинең хатларын биреп, таныш сүзләрне табарга кушты. Мин, әлбәттә, таба алмадым. Әни, әтинең хатыннан минем исемемне һәм тагын бер-ике сүз табып күрсәтеп, гарәп алфавитында нечкә сузык авазларның булмавын, почеркларның төрле булуын һәм, гомумән, мин язарга өйрәнгәнче, әти кайтып җитәчәген аңлатты. Һәм өстәп куйды: “әгәр кирәк тапсаң, үскәч үзең укырга да, язарга да өйрәнерсең!” (шулай килеп чыкты да).

    Тагын 1-сентябрь җитте. Мин, бер класс “сикереп”, икенче класста укымыйча, Әминә апа  Бәдертдинова укыта торган өченче класста укый башладым. Мин Әминә апаны күптән бик ярата идем, шуңа күрә бу күчүгә бик нык сөендем. Класстагы барлык укучылар да миннән ике-өч яшькә олырак иделәр (алар 8 яшьтән укый башлаганнар). Мин элеккечә яхшы укыдым, авырлыклар сизмәдем. Әминә апа еш кына төрле сәбәпләр белән укуда артта калган балаларга биремнәрне миңа аңлатырга куша иде. Бу, мөгаен, кызык күренеш булгандыр: өстәл артында Әминә апа дәфтәр тикшерә, ә арттагы парталарның берсендә кечкенә кызчык үсмер малайга (я берьюлы берничә малайга) хисап я грамматика дәресләрен аңлата. Миңа бу эш ошый иде (сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китим: мин дүрт яшемнән капитан булырга хыялландым, ләкин 1944 елда кызларны “капитанлыкка” укырга алмау турында указ чыкты. Әни миңа ул указны күрсәткәч, “алайса, мин синең кебек укытучы булам” дип, хыялымны үзгәрткән идем). Хәер, малайлар да каршы килмиләр иде. Малайларның артта калуы да ялкаулыктан түгел, дәрес хәзерләргә, мәктәпкә йөрергә мөмкинлекләре булмаудан килә иде. Ун-унике яшьлек малайлар өйләрендә инде җигелеп эшли – мал карый, утын кисә, эне-сеңелләренә ярдәмгә килә... Укырга дәреслекләр, дәфтәр, каләм, кара кебек уку әсбаплары юк. Өскә-аякка кияргә дә кием җитми...

    Әти 1946 елның апрелендә кайтты. Кайтты дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми – аны өйгә әни белән Наҗия апа җитәкләп алып керделәр, чөнки үзе йөри алмый иде. Плен газапларын үткән әтиебезнең организмы сугыштан соң да чынлыкта үз илебездә дәвам иткән пленга чыдый алмаган, күрәсең, – ул аяктан егылган. Аны, комиссовать итеп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Әтине Можга станциясенә кадәр санитар озата килгән, ә аннан Наҗия апа белән Ясәви абзый ат белән өйгә алып кайттылар. Менә әти өйдә; ул бик озын буйлы һәм бик ябык (1,80 м буе булган кешенең авырлыгы 50 кг да юк иде). Аның өстендәге шинеленең төсе дә икенче – куе зәңгәрсу-соры төстә иде. Соңырак әти аларны американнар азат итеп, үзләренең киемнәрен дә өләшкәннәрен аңлатты. Безнең гаиләбез түгәрәкләнде (ишәйде дип тә буладыр): әти, әни, Бондюгтан әбине алып килделәр, Наҗия апа, Рәмзия апа, Алиса һәм мин.

    Әти берничә кич рәттән безгә үз өлешенә тигән газап-нужаларын сөйләде. Бу аңа җиңел бирелми, чөнки ул бар булган хәлләрне яңа баштан кичерә иде кебек. Кайчак ул, сөйләвен дәвам итә алмыйча, озакка туктап кала иде. Андый очракларда әтинең кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән тойган әниебез сүзне икенчегә, көндәлек тормышка бора, кайбер очракта: “Бүгенгә җитте, иртәгә дәвам итәрбез”, - дип, безне тарата, икенче эш куша. Барлык күргәннәрен сөйләп бетергәннән соң әти минем сугыш хакындагы бетмәс-төкәнмәс сорауларыма катгый рәвештә чик куйды. Гомумән, безнең әти генә түгел, сугыштан кайткан башкалар да, бер сөйләгәннән соң сугышны тизрәк онытырга телиләр иде кебек, хәтта ирләр генә җыелган вакытта да бу тема телгә алынмагандыр (бу тыелу 1965 елларга кадәр гамәлдә булгандыр).

    Әти сөйләгәннәрдән минем хәтергә уелып кереп калган фактларны бәян итәр алдыннан аның хәрби билетындагы язмаларны китермәкче булдым: “26.08.1941 призван по мобилизации Бондюжским РВК ТАССР. 26.08.1941 по 28.10.1941 – 85 стр.полк – стрелок. 28.10.1941 по 15.11.1941 – 3745 стр.полк – стрелок. 15.11.1941 по 15.05.1945 находился в плену в Германии лагерь 317. С 15.05.45. по 31 марта 1946 года – рабочий батальона при з-де им. Петровского Упр-я НКВД по Днепропетровской обл. УССР».

    Әти башта ике ай чамасы мари урманнарындагы Суслонгер лагерында булган. Сугыш башлангач ук оештырылган Суслонгер станциясе янындагы лагерьда сугышка китәргә тиешле солдатлар туплана торган җыю пункты ачылган. Әти сөйләвенчә, андагы шартлар немецларның пленныйлар өчен корылган лагерьларыннан да начарырак булган. Яңа гына авыллардан җыелган халык зур палаткаларда һәм үзләре казыган землянкаларда яшәгән. Лагерьда бер нинди дә тәртип булмаган, солдатларга кием, ашау җитмәгән. Сугышка хәзерлек урынына әтиләр утын хәзерләргә, яшәү җирләрен рәткә китерергә тиеш булганнар. Сентябрьдә әти янына барып, җылы кием һәм азык-төлек илтеп кайткан әни әтинең бик нык ябыгуы, кигән киеменең искерүе хакында сөйләгәне дә исемдә (мондый халәт безнең әти өчен бер дә хас нәрсә түгел иде – ул үз гомеренә матур, пөхтә киенергә яратты).

    Составында әтиебез дә булган Суслонгерда оештырылган 3745 номерлы укчы полкы фронтка 1941 елның 28 октябрендә озатылган. Ноябрь башларында ул Мәскәүдән бары йөз чакрым тирәсе генә көнбатыштарак булган Көнбатыш фронты составына кушылган. Әтиләрне ниндидер станциядә эшелоннан төшергәннәр. Төнге шактый зур марш-бросоктан соң алар, бер буш җирдә туктап, чокыр-ерынтыларда урнашканнар (ноябрь башы – инде суыклар башланган чак, ерынтыларда, ичмасам, җилдән сакланып булган). Өстә әтиләр окоплар хәзерләгәннәр, ә чокырда землянкалар рәтләгәннәр. Шулай ике-өч көн үткән. Бик тыныч булса да (хәтта ату тавышлары да ишетелмәгән), шомлы көннәр булган бу. “Командирлар бер нәрсә дә аңлатмый, үзләре вакыт-вакыт каядыр юкка чыгалар; бер иртәне уянсак, безнең янда бер командир да юк иде”, - дип сөйләде әти.

    Төшкә кадәр көтеп тә, командирлары күренмәгәч, тәҗрибәле солдат һәм старшина-сержантлар (араларында төнлә генә килеп җиткән бер кече лейтенант кына булган), командирлары обстановканы ачыклап кайтуларына өметләнсәләр дә, үзләре тәртип урнаштырырга, коралларын барларга булганнар. Дошманга каршы торырлык коралның юклыгы ачыкланган. Әле юлда ук  аларга ике кешегә бер мылтык, кеше саен бишәр патрон һәм биш кешегә бер граната өләшеп, калган коралны фронт кырында алачакларын аңлаткан булганнар. Командованиене  кече лейтенант вакытлыча үз өстенә алган, старшина-сержантлар һәм элек Кызыл Армия хезмәтендә булганнар рота-взвод командирлары итеп билгеләнгәннәр. Хәвефле төн узып китмәгән булган әле, әтиләр танклар гөрелдәве, этләр өрүеннән уянып киткәннәр. Землянка-палаткалардан чыксалар, алар үзләрен ерынты ярлары буйлап тезелгән немецлар камап алганын күргәннәр. Аерым төркем булып, немец офицерлары белән бергә аларның юкка чыккан командирлары да булган. Нәкъ алар солдатларга коралларын ташларга кушканнар һәм үзләренең тирән немец тылында булуын, каршы торуның файдасы юклыгын, СССРның җиңелүен игълан иткәннәр...

    Шулай 1941 елның 15 ноябрендә әтинең герман плены башланган. Аларны, колонналарга тезеп, көнбатышка таба куганнар. Суслонгердан ук бергә булырга тырышкан бер төркем татар качарга булган. Җаен китереп, 10-12 татар кача алган. Атна-ун көн чамасы алар Белоруссия урман-сазлыкларында адашып йөргәннәр, ләкин дошманнар этләр ярдәме белән аларның эзенә төшкән. Эзәрлекләүләрдән котылырга тырышкан вакытта берничә кеше һәлак булган, берничәсе яраланган (әтинең дә кулы яраланган). Кыйналган, этләрдән таланган җиде татар, ахыр чиктә, Оршадагы әсирләрне күчерү лагеренә китереп ташланганнар.

    Шуннан соң яңа газаплар башланган. Орша лагере. Этаплап көнбатышка таба озату. Яңа лагерьләр. Җәзалар. Һәм тоташ, ияләшеп булмый торган ачлык. Кара көз һәм кыш айларында да ачык һавада яки көч-хәл белән әмәлләнгән землянка-баракларда урнашкан әсир солдатлар, бернинди медицина ярдәмен күрмичә, төрле авырулардан, ачлыктан, суыктан йөзләп-меңләп кырылганнар. Әтинең ниндидер чүпрәк белән аннан-моннан бәйләп куйган яраланган кулы шешкән, хәтта ул, аңын югалтып, егылган. Аның иптәшләре әсирләр арасында булган табибне эзләп тапканнар. Ул чүпрәкне алып ташлаганда, әтинең кулында гангрена башлана торган булган. Табиб кичекмичә операция ясарга кирәклеген аңлаткан. Һәм, гади пәкене утта кыздырып, шешне ярган, яраны чистарткан, аның өстенә көл сибеп, әтинең күлмәгеннән ертып алган чүпрәк белән тагын бәйләп куйган. Соңырак, кайдандыр аспирин табып, бу табиб әтине аякка бастырган, сул кулындагы бер-ике бармагы гына бөгелмәс булып калган иде.

    Ниһаять, Белоруссия, Польша, Германия лагерьләрен узып, әти Австриянең Санкт-Иоганн шәһәрендә рәсми исеме Шталаг 317 “Маркт Понгау” булган лагерьга килеп җиткән. Маркт Понгау лагерьлар комплексы, әсирләр өчен махсус төзелеп, совет әсирләре өчен аерым булган Төньяк лагерьдан һәм европалылар өчен оештырылган Көньяк лагерьдан торган. Совет әсирләре күбесенчә лагердан читтә булган эшләрдә кулланганнар. Әти башка әсирләр белән бергә таш ваткан, юл төзелешенә гравий, ком, таш ташыган. 1943 елның язында берничә әсир белән бергә аны бер австрияле фермер арендага алган. Анда да җиңел булмаган, әлбәттә. Чөнки аларны коллар урнына тотканнар. Шул ук иртәдән кичкә кадәрге авыр эш, шул ук ачлык... Аларны бигрәк тә билгесезлек борчыган. Сугыш бетмәгәнлеген белсәләр дә, фронт кайда кадәр барып җиткәнлеген белмәгәннәр.

    Һәм менә шушы хуторда әтине тетрәндергән бер вакыйга булган. Бер иртәдә, әтиләр дуңгыз ашатканда, өйдән хуҗа хатын чыгып, “Альта!” – дип кычкырган. Кызының исемен ишеткән әти, хәлдән таеп, басып торган җиренә шап итеп утырган. Бер мизгел эчендә аның башына нинди генә уйлар килмәгән: башта ул, немецлар Бәзәкәгә җиткәннәр дә, без ничектер бу хуторга китерелгәнбез, дип уйлаган. Шунда ук моның мөмкин булмавы турында да уйлап өлгергән. Бу чакыруга бер кып-кызыл битле таза гына хатын-кыз килеп чыккач кына, хуҗаларның миңа адаш асравы булуын аңлаган. Аның нинди хәлдә калуына игътибар иткән иптәшләренә һәм асрау хатынга аның да Альта исемле кызы булуын аңлаткан. Шуннан соң бу асрау аларга юк-юк та, чөгендер, гәрәнкә кебек малларга ашата торган яшелчәләрдән өлеш чыгара торган булган, кайбер чакта хуҗалардан калган ризык та, дуңгызлар өчен пешерелгән азыклар да эләккәләгән. Әти миңа: “Синең исемең миңа исән калырга ярдәм итте”, - дигән иде...

    P.S. Истәлекләрем бик күпкә китте, тәмамлыйм. Әтинең пленда күргәннәре хакында сайтта сеңлем Әнисәнең тулы язмасы бар. Кызыксынучыларга шул язманы укырга тәкъдим итәм.

     

    Әсирләр һәйкәл янында - Австрия, 1945

     

    Һәлак булган әсирләргә һәйкәл ачу. Австрия, июнь 1945

    Ике татар әсире каберенә куелган һәйкәл - Австрия, 1945

     

    _______________________________________________________________________________________

    Исмагилова Мәүлидә

     

    _________________________________________________________________________________________









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться