Нәүрүз бәйрәме.
Бәзәкә мәдәният йорты.
Г.Гумерова.
Нәүрүз бәйрәмен быел Бәзәкәдә ике көн алдан уткәрергә уйладык. Президент сайлаулары көнне - 19 март безгә бик отышлы тоелды. Ялларга кайткан авылдашларыбыз да күп булыр дигән идек. Ял көнендә кеше куп булса бәйрәм дә күңелле узар төсле иде. Әмма дә ләкин, тәбигатьнең уз законнары дигәндәй, күз ачмаслык буран безнең кәефләрне бераз төшерде. Куелган максатларның барысын да тиешенчә үтәп булмады, бәйрәм программасын үзгәртергә туры килде. Ләкин бәзәкәлеләр бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрергә күнеккэн инде, бу көнне дә рәхәтләнеп күңел ачтык, җырладык, биедек, тәмле коймаклар белән сыйландык.
Бу чараны оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән авылдашларыбызга зур рәхмәт әйтәсе килә. Концерт программасында Рашат Хузиахметов, Фәрит Гараев, Эльмира Хузиахметова,Венера Гильмутдинова, Резидә Мусина үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Мәдәният йортының “Бизәк” бию төркеме кызлары берсеннән - берсе дәртле биюләре белән тамашачының кәефләрен күтәрделәр. Кәүсәрия апа Алабуга шәһәреннән концертка дип сәхнә костюмнары алып кайтып, чыгыш ясаучыларга зур ярдәм күрсәтте. Венера апа Хузиахметова, Әклимә апа Закирова, Тәнзилә апа һәм Рәфис абый Сибгәтуллиннар бәйрәмгә килгән халыкны телеңне йотарлык тәмле коймак белән сыйладылар. Зур хөрмәткә лаек булган авылдашларыбыз! Сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын, изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, амин!
Нәүруз бәйрәме котлы булсын! Еллар имин, кукләр аяз булып , алдагы бәйрәмнәрне дә күңелле итеп үткәрергә язсын!