• Род


    Уважаемые земляки, посетители сайта! Возможно у Вас есть дополнительные данные о Ваших предках, родственниках, выходцах села Бизяки. Просим для дополнения информации, направить администратору rhkalimullin@mail.ru  письмо с информацией о них, их фото с указанием кто изображен, где и когда снято. Или обращаться Фание Башаровой в библиотеку села Бизяки. Заранее Вам благодарны за неравнодушие к истории нашего села и память о наших земляках.  

    БӘЗӘКӘ АВЫЛЫ ШӘҖӘРӘСЕ

    Хөрмәтле авылдашлар!

         Бүген сезнең игътибарга Бәзәкә авылы нәселләре шәҗәрәләренең гарәп алфавитында язылган төп нөсхәсен тәгъдим итәбез.

         Безнең бабаларыбызның борынгы заманнардан ук әби-бабаларыннан оныкларына ятлатып килгән шәҗәрәләре булган. Ә 19-нчы гасыр ахырларында бу шәҗәрәләр, кәгазьгә теркәлеп, китап формасын алган. Ләкин 20-нче гасырның 30-нчы елларында бу беренче шәҗәрәләр китабы мәчетебездә янгын вакытында юкка чыккан.

         Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда ул вакытта рәсми булмаган рәвештә авыл мулласы вазыйфаларын үтәүче Шакиров Таҗетдин (Таҗи мулла абзый) хәтердән, авыл аксакалларыннан сорашып, шәҗәрәләрне яңадан торгызган. Игътибар итегез: бу шәҗәрәләр Бондюг химзаводының коңгырт төстәге технологик кәгазь капчыкларыннан битләр кисеп алып тегелгән. Бу факт ул вакытта сыйфатлы кәгазь бик дефицит булганлыгын күрсәтә. Тагын шуны да ассызыклап әйтәсе килә: шәҗәрәне хәтердән, туганнары, аксакаллар сөйләүе буенча язганда, кайбер ялгышлар, кабатланулар һәм төшеп калган буыннар да бар. Авылдашларыбыз боларны дөрес кабул итәрләр дибез, чөнки барыбер шәҗәрәләрдә нәсел җепләрен торгызып һәм аңлап була. Шулай ук алдан әйтеп куябыз: 20-нче гасырның 70-80-нче елларыннан соң бу шәҗәрәләрдә яңа туган буыннар инде язылмаган. Бу хезмәтне алга таба һәр нәсел вәкилләре үзләре башкарырлар дип өметләнәбез.

         Таҗи мулла абзый вафатыннан соң бу шәҗәрәләр китабы Бәзәкә авылы укытучысы Фәйзелхак абый Хөснетдиновка күчә. 20-нче гасырның 70-нче елларында Казаннан экспедиция белән килгән галимнәр, бераздан кайтарып бирергә вәгъдә итеп, бу шәҗәрәләр китабын үзләре белән алып китәләр. Бары тик 15-20 ел үткәч кенә, авылдашыбыз галимә Альта апа Мәхмүтова Бәзәкә шәҗәрәләрен Казан галимнәреннән табып алып, Фәйзелхак абыйга кайтарып бирә.

         Аннан соң бу документлар Фәйзелхак абыйның олы улы, бүгенге көндә Ижевка авылында мулла вазыйфаларын үтәп торучы Кәүсәр хәзрәт Гильфановта сакланалар. Турай авылы мулласы Миңлефлүр хәзрәт Минеханов шәҗәрәләрнең яртысыннан күбрәген гәрап алфавитыннан кириллицага күчерде, алар инде күптән безнең сайтта “Род” бүлегенә урнаштырылдылар.

         2024 елның декабрендә шәҗәрәләрнең икенче өлешен гарәп алфавитыннан кириллицага күчерергә мәктәп елларында ук гарәп язмаларын укырга өйрәнгән авылдашыбыз Тимерхан Кәлимуллин алынды. Ул беррәттән шәҗәрәләрнең Миңлефлүр хәзрәт кириллицада язган өлешен дә, укырга уңайлы булсын өчен, басма хәрефләргә күчереп бик зур эш башкарды.

         Югарыда әйтеп киткән кешеләрнең тырышлыгы белән язылган, сакланган һәм кириллицага күчерелгән Бәзәкә авылының тулы шәҗәрәсен бүген сезнең игътибарга тәгъдим итәбез. Бик зур рәхмәт аларның барысына да авылдашларыбыз исеменнән шушы изге эшләрне башкарып, нәсел җепләребезне безгә җиткергән өчен! Изгелекләре үзләренә, гаиләләренә, балаларына һәм оныкларына мең булып кайтсын!

                                                                                                        Администрация

     

    Талтиннар (Кәлимуллиннар)- Күчәгәрләр (Гайнуллиннар) нәселе

    Шәҗәрәләр 

     Род Мухамматрахим
     Род Сайдаш
     Родословная Гимранова Закия Закировича
    Родословная  Хуснутдиновых-Гильфановых
    Наша родословная (Гузель Габдуллина-Гильфанова)

     

     

     

     

     

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться