• Мәчет тормышы

    Бәзәкә мәчете имам-хатыйбы Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов

    Яна 2024 ел белән котлый

    ___________________________________________

    Балаларны укыту, рухи  сәләмәтләндерү үзәге

    "Балаларны укыту, рухи  сәләмәтләндерү үзәге" 10 июльдән 22 июльгә  кадәр эшләде авылыбыз мэчетендэ. 19 бала йөрде, 2 группа эшләде: малайлар һәм кызлар  группасы. Балалар гәрәп хәрефләре тануга, кыска сүрәлэр ятладылар. Ял вакытларында төрле физик күнегүләр, спорт ярышлары, футбол уйнадылар. Кыз балалар белән Зөфәр кызы Айгөл, ир балалар белән Зайнак улы Зөфәр, Мусавир улы Галим, шулай ук Ясир хәзрәт алып бардылар дәресләрне. Балаларга ашауларны Гөлфирә, Фәимә, Гамилә мөслимәләребез әзерләделәр. Балалар бик телэп йөрделәр. Чыгарылыш көнендә балаларга зур призлар, буләкләр тапшырылды. Спонсорларга , авыл халкына бик зур рәхмәт. Исрафил Мухаммад балаларга плов әзерләде.

    Балаларга Бәзәкә авылы җирлегеннән, мәчет әһелләреннән бүләкләр тапшырылды.

    Чыгарылыш чарасына балаларны котлап, бүләкләр белән Ирек хәзрәт Нуриев килгән иде. Аллаһның рәхмәтләре булсын шушы бәйгене оештыручыларга, мәчет шурасы барыгызга да исәнлек-саулык, сәләмәтлек теләп кала.

    Имам Мехаматнур хәзрәт.

    22 июль 2023 ел.

    фотолар

     _______________________________________________________

    Мәчет аксакаллары Ватаныбызның 926 солдатына догаларын багышладылар

         Әссәламәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүх хөрмәтле авылдашлар!

         Без мәчетебездә шушы елның 1-нче мартыннан 4-нче маена хәтле, һәр көнне Өйлә намазыннан соң, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашларыбыз- 122 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан- 804 ветераныбызны искә алып, һәрберсенең исем- фамилияләрен укып, Коръәннән  сүрәләр укып дога кылдык.

         Мәчет аксакаллары  Әһлетдин улы Зайнак, Хикматулла улы Габделхай һәм башкалар бу эштә актив катнаштылар.

    Шулай ук тыл хезмәткәрләрен, хатын-кызларны, сугышка алынмаган ир-егетләрне, яшүсмер малайларны һәм кызларны, сугыш чоры балаларын искә алдык. Авылыбызда сугыш афәте кермәгән өй юктыр. Һәлак булган, хәбәрсез югалган, авыр яраларыннан вафат булган, сугыш кырларыннан кайтып авылыбызда, бүтән төбәкләрдә эшләгән ветераннарыбыз бар. И Раббым, туган илебезне саклаган батырлыклары өчен, хисапсыз җәннәтләрдә урыннары булса иде!

     

                                                                Мәчет шурасы, 2023 ел, 4 май

    __________________________________________________

    Мәчет аксакаллары ил сакчыларын искә алып догалар укый

         Хөрмәтле авылдашлар!

         2023 елның 1 мартыннан өйлә намазыннан соң, авылыбыз ветераннарының исемнәрен укып, барлап китәчәкбез. Микрофон аша исемнәрен авылга яңгыратып укып дога кылачакбыз.

         Быел Беренче бөтендөнья сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны искә алып догалар укыячакбыз. Алар барысы 926 кеше, шулардан 122 кеше Беренче бөтендөнья сугышында катнашканнар, 804 кеше  Бөек Ватан сугышы ветераны.

         Көн саен 15 ветераныбызның исемен укып, белгәннәрен барлап, дога кылачакбыз. Кемнәрнең бабаларын, әтиләрен барласы килә, мәчеткә керегез, авылдашлар.

         Безнең авылыбызда сугыш кайгысы кермәгән гаиләләр бик аздыр. Аллаһы Тәгалә аларның улларына, кызларына, оныкларына исәнлек-саулык, сәламәтлек, әти-әниләрнең, әби-бабаларның хәер-догасында яшәргә Раббыбыз насыйп итсен! Украинадагы сугыш афәтләре туктап, ир-егетләребезнең туган якларына, торган җирләренә кайтырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

                                                                             Мәчет шурасы. 2023 ел, 28 февраль

    ________________________________________________________________________

    Мәчет шурасы Яна 2023 ел белән котлый

    ________________________________________________________________

    Солдатларга Яңа ел бүләкләре

         Хөрмәтле авылдашлар!

         Авыл халкы һәм Яр Чаллы шәһәрендә, башка төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән, Донбасска киткән ир-егетләребезгә Яңа ел бүләкләре җибәрелде. 

     

    Бу авылыбыздан җибәрелгән икенче партия посылкаларда эчке җылы киемнәр, җылы оекбашлар, туристик матрацлар һәм фонарьлар, тушенкалар, шоколад-конфетлар, баурсаклар һәм башка кирәкле әйберләр бар. Кичә 12 декабрьдә җыелган посылкаларны Менделеев районының имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев Казанга Диния нәзарәтенә илтеп тапшырды. Аллаһның рәхмәтләре белән җибәргән посылкаларыбыз вакытында барып җитеп, солдатларыбызны Яңа ел бүләкләре белән шатландырыр дигән өметтә калабыз. Без һәрвакыт ир-егетләребезгә, солдатларыбызга дога кылабыз, сугыш афәтләре туктап, исән-сау булып туган җирләренә кайтсыннар дип телибез.

         Амин!

         Авылыбыз мәчетендә алдагы посылкаларга әйберләр җыю дәвам итә. Авылдашларыбызны, читтә яшәүче якташларыбызны бу изге эшкә кушылырга чакырыбыз. Булган сорауларыгызны (986)931-24-46 телефоны буенча бирә аласыз.

                                                                              Мәчет шурасы, 2022 ел, декабрь

    ______________________________________________________________________

    Солдатларыбызга бүләкләр җибәрелде

    Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүх хөрмәтле авылдашларыбыз, чит төбәкләрдә яшәүче мөселман кардәшләребез, мөслимәләребез!

         Мәчет шурасы, спонсорларыбызның тәгъдиме белән, библиотека каршындагы “Хәят” группасы, авылдашларыбыз белән берлектә мобилизацияләнгән солдатларыбызга җылы оекбашлар бәйләнде, кибеттән дә алып тапшырдылар. Шулай ук күчтәнәчләр, хатлар алып алып килделәр. 10 ноябрь көнне җыелган барлык бүләкләр Татарстанда формирование үткән “Алга” һәм “Тимер” доброволецлар батальоннарына җибәрү өчен Алабуга шәһәрендәге “Махеев” фонды җитәкчесе Шәйморатов Ильшат Габделхай улына илтеп тапшырылды.

         Аллаһның рәхмәтләре булсын шушы акциядә катнашкан барлык авылдашларыбызга, милләттәшләребезгә!                                                                        Мәчет шурасы (ноябрь 2022 ел)

     _______________________________________________________  

    ______________________________________________________

    Хөрмәтле авылдашлар, читтә гомер итүче авылдашларыбыз!

    Изге Шәгъбан, Пәйгамбәребезнең ае үтеп бара, Рамазан аена санаулы көннәр калып бара. Аллаһы Тәгалә сәламәтлекләребезне биреп, Рамазан аена керергә насыйп итсен.
    15 апрельдә мәчетебездә авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе оештырылачак.

    Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 8(986) 931 24 46 телефонына бәйләнгән картага акча күчерергә була. Картаның номеры: 5469 6200 2784 6458. Шулай ук мәчеткә дә тапшырырга була. Рамазан ае әҗерләреннән мәхрүм калмыйк. Кемнәрнең мәчеттә ифтар үткәрергә теләкләре бардыр, мәчеткә килеп язылырга, шулай ук 8(986)931 24 46 телефонына шалтыратып белешергә була. Оештырасы килгән кешеләргә үзләренә әзерләргә кирәк булачак, анысын киңәшләшергә дә булыр. Кемнәргә ифтар үткәрергә үзегездән тора: ирләргәме, хатын-кызларгамы. Рамазан айларын күңелле итеп уткәреп жибәрик, читтә калмыйк, Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтенә, Бәрәкәтенә ирешик.
    Мәчет шурасы.

    _______________________________________________________________

    Бәзәкә мәчетендә “Үлемсез полк”ны искә алалар

        Әссәламәгәләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтух, хөрмәтле авылдашлар!

        Без Бәзәкә авылы мәчетендә 14 марттан башлап “Үлемсез полк” исемлегенә кергән сугыш ветераннарын искә алуны башлап җибәрдек. Бу гамәл быел өченче мәртәбә кабатлана. Һәр көн Өйлә намазыннан соң 15 ветеранны искә алып дога кылабыз. Тулыландырылган исемлеккә быел тагын 12 кеше өстәлеп, хәзер анда 800 ветеран исәпләнә. Без тулысынча 8 майга кадәр барысын да догаларыбызда искә алып чыгарбыз. Шушы изге эшләребезне Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Бу исемлектә сугышта Һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, сугыштан авыр яралар белән кайтып вафат булганнар, Бәзәкәдә туып башка җирләрдән сугышка киткәннәр, сугыштан кайтып авылыбызда һәм бүтән төбәкләрдә яшәп эшләгән якташларыбыз бар. Шушы эшне башлап җибәргән һәм хәзер дә алып баручы якташларыбызга Аллаһының рәхмәтләре булсын.    (март 2022 ел) Мәчет шурасы

    ________________________________________________________________________

    Мәчет шурасы Яңа 2022 ел белән котлавы

    Мәчеттә балалар укыту

    Хөрмәтле авылдашлар, Бәзәкә сайты укучылары!

    26 июльдә Бәзәкә мәчетендә балаларны укыту буенча “Рухи сәламәтлек үзәге” эшли башлады. Уку өчен түләү ирекле.

    Бу эшкә ярдәм итергә теләүчеләр, иганәчеләр булса, 8(986)931-24-46 телефонына бәйләнгән 5469 6200 2784 6458 номерлы Сбербанк картасына акчалар күчертергә, шулай ук мәчеткә кертеп тапшырырга була. Кылган гамәлләребезе Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

                                                                                Мәчет шурасы

    ________________________________________________________________

    Искә алып догалар укыдык

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Әссәламәгәләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Без мәчетебездә март аеннан май аена кадәр көн саен өйлә намазыннан соң илебез бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган, пленнарда вафат булган, хәбәрсез югалган, авыр яралар белән кайтып авылыбызда, бүтән төбәкләрдә вафат булган, сугыш кырларыннан кайтып авылыбызда, бүтән төбәкләрдә хезмәт куйган 787 авылдашыбызның һәрберсен аерым барлап догалар кылдык. Без догаларыбызда ветераннарыбызны Аллаһы Тәгалә соңгы урыннарын җәннәтләр белән бүләкләсен иде дип сорадык. Чиксез рәхмәтләребез аларның барысына да безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен!

                                      Бәзәкә авылы мәхәлләсе. Мәчет шурасы. 2021 ел, май

    ___________________________________________________________________

    Бизякинец Габдуллин Шамси Габдуллович был имамом мечети г.Воткинска

    Уважаемые читатели сайта!

    Пишет Вам житель города Набережные Челны Ахмедов Ильгизар. Деревня Бизяки не чужая для меня. Из этого селения был первый муж моей мамы Фаузии Шарифулловны Гайфуллиной. Его имя Хасанов Шайхинур Зайнутдинович. А мамин младший брат женился на женщине из Бизяков - Рахима апа Ибатулла кызы, младшей сестры Шаргии апа Хузиахметовой. На днях в мои руки попала книга о мечети в городе Воткинск, в которой приводятся сведения об одном имаме - выходце из селения Бизяки. Хотелось поделиться этими сведениями с жителями Бизяков.

                                                          С уважением, Ильгизар Ахмедов.

       

    ________________________________________________________

    Рәхмәт сезгә, изге җанлы авылдашлар!

         Изге Рамазан аенда авылыбызның мәчетендә якташларыбызның исәнлекләре-саулыкларын сорап үзләренең догаларын даими иңдереп торучылырга рәхмәт әйтеп китәсе килә.

    Мәчеткә даими йөрүчеләр:

    Мулланур улы Минемулла
    Әһлетдин улы Зайнак
    Миннәхмәт улы Минерәвил
    Фәтхетдин улы Сәетҗан
    Котдус улы Рәфис
    Хәкимулла улы Гәбделхай
    Габдулла улы Минехәмәт
    Мөсәвир улы Галим
    Зайнак улы Зөфәр
    Василий улы Артем 

         Шулай ук авылдашларны, якташларны соңгы юлга озатканда үзләренең көчләрен куючыларга да аерым рәхмәт әйтеп китәбез.

    Зыяратта кабер казуда даими эшләүчеләр:

    Гайнуллин Рәшит Минеәхмәт улы
    Мөхетдинов Рәфис Котдус улы
    Набиуллин Раушан Габделхай улы
    Калимуллин Минехәмәт Габдулла улы
    Калимуллин Минәхмәт Габдулла улы
    Минәхметов Наил Әхмәтгәрәй улы
    Гәрәев Фәрит Габдулла улы
    Ибатуллин Рәвил Муллаян улы
    Хузиахметов Илсур Мансур улы
    Набиуллин Рамил Нургали улы
    Гимазетдинов Рәшит Минәхмәт улы
    Шаймехаметов Роберт Нурмехәмәт улы

    Зыяратта техника белән даими ярдәм итучеләр:

    Набиуллин Раушан Габделхай улы
    Калимуллин Габдулла уллары Минехәмәт һәм Минәхмәт
    Шакиров Камил Минегабдулла улы
    Кәшбиев Илшат Мирсәет улы (кыш көннәрендә зыяратта кар чистарту).

         Югарыда санап үтелгән барлык авылдашларыбызга изге Рамазан аенда Аллаһының рәхмәтләре булсын! Аларның изгелекләре үзләренә, туганнарына һәм якынларына күп мәртәбәләр сәламәтлек белән әйләнеп кайтсын!

               Имам-хатыйб Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов, 2021 ел, 12 май

    _________________________________________________________________

    Зыярат коймаларын буяу дәвам итә 

    Хөрмәтле авылдашлар!

    7 майда авылыбызның зыярат коймаларын буяу һәм жыештыру өмәсе оештырылды. Бик күп ир-атлар, хатын-кызлар катнашты өмәдә.Техника белән Минегабдулла улы Камиль, Габдулла уллары Минәхмәт, Минехәмәт булыштылар. Аллаһының рәхмәтләре булсын барыгызга да. Барлык авылдашларыбызга бик зур рәхмәт! Изге Рамазан аенда кылган гамәлләрегез өчен Аллаһы Тәгалә әҗерләрен барыгызга да сәламәтлек белән кире кайтарсын! 

    Мәчет шурасы. (май 2021 ел)

    _______________________________________________________________

    Зыярат коймаларын буяу өмәсе

    Хөрмәтле авылдашлар!

    2 майда авылыбыз зыяратының коймаларын буяу өмәсе оештырылды. Авылдашлар бердәм булып бу изге эштә үзләренең көчләрен куйдылар. Барыгызга да Аллахнын рәхмәтләре булсын! Эшләгән гамәлләрегезне Изге Рамазан аенда Хак Раббыбыз кабул итеп, әҗерләрен арттырып үзегезгә кайтарсын. Барыгызга да зур рәхмәт!

     Мәчет шурасы (2 май 2021 ел)

       

    ___________________________________________________________

    Мечети Вятской губернии

    Вятка губерниясе мәчетләре. 1905 ел

         Безнең сайтның яңа волонтеры килеп чыкты март аенда- бу бүген Чаллыда яшәүче Ильгизәр абый Ахмедов. Сез инде сайтта аның бик матур итеп Бәзәкә тормышы, аның авыл тормышы турында күзәтүләре язылган язмалары белән танышкансыздыр. Ильгизәр абый үзенең нәселенең шәҗәрәсе, туган як тарихы белән бик нык кызыксынучы кеше. Әле алга таба да аның бу темаларга язган яңа язмалары белән танышырбыз, алла боерса.

          Бүген сезне Ильгизәр абый эзләп табып безнең сайтка җибәргән Вятка губерниясе мәчетләре турында 1905 елгы архив язмалары белән таныштырып үтәсе килә. Бу зур күләмле язмада Бәзәкә авылы, күрше авыллар мәчетләре, имам-хатыйблары турында да язылган.

    _____________________________________________

    Хөрмәтле авылдашлар!

          Рамазан аенда ураза тотарга мөмкинлеге булмаган һәм шуның өчен фидия сәдакасы бирергә теләге булган кардәшләргә бу сәдаканы 9 майга кадәр мәчеткә бирергә мөмкин. Җыелган фидия сәдакаларны мәчет шурасы ятимнәргә, мохтаҗларга, инвалид балаларга азык-төлек наборлары әзерләп таратуга тотачак. Бу теләк белән мәчеткә яки имам-хатыйб Мехаматнур хәзрәткә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон 8(986)931-24-46; 8(908)332-09-09. Шулай ук фидия сәдакаларын +7(986)931-24-46 телефонына бәйләнгән 5469 6200 2784 6458 номерлы Сбербанк картасына нәрсә өчен икәнен (назначение платежа) күрсәтеп күчерергә була.

           Изге Рамазан аенда кылган изге гамәлләрегез үзегезгә һәм якыннарыгызга йөз булып кайтсын, авылдашлар!

                                                 Бәзәкә авылы мәчете шурасы, 2021 ел, 19 апрель

    ___________________________________________________ 

    Татарстан мөселманнарының 8-нче корылтае

          Әссәламәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтух.

          Хөрмәтле авылдашлар!

        2021 елның 12 апрелендә Казан шәһәрендә 8-нче Татарстан мөселманнарының корылтае узды. Корылтайда Татарстанның барлык районнарыннан, шәһәрләреннән имам-мөхтәсиблар, имам-хатыйблар катнашты. Шулай ук корылтайда зур кунак Татарстан Президенты Нургали улы Рөстәм Миннеханов та катнашты. Корылтайны баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде. Килгән кунакларны һәм корылтай делегатларын  Р.Н.Миннеханов котлады.

         Корылтай түбәндәге сорауларны карады:

    1. Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең отчеты;
    2. Татарстан Диния нәзарәте мөфтиен яңа срокка сайлау;
    3. Татарстанның Диния нәзарәтенең баш казыен сайлау;
    4. Татарстан Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясен сайлау;
    5. Башка сораулар;
    6. Дин әһелләрен, имам- мөхтәсибләрне, имам-хатыйбларны бүләкләү.

         Корылтай Диния нәзарәт мөфтие Камиль хәзрәт Самигуллинның отчетын тыңлагач, аны алдагы срокка мөфтий итеп сайлады. Баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.

         Соңыннан бер төркем дин әһелләренә төрле бүләкләр тапшырдылар.

                                        Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов, 13 апрель, 2021 ел

     

         Бүләкләнүчеләр арасында Бәзәкә авыл мәчете имам-хатыйбы Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов та бар: ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медале кавалеры булды. Бөтен авыл халкы исеменнән Мехаматнур хәзрәтне шул югары бүләге белән котлыйбыз һәм аңа алдагы эшләрендә дә яңа уңышлар, ныклы сәламтәтлек телибез!

    тулырак

    __________________________________________________________

    Хөрмәтле авылдашлар, авылыбызның киң күңелле иганәчеләре!

    Җиңел автомобиль прицепына кирәкле кадәр акча җыелды. Мәчет шурасы бу акцияне тәмам дип игълан итә. Барлык иганәчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын! Гаиләләрегезгә сәламәтлек, өйләрегезгә бәрәкәт, Раббыбыз барыбызга да хәерле мул тормышлар насыйп итсен!

    Җыелган акчалар барысы да мәчеткә тапшырылды, банк картасына салынды. Бу изге гамәлдә катнашканнарны әйтеп үтәсе килә:

    1. Фәйзи улы Мәсгут
    2. Гайнелгыйлем кызы Гөлфирә
    3. Котдус улы Рәфис
    4. Минегәрәй кызы Рәмзия
    5. Рәфис кызы Айгөл иптәше белән
    6. Мөхетдиновлар гаиләсе
    7. Зайнак абый белән улы Зөфәр
    8. Хаҗи абый, Мөсәвир кызы Гамилә
    9. Хаҗинур улы Рәшит гаиләсе белән
    10. Әһлиевлар Зайнак абый, Әнисә апа
    11. Мирсәет улы Сәетшәриф, Минегабдулла кызы Мәүлидә
    12. Мулланур улы Минемулла
    13. Фаттахетдин улы Рәвис
    14. Рәшит улы Ринат, иптәше Диләрә
    15. Миннәхмәт кызы Фәһимә Галимова
    16. Файзерахман улы Минерафись Закиров
    17. Шарафетдиновлар гаиләсе: Гайфетдин улы Фәрит, Хаҗи кызы Зөлфия, Фәрит кызы Эльвира, Фәрит кызы Есения
    18. Хангәрәй кызы Гәүһәрия
    19. Илдархан кызы Зөлфирә
    20. Габденур кызы Рәмзия
    21. Мулланур кызы Әкълимә
    22. Әдиатулла кызы Әнисә апа
    23. Нәҗметдин кызы Нәкыя апа
    24. Сәетҗан улы Ленар
    25. Илдар кызы Лариса
    26. Ибраһим улы Рафаэль Исмагилов
    27. Василий улы Артем
    28. Аноним кергән акчалар- 2 кешедән

    Барыгызга да көтелмәгән җирләрдән Аллаһы Тәгалә байлыклар насыйп итсен. Биргән сәдакаларыгыз Сездән дога өмет иткән әрвахларның рухларына барып җитеп, аларның җаннарын шатландырсын! Изге айларда эшләгән гамәлләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

    Мәчет шурасы исеменнән имам-хатыйб Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов

    _________________________________________________________________________

                                       Хөрмәтле авылдашлар!

         Сезгә билгеле булганча, авылыбызның мәчете зиратта үлем-китемнәрне, аны тәртиптә тоту эшләрен оештыра. Җеназа кирәк-яракларын, кыш көне кабер казу өчен кирәкле генераторларны һәм перфораторларны күчерү, атна арасында кешеләр аз булган чагында, төрле һава шартларында мәетне ерактан зиратка алып килү өчен 2,5 метр озынлыктагы җиңел автомобиль прицепы кирәк дип тапты мәчет шурасы. Шулай ук бу прицеп җәй айларында зират коймаларын буяуны оештырганда, зиратта чистарту-җыештыру эшләрен башкарганда да бик кирәк булачак.

         Мондый прицеп 45 000 сум тирәсе тора. Мәчет үзе генә бу сумманы күтәрә алмый. Шуңа күрә авылдашлардан иганәчелек итүләрен үтенеп сорыйбыз. Зират безнең әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең мәңгелек йорты. Әйдәгез әле тагын бер тапкыр Бәзәкә халкының бердәмлеген күрсәтик, авылдашлар! Изге гамәлләрегез үзегезгә, балаларыгызга йөз булып кайтсын!

         Иганәчелек акчаларын +7(986)931-24-46 телефонына бәйләнгән 5469 6200 2784 6458 номерлы Сбербанк картасына күчерергә яисә мәчеткә кертеп бирергә була.

        Бәзәкә авылы мәчете имам-хатыйбы Мехаматнур Нәҗметдинов

    _________________________________________________________________

                   Пәйгамбәрләр бүтән җиргә килмәс

    Горур басып авыл урамында,
    Ямьләндереп тирә-якларны,
    Манаралы айлы мәчетебез
    Читкә куа туган шомнарны.
    Без үскәндә надан, динсез үстек,
    Динне сорап авыз ачмадык.
    Мәчетләр юк, кисек манаралар,
    Мулла, имамнарны күрмәдек.
    Мулла, ишаннардан көлде халык,
    Көлде укып бары китаптан.
    Муллалардан түгел, үз-үзеңнән
    Нәрсә сорап була наданнан?
    Соңгы еллар үзгәртүләр кертте,
    Дингә караш ныклап үзгәрде.
    Авыл, шәһәрләрдә зур мәчетләр,
    Динебезне өскә күтәрде.
    Мәчетләргә йөрсен яшьләр, картлар,
    Ул бит шуның өчен салынган.
    Буш мәчетнең кемгә кирәге бар,
    Тәүбә, намаз көтә халыктан.
    Пәйгамбәрләр бүтән җиргә килмәс,
    Килгәннәргә тотыйк без җавап.
    Коръән укып ачыйк күзебезне,
    Аз булса да алыйк без савап.
    Татар халкы! Ислам динен безгә,
    Күтәрергә кирәк биеккә.
    Телебезне саклап, динебезне яклап,
    Кирәк бергә бердәм яшәргә!

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, март.

    ___________________________________________________________________ 

    Үлемсез полк Бәзәкә авылы мәчетендә...

           Әгүүзү билләһи минәш-шайтаанир-рәхим. Бисмилләәхиррахмәәни р-рәхим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссәләтү вәссәләәмү галәә расулихи кәрим вә галәә әәлихи вә әсхаабихи әҗмәгыйн. Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Собехәнү вә Тәгаләгә хәмед Һәм сәналар, барча мактауларыбыз, олыглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм хак рәсүле, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (С.Г.С.) хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

     Хөрмәтле авылдашлар!

         17 марттан башлап Җиңү бәйрәменә кадәр Бәзәкә авылы мәчетендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 763 авылдашыбызны һәрберсен аерым искә алып көндезге намаздан соң догалар укылачак. Алар арасында сугыш кырларында нәселләре өзелгәннәр дә бар. Әмма алар мәчет картларының догаларында тагын бер тапкыр туган авылларына кайтып, исемнәре мәчет манарасыннан авыл өстендә яңгыраячак. Бу традицияне алга таба да ел саен кабатларбыз, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә. 

     Бәзәкә авылы мәчете имам-хатыйбы Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдинов 2021 ел, 17 март

    ___________________________________________________________________________ 

    Бәзәкә авылы мәчете шурасы әгъзаларының яңа 2021ел белән котлавы

     
     

    Бәзәкә мәчетендә җомга намазы

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Бу фото Бәзәкә мәчетендә 2020 елның 23 октябрендә җомга намазыннан соң төшерелгән. Шушы бабайлар авылыбызның, аның кешеләренең исән-сау булуларын теләп, бакыйлыкка киткәннәрне искә алып догалар укыйлар. Аларның изге гамәлләренә зур рәхмәтебезне белдереп, үзләренә алга таба да исәнлек-иминлек, ныклы сәламәтлек теләп калабыз!

    Утыралар сулдан уңга:

    Мөхетдинов Рәфис Котдус улы
    Сабитов Рәвил Миннәхмәт улы
    Нәбиуллин Гәбделхай Хәкимулла улы
    Әһлиев Зәйнагетдин Әһлетддин улы
    Хуҗин Минемулла Мулланур улы
    Әхмәтсәхипов Әхмәтнәгыйм Әхмәтзәки улы

    Басып торалар сулдан уңга:

    Имам Нәҗметдинов Мехаматнур Рәфегетдин улы
    Дәүләтбаев Галим Мөсәвир улы
    Кәлимуллин Минехәмәт Минегабдулла улы
    Гайнуллин Рәшит Минәхмәт улы

                                               Имам-хатыйб Мехаматнур Нәҗметдинов

    _____________________________________________________________________________

    Изге Болгарда “Мәүлид ән Нәби” бәйрәме

    Бу зур бәйрәмдә быел короновирус аркасында кунаклар саны чикләнгән булды. Күп булмаган чакырылган кунаклар арасында Менделеев районы делегациясе составында Бәзәкә авылы мәчетеннән 2 вәкил бар иде. Сезне имам-хатыйб М.Нәҗметдиновның бәйрәм истәлекләре белән таныштырабыз.

         
         


    Хөрмәтле авылдашлар!

    28 октябрьдә изге Болгар җирлегендә “Мәүлид ән Нәби”- Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган дини бәйрәм уздырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил Фазлыев, аларның шәкертләре, Казаннан дин әһелләре, чит ил кунаклары, Спас районы җитәкчесе, төрле төбәкләрдән килгән олы кунаклар, Татарстан районнарыннан  имам-мөхәсибләр, имам-хатыйблар катнашты.

    Менделеев районыннан имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев, Бәзәкә мәчетеннән имам-хатыйб Мехаматнур Нәҗметдинов, мәчет шурасы вәкиле Галим Дәүләтбаев катнашты. Бу олы бәйрәм бик матур итеп оештырылды: Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләре мөнәҗәтләр, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр, Көръәннән сүрәләр укыдылар. Төркиядән килгән зур галим котлау сүзе белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга зур рәхмәтен әйтте, барлык катнашучыларны “Мәүлид ән Нәби” бәйрәме белән котлады. Соңыннан баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

    Алланың рәхмәтләре булсын бу зур бәйрәмне оештыручыларга!

                                                        Имам-хатыйб Мехаматнур Нәҗметдинов

    тулырак

    _______________________________________________________________________

    Тарих дәвам итә...

    __________________________________________________________________________

    Мөнәвир Гимазетдинов. Әтием истәлегенә бүләк

     

         Аллаһының рәхмәтләре яусын Хәмәт улы Мөнәвир абый Гимазетдиновка! Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ул мәчетебезгә яңа матур капка ясатып куйды. Ул бу зур һәм завыклы бүләген әтисе Хәмәт абый истәлегенә багышлады.

         Хәмәт абый Бәзәкәдән беренчеләрдән булып 1941 елның 23 июнендә фронтка китә. Сугыш юлларын ул данлы 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе сафларында үтеп Берлинда тәмамлый. “За отвагу” медале һәм 3-нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры булып 1945 елның сентябрендә авылга кайта.

         Барлык авыл кешеләре, мәчет шурасы исеменнән бик зур рәхмәт Сезгә, Мөнәвир абый! Изге эшләрегез Сезгә, балаларыгызга һәм оныкларыгызга йөз булып кайтсын! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер телибез!

                                   Бәзәкә мәчете имамы Мехәмәтнур хәзрәт. 7 май, 2020 ел

    тулырак

    ____________________________________________________________________________

    В память о более 770 бизякинцев, воевавших на фронтах, ежедневно будут читать молитву

    С такой инициативой выступили имам-хатип Мехаматнур хазрат Назмутдинов и библиотекарь Фания Башарова.

    Идею поддержали уважаемые аксакалы мечети, теперь каждый день во время обеденного намаза читается специальная молитва за упокой погибших на войне и умерших в мирное время, за здравие живых. Имена всех сельчан будут упомянуты до 9 мая — к дню 75-летия Победы.

    — На сегодняшний день мы собрали сведения о более семисот семидесяти земляков, — сказали бизякинцы, занимающиеся историей села военного времени. — В список включены все жители населённого пункта независимо от того, с каких военкоматов они призывались на фронт, вернувшиеся с победой, пропавшие без вести, попавшие в плен, погибшие в сражениях. Работа не останавливается ни на один день, ещё много белых пятен, до сути которых мы должны дойти.

    Рахиля Мирзаянова (30.01.2020г.)

    подробнее

    Источник: http://mendeleevskyi.ru/news/obschestvo/v-pamyat-o-bolee-770-bizyakintsev-voevavshikh-na-frontakh-ezhednevno-budut-chitat-molitvu

    ____________________________________________________________________________________ 

    IV Районкүләм сәләтле мөслимәләрнең “Хәят” кул эшләре бәйгесе.

    3 ноябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортында “Хәят” кул эшләре бәйгесе узды. Бу бәйге- ярминкә авылыбызда инде өченче мәртәбә уздырыла. Халыклар бердәмлеге көненә дә бик матур чара булды бу. Бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнашты. Менделеев шәһәреннән, районыбыз авылларыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунакларыбыз арасында Уфадан килгән якташларыбыз да бар иде. Бәйге ике номинация: кул эшләре һәм милли ризык әзерләү буенча бәяләнде. Бәяләү комиссиясе Менделеев районы мөхтәсибәте тарафыннан билгеләнгән мөслимәләребез, ак яулыклы апаларыбыз иде. Конкурсантларыбыз үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле татлы ризыклардан авыз иттеләр. Җиңүчеләребез Менделеев районы Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев имзалаган дипломнар белән һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр. Менә ул җиңүчеләребез:

    Кул эшләре буенча:

    1 урын                      Гөлнур Нуретдинова (Бәзәкә авылы)
    2 урын                      Фәния Бәшарова (Бәзәкә авылы)
    3 урын                      Фидания Хуҗина (Бәзәкә авылы)

    Милли ризыклар әзерләү буенча:

    1 урын                      Тәнзилә Сибгәтуллина (Бәзәкә авылы)
    2 урын                      Гөлназ Вәлиева (Тойгуҗа авылы)
    3 урын                      Мәүлидә абыстай Исмәгыйлева (Бәзәкә авылы)

    (Җиңү яулаган авылдашларыбызны, якташларыбызны кайнар котлыйбыз! Катнашучыларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!)

    Бәйгедә катнашучылар бу чараны оештыручыларга Гөлфирә апа Фәизовага, Мехәмәтнур хәзрәт Назмутдиновка, мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм киләсе елларда да катнашырга теләк белдерделәр.

    _____________________________________________________________________________________

    “Тарих дәвам итә...”

     Бәзәкә авылы мәдәният йортында шундый исемдә “Миннәхмәт” мәчете төзелүгә 30 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Анда ТР мөфтиенең имам-мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм башкалар катнашты.

     Бәзәкәлеләрне истәлекле вакыйга уңаеннан Ирек хәзрәт сәламләде, Коръән сүрәләре укыды. Республика вәкиле җыелганнар алдында вәгазь сөйләде. Очрашуда яңа иман йорты турында гына түгел, узган гасырларда төзелгән, халыкка хезмәт иткән һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә юкка чыккан мәчетләр, аларның мулла-мәзиннәре язмышы турында истәлекләр яңартылды, хатирәләр барланды.

    Халкыбызның үткәне

    “Мин кем? Кайдан?”Адәм баласы үз-үзенә бу сорауны еш бирә. Аңа җавапны тарих битләреннән, халкыбызның үткәненән эзли. Әнә шулай кеше үз халкын аңларга, тарихын белергә, җиһанда үз урынын билгеләргә омтыла.

    Шәхсән мин, Бәзәкә урта мәктәбендә укытучы һәм өлкән вожатый булып эшләгәндә, үзем оештырган туган якны өйрәнүче “Мирас” түгәрәге әгъзалары белән, 1992 елда үзебезнең тарихны өйрәнүне кече Ватаныбыз – авыл тарихыннан башладык. Бу уңайдан мөселман авылларының күрке булган, иң изге һәм иман нурын таратучы айлы-манаралы мәчетебез тарихын туплауны максат итеп куйдык. Аксакаллар һәм өлкән укытучылар белән сөйләшүләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә авылда 19 гасыр азагы, 20 гасыр башында дүрт мәчет булуын белдек. 1989 елда ярты елда бишенче мәчет төзелә.

    Тарих битләре

     Бу мәчетләрнең һәркайсының үз тарихы бар. XIX гасыр ахырында төзелгән ике иман йортының язмышы аеруча гыйбрәтле. 1951 елда югары оч мәчет манарасын яшен ата, ә түбән очтагысы 1959 елның җәендә киселә. Әлеге вакыйганы, мәчетнең юбилеен бәйрәм иткән көнне, авылның үзешчән сәнгать коллективы “Манаралар ауды бәгырьгә” тарихи-музыкаль композициясе аша күңелләрне тетрәндерерлек итеп тамашачыга ирештерде. Мөхетдиновлар гаиләсе үзләрендә сакланган тарихи ядкарьне – моннан 60 ел элек манарасы киселгән мәчетнең ярымаен тамашачы хозурына тәкъдим итте. Ярымай башта Габделхак абый Хөснетдиновта, соңрак 20 еллап Мөхетдиновлар гаиләсендә саклана.

    Яңа имам йорты

    Чараның икенче бүлеге “Авыл өстендә азан” дип аталды һәм сүз яңа мәчет хакында барды. Ул 1989 елның язында төзелә башлый. Аны төзүдә авылдашлардан алты кешелек бригада эшли. Иң күп көч һәм тырышлык куйган кеше Миннәхмәт ага Мөхәмәтдинов була. Ул чорда эшләгән колхоз рәисе Ибраһим Галимов бернинди тоткарлыксыз техника белән ярдәм итә. Бу төзелеш 1989 елның көзендә тәмамланып, Рамазан ае алдыннан, 17 октябрьдә мәчет манарасына ай куела һәм шул көннән башлап иман йортыбыз эшли башлый, авыл өстендә азан яңгырый. Биредә биш вакыт һәм җомга намазлары укыла, ифтар ашлары үткәрелә. Ураза һәм Корбан гаетләре зурлап бәйрәм ителә. Хатын-кызлар һәм балалар өчен дин сабакларын өйрәнү дәресләре уза. Мәүлид бәйрәмендә бәет-мөнәҗәтләр әйтелә, мәчеттә даими рәвештә Мәүлидә абыстай Исмәгыйлова җитәкчелегендә әби-бабаларыбыз тарафыннан Коръән укулар оештырыла.

    Бәйрәм мул табын янында дәвам итте. Анда һәркем өчен пылау һәм кайнар чәй әзерләнде. Авылдашлар үзара сөйләштеләп, хатирәләрен яңарттылар һәм бәйрәм рухы белән таралыштылар.

    Әлеге чараның иганәчеләренә, авылдашларыбыз Дамир Шәмсин, Рафис Закиров, Рамил Таҗиев, Илгиз Кәшәфетдинов, Мәүлидә Исмәгыйлова, Мөхетдиновлар гаиләсенә чиксез рәхмәтләребезнебелдерәбез. 

    Рәмзия Мөхетдинова, укытучылык ветераны (27.11.19)

    _______________________________________________________________________________________ Менделеевцы приняли участие на районном Курбан-байрам

    Рахиля Мирзаянова 19 августа 2019

    Мероприятие прошло на территории Татарского Текашева возле родника «Рифкать».

    К собравшимся с приветствием обратились глава района Валерий Чершинцев, заместитель муфтия РТ Рустам хазрат Валиуллин, имамы-мухтасибы Менделеевского и Елабужского районов Ирек хазрат Нуриев и Халим хазрат Шамсутдинов. В программу вошли подвижные игры для детей, конкурс чтецов Корана. Всех угостили шурпой и пловом. Далее верующие совершили обряд молитвы на сбор хорошего урожая зерновых.

    Фото:Регина Абрамова

    подробнее 

    _______________________________________________________________________________________

    Хөрмәтле авылдашлар!

     29.07-11.08.2019 Бәзәкә мәчетендә балаларны гарәпчә укыту курсы башлана.

    Балаларыгызны, оныкларыгызны яздыру өчен тел: 8 960 083 94 17.

    Спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр булса рәхмәтле булыр идек. Мәчет шурасы


    Белдерү (29.05.2019)

    Хөрмәтле авылдашлар!

    30 майда Бәзәкә мәчетендә  Ифтар мәҗлесе (авыз ачтыру) үткәрелә.
    Рәхим итегез!

    Башлана 18.30 сәг.                

    Мәчет шурасы

    _______________________________________________________________

    Белдерү (12.11.2018)

    Хөрмәтле авылдашлар, якташлар!

    Менә Аллаһы Тәгалә кушып Мәүлид аена да аяк бастык. Шул уңайдан 18 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Бәзәкә мәдәният йортында район күләмендәге III- мөселман кул эшләре ярминкәсе “Хәят” үткәрелә. Анда катнашырга теләгән һәркем алдан язылырга тиеш. Ярминкәдә кул эшләрен күргәзмәгә куярга да һәм сатарга да мөмкин. Бәйгедә катнашкан эшләрне махсус комиссия карап җиңүчеләрне билгеләячәк һәм бүләкләү булачак. Соңыннан чәй әзерләнә.

    Шулай ук, Мәүлид аенда булачак шушы матур бәйрәмне үткәрергә спонсорлар эзлибез. Тырыш, уңган мөслимәләребезнең эшләрен күрсәтергә хәлегездән килгәнчә булышсагыз иде. Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын.

    Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8 9600839417

    Бәзәкә мәчетенең чараны оештыруда

    җаваплы кешесе Гөлфирә Фәйзиева

    ___________________________________________________________________________

    Ягез, бер дога

               Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Башка айларда Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләр өчен 20 савап вәгъдә итсә, Рамазан аенда ул 700 дән дә арта диелә Коръәндә. Шуны истә тотып мөселман кардәшләребез безнең Бәзәкә мәчете исеменә дә  үзләренең хәер-садәкаларын җибәрделәр. Рамазан аенда сәдака бирүчеләр:

    • Вячеслав улы Руслан
    • Рәшит кызы Лилия

           Без алардан дога өмет иткән, алар өчен газиз булган әрвахларның рухлары шат булсын дип мәчеттә догада торабыз. Биргән сәдакаларыгыз кабуллардан булса иде.

           Сез җибәргән сәдакалар, Аллаһы бирсә, мәчеттә түбәндәге эшләрне башкарганда тотылачак:

    1 мәчет манарасын ремонтлауга

    2 койма тотуга

           Шулай ук Гает бәйрәменә каршы кичтә Омск шәһәреннән Галимҗан улы Фәрит кардәшебез үз гаиләсе исеменнән Фитр сәдакасы җибәргән иде. Аллаһы Тәгалә кушканча без бу сәдаканы ятим-мохтаҗларга тараттык, һәм алар догада булдылар.

          Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!  Биргән сәдакаларыгыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә йортыгызга тынычлык, тәннәрегезгә сәламәтлек бирсен, чирлеләргә шифа-дәва табарга ярдәм итсен, нигъмәтләрегезне арттырсын. Әмин.

         Сәдакаларны Сбербанк картасына да күчерегә була: 4276 6200 3351 3429. Мин килгән һәр сәдакага мәчеттә дога кылуны оештырам. Телефоным: 8(917)392-38-21

                              Бәзәкә авылы имамы Мансур хәзрәт, 2018 ел, 22 июнь

    __________________________________________________________________________ 

    Хөрмәтле дин кардәшләребез!

     15 июнь көнне, изге Рамазан ае тәмамланганнан соң, Бәзәкә мәчетендә Ураза гаете үткәрелә.
    Гаетне үткәрү тәртибе түбәндәгечә:

    2.00 сәг. – иртәнге намаз
    4.30 сәг. – вәгазъ
    5.00 сәг. – гает намазы
    5.20 сәг. – хөтбә
    9.00 сәг. – гает мәҗлесе

    Рәхим итегез!
    Мансур хәзрәт Гәрәев (июнь 2018 ел)

    _______________________________________________________________________________________

    Уважаемые односельчане, земляки!

    Время идет и многое меняется в жизни. Вот и мы, аксакалы мечети села Бизяки, решили обратиться к своим односельчанам и землякам «по-современному» через сайт "Мои Бизяки". Надеемся, что таким образом сможем быстрее и полнее донести до вас новости, планы и проблемы, которыми мы занимаемся. 

    Несколько слов о работе аксакалов села:

    • с привлечением активных и неравнодушных мужчин и женщин села в 2015 году мы вычистили минарет нашей мечети от накопившегося мусора;
    • третий год проводим субботники по очистке территории зирата (кладбища) и будем продолжать эту работу- там еще очень много работы;
    • второй год летом совместными усилиями проводим летние занятия для учеников младших классов по чтению Корана, благоустраиваем внутренние и прилегающие территории мечети;
    • начали ремонт помещения на территории зирата…

    Так сложилось, что многие бизякинцы уехали в другие города, населенные пункты и даже страны. Они тоже хотят быть в курсе духовной жизни родного села, быть участниками наших праздников, возможно желают внести свой посильный вклад в наши общие дела. Вместе с администрацией сайта мы решили открыть отдельную страницу «Мәчет тормышы», чтобы освещать наши новости, приглашать вас на праздники, обращаться к вам за помощью.

    Имам мухтасиб мечети с. Бизяки Мансур хаҗи хазрат Гараев

    Лагерь духовно оздоровительного центра

    В июле 2017 года прошла смена для девочек "духовно оздоровительного центра" Менделеевского района, которая проходила в деревне Бизяки. Смена закончилась мини-сабантуем и чаепитием вместе с родителями. Девочкам вручили памятные подарки.

    подробнее

    Йәгез, бер дога

    Безгә, догада торыгыз дип, хәбәр бирәләр. Менә Гөлнур Мөхәммәтша кызы, балаларга юл хәере дип сәдака биргән.
    PS.Талак №65-3-4а) “Берәү Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Һәм ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр.
    Бер кеше үзен һәм барча эшен Аллаһуга тапшырса(тәүәккәл), аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер.”
    Исебездән чыгармыйк, кем өеннән чыга, иң беренче тәһәрәтле булу шарт.
    Икенчедән, Аллаһуга тапшырылу.
    “Бисмилләһ, тәүәккәлтү гәләлләһ ләә хәүлә үә ләә куүәтә илләә билләһи”.
    Моның соңында Бакара сүрәсеннән 255 аяте “Көрси” не укып ишекне бикләп сәбәбен кылабыз.
    Аллаһуга тәүәккәл кылу сәбәпле Аллаһу Тәгалә исән-сау йортыңа әйләнеп кайтуны үз өстенә ала, фәрештәләр йортыңны саклый.
    Без һәрберебез көн дә юлда. Кемдер кибеткә, укырга, эшкә, мәчеткә бара. Кемдер сәяхәтче, ә кемдер ярты гомерен юлда уздыра.
    Юлларда йөргәндә сак булыйк, юл кагыйдәләрен бозмыйк. Юлларыгызда хәерле бәндәләргә генә юлыгып, йортларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Бер-беребезгә догада булыйк.

    Мансур хәзрәт (14.02.2018)

     Йәгез, бер дога

    Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

    Соңгы айларда интернет челтәре аша (сайт www.бизяки.рф “Мәчет тормышы”) Бәзәкә авылының мәчет файдасына бирелгән хәер-сәдакалар арта. Һәр җомгада авыл картлары, яшьләре бирелгән сәдакаларга дога кылалар. Аллаһ ризалыгы өчен сәдака бирүдә катнашып - үзләре өчен,  алардан хәер-дога өмет итүче туганнарына, нәсел-нәсәбләренә, дус-ишләренә атап бирелгән сәдакалары кабул булсын.

     Менә алар:

    1. Рәшит Хаҗинур улы
    2. Гөлнур Мөхәммәтша кызы
    3.  Лилия Рәшит кызы
    4.  Миләүшә Илгиз кызы
    5.  Руслан Вячеслав улы

     Алдагы җомга намазында мәчетебездә югарыда санап үткән якташларга өстәп яңа исемнәр әйтелеп, аларның садакаларына дога кылырбыз, алла боерса.

      Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Бәндәләрем минем турыда сораштырсалар, мин һәрбер кешегә бик якын торам. Миңа дога кылганнарның теләкләренә җавап бирәм. Алар туры юл белән барыр өчен Мине ишетсеннәр, Миңа ышансыннар иде”,-ди. (2/186)

       Әйтеп үтәсе килә Пәйгамбәребез (сгв) хәдисен:”Әгәр Адәм баласы кулларын күтәреп Аллаһтан бернәрсә дә сорамый икән, җәнәбе Хак аны җәзага тартачак. Димәк, ул Аллаһ Тәгаләне – бөтен тереклек дөньясының хуҗасын бар дип танымый, яки исеннән чыгарган”, -дип әйтә.

     Йә, Раббым! Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп ит. Сиңа чын гыйбәдәт кылабыз һәм синнән сорыйбыз, кушканнарыңны үтибез, тыйганнарыңнан тыелабыз.

      Йә, Раббым! Балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген , миһербанлыгын күрергә насыйп ит! (январь 2018ел)

     Мансур хаҗи хәзрәт Гәрәев

     Уважаемые односельчане, земляки!

     Как вам известно, наша мечеть существует и реализует все свои мероприятия исключительно собственными силами и финансовые затраты на свою деятельность закрывает за счет садака и пожертвований. В 2017-18 годах, помимо традиционной духовной деятельности, мы планируем следующие дела:

     1. Завершить ремонт помещения хранения инвентаря на территории зирата (кладбища);

     2. Провести ремонт подсобного помещения на территории мечети;

     3. Завершить благоустройство автомобильной стоянки, прилегающей к мечети для удобства парковки в дни больших праздников;

     4. Продолжить работу по очистке территории зирата: организовать в весенне- осенние периоды регулярные субботники;

     5. Поднять качественный уровень организации летних занятий чтецов Корана из числа учеников младших классов;

     6. Оказать материальную помощь нуждающимся возрастным жителям села в виде подарков, продуктовых наборов;

     7. Организация исполнения поручений бизякинцев, живущих в других странах, городах о поминальных молитвах, посвященных памяти родителей, родственников.

     Все вышеперечисленные дела требуют финансовых затрат и невозможно выполнить без поддержки благотворителей. Мы будем искренне благодарны, если пожелаете сделать пожертвование в фонд мечети с.Бизяки. Можете перечислить деньги на карту Сбербанка, указав назначение Вашего пожертвования (например, «поминальная молитва памяти отца Минахмата Курбан улы», «на чистку зирата», «помощь нуждающимся» и т.д.):

     Карта Сбербанка: 4276 6200 3351 3429 срок действия до 06/2020 года

     Гараев Мансур Магсумович

     Все поступившие на карту деньги будут учтены ревизионной комиссией мечети и информация по исполнению всех поручений будет размещаться на странице сайта «Мәчет тормышы».

     Имам мухтасиб мечети с.Бизяки Мансур хажи хазрат Гараев

    Рәхмәт хаты  

    ОБРАЩЕНИЕ ХАЗРАТА

    Хөрмәтле милләттәшләр!

    Бик тиздән, 19 август көнне, авылыбызның 500 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыенабыз. Шул уңайдан мәчет шурасы балачакларын сугыш урлаган, гомерләре буе әти сүзен әйтергә тилмереп үскән Бөек Ватан сугышы ятимнәренә бүләк әзерли һәм бу изге тәкъдимгә мәрхәмәтле милләттәшләребезне дә кушылырга өнди.

    Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә карата ярдәм итү, хәленә керү кебек матур бер гадәт яшәп килгән, мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Балачакларында ана назын, ата сөюен күрмәгән безнең авылдашлар да гомерләре буе көнне төнгә ялгап илебезне ныгыту өчен хезмәт куйганнар. Аларга карата игътибарлы , шәфкатьле булу – безнең изге бурычыбыз. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе.

    Сугыш ятимнәре язмышына битараф булмаган һәм матди ярдәм итәргә әзер кешеләр акчалата ярдәмне сайтның “Мәчет” рубрикасында күрсәтелгән Сбербанк картасына күчерә ала.  

    Карта Сбербанка: 4276 6200 3351 3429 срок действия до 06/2020 года

    Ихтирам белән Мансур хәзрәт Гараев.

    Корбан – Бәйрәм

    Программа
    3.00 - 3.10 Иртәнге намаз
    4.40 - Тәкъбир әйтү. Җыелу урыны -ашханә.
    5.00 – Гает вәгазе
    5.30 – Гает намазы.

    Мәчет шурасы

     В дни «Корбан гаете» аксакалы мечети с.Бизяки продолжают акцию по проведению поминальных молитв, оказанию помощи возрастным жителям в дни священного для всех мусульман праздника из собранных «садака». Если и вы желаете передать «садака» и просите прочесть молитву, можете перечислить деньги на карту Сбербанка, указав назначение Вашего пожертвования (например, «поминальная молитва памяти отца Минахмата Хази улы», «на чистку зирата», «помощь нуждающимся» и т.д.):

     Карта Сбербанка: 4276 6200 3351 3429 Мансур Магсумович Гараев

     Все поступившие на карту деньги будут учтены ревизионной комиссией мечети и информация по исполнению всех поручений будет размещаться на странице сайта «Мәчет тормышы».

     Мансур хазрат Гараев (29 августа 2017 г.)

     

                                      Эш күрсәткән ирне ил онытмас

     

    Минем әтием Мухаметдинов Минәхмәт Бәзәкә авылында 1924 елны Сираев Мөхәмәтдин (1900-1983) белән Маһинур (Минаҗтин кызы) гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Һәр авыл баласы кебек ул да кечкенәдән туганнары белән әти-әнисенә йорт арасындагы эшләрдә булышып, мал-туар карарга, иген үстерергә өйрәнеп үсә. 7 класс белемне Бәзәкә урта мәктәбендә ала, аннары Бондюгтагы ФЗӨ дә электромонтёрлыкка укый. Тиздән ул чордагы һәр кешенеке кебек минем әтиемнең дә тормышы икегә бүленә: сугышка кадәр һәм сугыштан соң.

    тулырак


    Ураза гаете 2017

    Передача "Кыйбла"

    Намаз

    Искә алып догалар укыдык

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Әссәламәгәләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Без мәчетебездә март аеннан май аена кадәр көн саен өйлә намазыннан соң илебез бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган, пленнарда вафат булган, хәбәрсез югалган, авыр яралар белән кайтып авылыбызда, бүтән төбәкләрдә вафат булган, сугыш кырларыннан кайтып авылыбызда, бүтән төбәкләрдә хезмәт куйган 787 авылдашыбызның һәрберсен аерым барлап догалар кылдык. Без догаларыбызда ветераннарыбызны Аллаһы Тәгалә соңгы урыннарын җәннәтләр белән бүләкләсен иде дип сорадык. Чиксез рәхмәтләребез аларның барысына да безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен!

     

                                      Бәзәкә авылы мәхәлләсе. Мәчет шурасы. 2021 ел, май

     

    В Бизякинской мечети поминают земляков-участников войны (Менделеевские новости) 

    Рахиля Мирзаянова24 апреля 2022 

    Молитвы в память усопших начали читать с 14 марта. 

         Верующие каждый день после полуденного намаза называют поименно пятнадцать участников войны и совершают молебен за упокой их душ.  

         Нынче список «Бессмертного полка» села пополнился двенадцатью солдатами и сейчас общее количество достигло 800. До 8 мая будут упомянуты все – погибшие, без вести пропавшие, умершие в мирное время, призванные из других военкоматов бизякинцы.  

        «Мы не вправе забыть тех, кто подарил нам счастливую жизнь, сложил головы во имя благополучия страны», – сказал имам-хатип Бизякинской мечети Мехаматнур хазрат Назмутдинов.
     
      Подробнее: http://mendeleevskyi.ru/news/selo/v-bizyakinskoy-mecheti-pominayut-zemlyakov-uchastnikov-voyny

     

    9 июльдә Корбан гаете

    Әссәламәгаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ.

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Корбан гаете якынлаша. Алллаһы Тәгалә барыбызга да сәламәтлекләребезне биреп, Корбан гаетен матур, күркәм итеп үткәреп җибәрергә насыйп булсын.

    Үткәрү тәртибе:

         Беренче төркем иртән Югары очтан Калимуллин Минехәмәт йорты яныннан 3.30 сәгатьтә тәкъбир әйтеп кузгала.

         Икенче төркем Тау башыннан (Шанхай) колонка яныннан 3.45 сәгатьтә тәкъбир әйтеп кузгала.

    4.00 сәгать- мәчеттә Коръән уку;

    4.30 сәгать- Корбан гаете вәгазе;

    5.00 сәгать- Корбан гате намазы. Хөтбә, сәдакаларга дога кылу.

         Корбан гаетебез мөбәрәк булсын! Аллаһы Тәгалә чалынасы корбаннарыбызны Үзенең рәхмәте белән кабул итеп алсын.

                                                                                           Мәчет шурасы

      

                                                     

    Бәзәкә мәчетендә “Балаларны укыту, рухи яктан сәламәтләндерү үзәге” эшен тәмамлады

         11 июльдән 23 июльгә кадәр Бәзәкә мәчетендә “Балаларны укыту, рухи яктан сәламәтләндерү үзәге” эшләде. Балалар арасында Коръән уку, Коръәннән сүрәләр ятлау буенча дәресләр, шулай ук “Сорау-җавап” викторинасы, төрле спорт уеннары да узды.

         Шушы изге эштә катнашкан барлык якташларыбызга Аллаһыбызның рәхмәтләре булсын! Болар Илгиз кызы Тәнзилә, Минәхмәт кызы Фәимә, Гайнельгыйлем кызы Гөлфирә, мөгәллимә Зөфәр кызы Айгөл, Зиннур абый кызлары Розалия һәм Гүзәлия, Камалетдинова Тәнзилә, шулай ук оештыруда булышкан иганәчеләребез. Барыгыз да исән-сау, бәхетле булыгыз! Изге гамәлләрегез үзегезгә һәм балаларыгызга йөз булып кайтсын!

     

                                                           Имам Мехаматнур хәзрәт, 2022 ел, 23 июль

     

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Чит төбәкләрдә яшәүче мөселман кардәшләребез!

         Мәчет шурасы, авылыбызда эшләп килүче “Хәят” төркеменә йөрүче мөслимәләребез (җитәкчесе Фәния ханым Башарова) Донбасс фронтына киткән ир-егетләребезгә аякларына җылы оекбашлар бәйләп җибәрү эшен башкарачаклар. Бу эшләрне башкару өчен йон җепләре (пряжа) кирәк. Билгеле, бу эш чыгымнар сорый. Ярдәм итәргә теләүчеләргә акчаларын мәчеткә кертеп тапшырырга була. Әзер яңа оекбашлар да кабул ителә. Иганәчеләрне аерым язып барачакбыз.

         Барлык сораулар буенча имам-хатыйб Мехаматнур хәзрәткә шалтырата аласыз, тел. (908)332-09-09; (986)931-24-46.

         Акчаларны шулай ук тел. +7(986)931-24-46 га бәйләнгән 5469 6200 2784 6458 номерлы Сбербанк картасына күчерегә була. Кыш җитә, үзебезнең җылы кулларыбыз белән бәйләгән оекбашлар солдатларыбызның йөрәкләрен җылытсын! Бу изге эштән читтә калмыйк мөселман кардәшләребез.

                                                                               Мәчет шурасы

    Мәчет аксакаллары ил сакчыларын искә алып догалар укый

         Хөрмәтле авылдашлар!

         2023 елның 1 мартыннан өйлә намазыннан соң, авылыбыз ветераннарының исемнәрен укып, барлап китәчәкбез. Микрофон аша исемнәрен авылга яңгыратып укып дога кылачакбыз.

         Быел Беренче бөтендөнья сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны искә алып догалар укыячакбыз. Алар барысы 926 кеше, шулардан 122 кеше Беренче бөтендөнья сугышында катнашканнар, 804 кеше  Бөек Ватан сугышы ветераны.

         Көн саен 15 ветераныбызның исемен укып, белгәннәрен барлап, дога кылачакбыз. Кемнәрнең бабаларын, әтиләрен барласы килә, мәчеткә керегез, авылдашлар.

         Безнең авылыбызда сугыш кайгысы кермәгән гаиләләр бик аздыр. Аллаһы Тәгалә аларның улларына, кызларына, оныкларына исәнлек-саулык, сәламәтлек, әти-әниләрнең, әби-бабаларның хәер-догасында яшәргә Раббыбыз насыйп итсен! Украинадагы сугыш афәтләре туктап, ир-егетләребезнең туган якларына, торган җирләренә кайтырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

                                                                             Мәчет шурасы. 2023 ел, 28 февраль

    Рамазан ае якынлаша

     

         Хөрмәтле авылдашларыбыз!

         Без сагынып көтеп алган изге Рамазан ае якынлаша. Изге айларыбыздан Рәҗәб ае узып китте, Шәгьбан ае узып бара. Изге айларда кылган гамәлләребезне, укыган догаларыбызны, намазларыбызны Аллахе Тәгалә кабул итеп, авылыбыз , Татарстан жирлегендә, Раббыбызның бәрәкәте эленеп торса иде.

         Рамазан аенда кемнәрнең мәчеттә авыз ачтырасы килә икән, рәхим итегез, шулай ук берничә семья бергә җыелышып эшләргә була. Монын өчен мәчеткә кереп көнен язылырга кирәк булачак. 6 апрель, пәнҗешәмбе, мәчеттә ифтар үткәреләчәк /ирләр, хатын-кызлар/. Кемнәрнең ифтарга ярдәм итәселәре килә, мәчеткә кереп тапшырырга була. Имам-хатыйб Мехаматнур хәзрәткә мөрәҗәгать итә аласыз. Тел: 8-986-931-24-46. 8-908-332-09-09. Шулай ук +7-986-931-24-46 телефонына бәйләнгән 5469-6200-2784-6458 номерлы Сбербанк картасына күчерергә була.

         Изге Рамазан аенда гамәлләрегез үзегезгә һәм якыннарыгызга күп мәртәбәләр артып кайтсын. Күпме артасын бер Аллаһе Тәгалә генә белә һәм бирә. Рамазан айларын сәламәт булып, фарыз уразаларыбызны тотып, Ураза гаетләрен бергә, матур итеп үткәреп жибәрергә Раббыбыз насыйп итсен.

                                                                            Мәчет шурасы

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

           Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәтүһ. Без сагынып көтеп алган изге Рамазан ае үтеп тә китте. Бер ай буе уразада булдык, Коръән укып, кичләрен тәравих намазларын торгыздык. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны , укыган тәравих намазларыбызны үзенең рәхмәте белән кабул итеп әҗерләрен бирсен. Мәчетебез иман нуры белән тулып, ә кичләрен безнең әйткән зикерләребез бөтен авылга ишетелеп торды. Авылыбыз иман нурына, Раббыбызның бәрәкәтенә ирешсә иде. Мәчетебездә авылдашларыбыз ифтарлар үткәрделәр. 6 апрельдә шулай ук мәчет тарафыннан авыл халкы өчен ифтар үткәрелде. Ифтарны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән спонсорларыбызга, авылдашларыбызга Аллаһның рәхмәтләре булсын.

    21 апрель –Ураза гаете.

    Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

    Мәчетләребезгә килегез, барыбызга да урын җитәрлек.

    6.30 сәгатьтә – Коръән уку

    7.00 сәгатьтә – вәгазь

    7.30 сәгатьтә – Гает намазы

    Коръән укуларны , вәгазъләрне тыңлап, Гает намазларын бергәләп укырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

    Олы бәйрәм белән, дин кардәшләрем!

     

    Имам-хатыйб Мехаматнур хәзрәт

                                                                  

    Әссәламәгаләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтух.

    Хөрмәтле авылдашлар!

    Хөрмәтле бабайларыбыз!

          Без бүген җомга намазыннан соң яхшы сыйфатлы тепловизорны (төнлә кешеләрне 700 метрдан күрсәтә торган прибор) СВОдан 2 атнага кыска ялга кайткан авылдашыбыз Риф улы Расүл Гильфановка тапшырдык. Бу бүләк якташларыбызның матди ярдәме белән солдатларыбыз тормышларын саклап, алар исән- сау булып туган йортларына җиңү белән кайтсыннар дигән теләктә алынган. Аллаһның рәхмәтләре булсын! Бүләкне алып бирүчеләргә ак юллар, исәнлек-иминлек, гаилә бәхете телибез! Без алар өчен һәрвакыт догада, Аллаһе Тәгалә кабул итсен. 

    Авылдашлар, якташлар! Әйдәгез әле алга таба без бергә җыелып кыска ялга кайткан һәрбер солдат авылдашыбызга сугыш кырларында бик кирәк булган, аларның тормышларын саклауга ярдәм итә торган бүләкләр (тепловизор, коллиматор прицелы, квадрикоптер һ.б.) алыйк. Боларны, билгеле, акчага сатып алырга кирәк. Ярдәм итәргә теләүчеләргә акчаларын мәчеткә кертеп бирергә яисә +7 (986) 931-24-46 телефонына бәйләнгән Сбербанк картасына (Мехаматнур Рапиевич Назметдинов) күчерергә була. Һәр бүләкне алырга булышкан иганәчеләр исемлеге белән сезне таныштырып барырбыз. Солдатларыбыз безнең илебезне, балаларыбызны, оныкларыбызны сугыш кырларында саклый. Шуңа күрә аларга булышу-безнең изге бурычыбыз.

     

    Мәчет шурасы, 26 май, 2023 ел

     

    28 июнь- Корбан бәйрәме
    Хөрмәтле авылдашлар!
     
    Авылыбызда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе:
    -5.30 сәг.: Үзәк урам башына, тау башлары ("Шанхай") колонка буена җыелып тәкьбир әйтеп мәчеткә җыелабыз;
    -6.00 сәг.: Корьән уку, 1 ел мәчеттә, зыяратта эшләнгән эшләргә йомгак ясау;
    -6.30 сәг.: бәйрәм вәгазе;
    -7.00 сәг.: Гает намазы. Бәйрәм хотбәсе, дога кылу һ.б.
         Авылдашлар, бергәләп җыелышып, Корбан бәйрәмен Аллаһе Тәгаләнең Рәхмәтенә, Бәрәкәтенә ирешер өчен матур итеп үткәреп җибәрик! Чалыначак корбаннарыбызны Аллаһе Тәгалә үзенең Рәхмәте белән кабул итсен.
    Мәчет шурасы.                  
     
    Әссәламәгәләйкүм вә рахматуллаһи вә бәрәкәтух хөрмәтле авылдашлар , якын шәһәрләрдә, чит төбәктә яшәүче авылдашларыбыз!
    10 июльдән 23 июльгә кадәр авылыбыз мәчетендә "Балаларны укыту, рухи яктан сәламәтләндерү үзәге" эшли башлаячак.
    Матди ярдәм итәргә теләүчеләр булса, мәчеткә кертеп тапшырырга һәм шулай ук: +7(986)931-24-46 телефонына бәйләнгән 5469-6200-2784-6458 номерлы Сбербанк картасына күчерергә була.
                      Мәчет шурасы. 2023 ел, июль

    Әссәламәгәләйкум вә рахматуллахи вә бәрәкәтух хөрмәтле авылдашлар!
    Авылдашыбыз Радик улы Артем Украинадан 2 атнага ялга кайтты. Егетебез исән-сау, Раббым гомерләрен дә сау-сәламәт яшәргә язсын, шулай ук авылыбыздан, Татарстан, Россия җирлегеннән киткән ир-егетләребезгә, сугыш афәтләре туктап, исән-сау туган якларына, торган җирләренә, башларында зиһеннәре, гәүдәләре төзек килеш әйләнеп кайтуларын теләп догада торабыз. Мәчет, Баһаветдинов Ирек, Латыйпова (Кәримова) Фәния (Железногорск), Нуриәхмәт кызы Рәзилә, Ильшат И (банк картасында шулай язылган), Яр Чаллы шәһәреннән "Логистика" җәмгыяте бергәләшеп Артемга хәрби хезмәтендә кирәк булачак кыйммәтле бүләкләр алды: тепловизор, өстенә һәм аягына хәрби киемнәр һәм башкалар. Аллаһның рәхмәтләре булсын, кемнәр шушы изге эшләргә катнашкан. Игелек җир өстендә ятмый, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бу бүләкләр 4 августта мәчетебездә Җомга намазыннан соң Артемга тапшырылды. Егетебез бик сөенеп, зур рәхмәтләр әйтеп алды бүләкләрне.

    Авылдашлар, якташлар! Әйдәгез әле алга таба без бергә җыелып кыска ялга кайткан һәрбер солдат авылдашыбызга сугыш кырларында бик кирәк булган, аларның тормышларын саклауга ярдәм итә торган бүләкләр алыйк. Боларны, билгеле, акчага сатып алырга кирәк. Ярдәм итәргә теләүчеләргә акчаларын мәчеткә кертеп бирергә яисә +7 (986) 931-24-46 телефонына бәйләнгән Сбербанк картасына (Мехаматнур Рапиевич Назметдинов) күчерергә була. Һәр бүләкне алырга булышкан иганәчеләр исемлеге белән сезне таныштырып барырбыз. Солдатларыбыз безнең илебезне, балаларыбызны, оныкларыбызны сугыш кырларында саклый. Шуңа күрә аларга булышу-безнең изге бурычыбыз.

    Мәчет шурасы. 4 август 2023 ел.

     

    Бәзәкә мәчете илебез солдатларын

     

    искә алып догалар укый

     

         Әссәламәгәләйкум вә рахматуллахи вә бәрәкәтух хөрмәтле авылдашлар, чит шәһәрләрдә, авылларда яшәүче авылдашларыбыз! 1 марттан Бәзәкә авылы мәчетендә Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучыларны, Өйлә намазыннан соң, микрофон аша, көн саен 15 ветераныбызны исем-фамилиясен укып, авыл халкына житкереп, аларның рухына догаларыбызны укып китәрбез. Алар арасында сугыш кырларында һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, әсирлеккә төшкәннәр, авыр яраланып, туган авылларына кайтып вафат булганнар, сугыш кырларыннан кайтып авылыбызда, завод-фабрикаларда эшләгән авылдашларыбыз бар.

     

          Аллаһе Тәгалә безнең догаларыбызны кабул итеп, аларның рухларына ирештереп, туган илебезне саклаган батырлыклары өчен, хисапсыз жәннәтләргә кертсә иде. Безнең теләгебез шул.

     

     

     

    Имам Мехаматнур хәзрәт. Мәчет шурасы. 26 февраль, 2024 ел.

     

    Әссәламәгәләйкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтух, хөрмәтле авылдашлар!

       Изге Рамазан ае башланып китте. Аллаһе Тәгалә сәламәтлекләребезне биреп, фарыз уразаларыбызны тотарга насыйп итсен. Ураза ашамыйча тору түгел, безнең телебез, кулларыбыз, аякларыбыз, баштагы уйларыбыз, бөтен әгьзаләребез уразада булырга тиеш. Раббыбыз кабул итсен. 21 март мәчетебездә ифтар мәҗлесе үткәреләчәк /ир-егетләргә, хатын-кызларга/. Җыелу вакыты- 17.00 сәгать. Килегез, матур итеп үткәреп җибәрергә Аллаһе Тәгалә насыйп итсен. Мәчетебездә тәравих намазлары укыла, Ясту намазыннан соң килегез. Ифтар мәҗлесен үткәрергә ярдәм итүчеләр /спонсорлар/ булса, мәчеткә кертеп тапшырырга була, шулай ук тел.: 8-986-931 -24-46 бәйләнгән Сбербанк картасына күчерергә була.                                                                                                                                           Имам Мехаматнур хәзрәт, Мәчет шурасы.



     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться