• Новости

    Хороводы России

    15 август көнне Менделеевск шәһәренең “Ушков утраулары” паркында уздырылган Бөтенроссия “Хороводы России” акциясенә Бәзәкә авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе дә кушылды. Бу бәйрәм әле безнең районда беренче тапкыр гына үткәрелде. Төрле милләт халыкларын берләштергән әлеге бәйрәм башлангычын Петербург шәһәрендә алган һәм быелгысы елда аңа Россиянең  100 шәһәре кушылган. 15 августта 18 сәгатьтә башланган бу бәйрәмдә районның төрле иҗат коллективлары чыгыш ясадылар һәм рус, татар, удмурт, керәшен, мари  җырларына кушылып бәйрәмгә килгән 300 кеше хороводта әйләнде. Чынлап торып дуслык бәйрәменә әйләнгән әлеге чара төнгә кадәр дәвам итте һәм  халык рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачты.

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться