• Новости

    Сезон 2018 ачык!

    «Дуслык күперендә дуслар очрашуы»

    Бәзәкә мәдәният йорты, 13.10.2018ел

     

    13 октябрь көнне авылыбыз мәдәният йорты 51 и җат сезонын ачып җибәрде. Матур тамаша дуслык күперндә очлар очрашуы белән башланды. Безнең Бәзәкә авылы өч өлештән тора: Югары оч (Югароч), Түбән оч (Түбәноч) һәм Шанхай (искечә –Мәгәҗи тау башы)

    Бик актив булган ике оч сәхнәбездә үзешчән-сәнгать өлкәсендә көч сынаштылар.Шанхай да бу очрашудан читтә калмады, музыкаль сәламнәрен Диана Хөрмәтуллина башкаруындагы матур бию аша юллады.

    Бәйге очрашу 4 этапка буленде:

    -Сәламләү “Сездэ ничек? Бездә шулай!”

    -“Көйне таны”

    -“Музыкаль сәлам!”

    -Өй эше “Кунак ашы кара-каршы”

    Әлеге биремнәргә “Югарочлар” белән “Түбәночлар” бик тырышып әзерләнделәр: капма каршы очларга комплимент “яңгырлары” да яуды, ике оч арасында давыллар да чыккалады, яшеннәр дә яшьнәде. Әмма дә ләкин беребезгә дә зыян килмәде, киресенчә дуслык төшенчәсе  безнең күңелләрдә тагын да киңрәк мәйданны биләп алды. Дүртенче биремгә килеп җиттек дигәндә  ике оч бергә кушылды. Тубәночлар Югарочка кыз бирде, э Югарочлар үз чиратында менә дигән иттереп килен төшерделәр. Шулай итеп ике оч дус кына булып калмыйча, туганнарга әйләнеп куйды..

    Яна сезон ачылу  белән без тагын бик матур чараны билгеләп утәбез. Мои Бизяки сайтына быел 3 ел. Сайтның эшчәнлеге, яналыклары белән Рәшит абый Калимуллин таныштырды. Сайт белән кызыксынучы авылдашларыбыз артканнан арта бара. Бу бик сөенечле күренеш. Чит җирләрдә яшәуче авылдашларыбыз да шушы сайтыбыз аша безнен белән хәбәрдәр, авыл тормышынын һәр сулышын тоеп яшиләр. Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кәшәфетдинов   узенең чыгышында бәзәкәлеләрне һәрчак шулай бердәм булып, авыл һәм мәдәният чараларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

    Кичәбез ахырында, үзәкләштерелгән клублар системасы” МБУ директоры Рәйхана Фәрхетдинова үзешчән сәнгать осталарына соклануын белдереп, рәхмәт сүзләре әйтте. Әнисә Мәхмүтова, Фәйрүзә Хуҗиәхмәтова, Тәнзилә Сибгатуллина, Фәния Бәшәрова, Гүзәл Гатауллиналар мактау грамоталарына лаек булды.

    Дуслык куперендэге дуслар очрашуы “Без булдырабыз!” дигән композиция белән тәмамланды. Чыгыш ясаган артистларыбзга чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, шуны әйтәсе килә: чыннан да СЕЗ МОЛОДЦЫ!СЕЗ БУЛДЫРАСЫЗ!  Сезгэ изге теләкләребезне генә юллыйбыз! Авылыбыз мәдәният чараларында гел шулай актив катнашуыгызны теләп калабыз!

    Г.Гумерова.

    тулырак

    фотолар









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться