• Новости

    Укы эле!

    Бәзәкә китапханәсендә нәниләр өчен “Укы әле” акциясе

    29 январь көнне Бәзәкә китапханәсендә балалар өчен “Укы әле”    акциясе үткәрелде. Балаларда кечкенәдән үк матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим. Китап уку кешенең тел байлыгын арттыра, фикерләү сәләтен үстерә, күзаллавын баета, туган телебезнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтә.  Акция кысаларында китапханәгә тәрбиячеләре Л.Гилязова һәм Д.Закирова белән  “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче нәниләр  килделәр. Китапханәче Ф.Башарова аларны иң элек кыш фасылына  багышланган әдәбият белән таныштырды; кар, буран ничек хасил булуы турында сөйләде һәм хикәяләрдән өзекләр, шигырьләр тыңларга тәкъдим итте. Кечкенәләр үзләре дә табигать фәне буенча белемле булуларын күрсәттеләр, куелган сорауларга бердәм дөрес җавап бирделәр.   Соңыннан китаплар, журналлар белән таныштылар һәм үзләренә ошаганнарын бергәләп уку өчен яздырып алдылар.   (январь 2019 ел)

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться