• Новости

    Онытма безне, Ватан!

    15 февраль – илебездә Интернациональ сугышчыларны искә алу көне. Чөнки илебез тарихында иң озакка сузылган – 9 ел да 1 ай һәм  18 көн дәвам иткән сугыштан Совет солдатларының соңгысы нәкъ шушы көнне Әфган чиген атлап чыкты. Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә уздырылган “Онытма безне, Ватан” дип исемләнгән батырлык сәгате Әфган сугышы һәм анда катнашкан батыр егетләргә багышланган иде.

          Үткәрелгән дәрестә балаларга Әфганга совет солдатларының кертелү   сәбәпләре турында видеожурнал күрсәтелде, әфганчыларга багышланган шигырьләр укылды һәм җырлар тыңланды. Китапханәче Ф.Башарова Ә.Гаффарның “771 аршын җир” хикәясеннән совет солдатының  кичерешләре турында  өзек укыды. Һәм әлбәттә, укучыларны үзебезнең әфганчы авылдашларыбыз белән таныштырдык. Бәзәкә авылыннан Әфганда интернациональ бурычын үтәп кайткан 5 егет бар. Менә алар: Гыйльфанов Рәвил Габделхак улы, Шакиров Рамиль Галимҗан улы, Ибәтуллин Ринат Муллаян улы, Гыйльфанов Риф Фәйзелхак улы, Бәхтегәрәев Ильсур Вәгыйз улы. Тау-ташлы Әфган җирендә үлем белән күзгә-күз очрашканда Ватанга тугрылык, гражданлык бурычын үтәү берләштергән бу батырларны. Дәрес махсус әзерләнгән электрон презентация белән тулыландырылды.

          Онытма безне, Ватан... Бу хәрби каршылыкларда башын салган 15000 совет солдатын, гаделсез сугышның барлык рәхимсезлеген үз күзләре белән күргән, барлык авырлыгын үз җилкәсе белән күтәргән авылдашларны онытырга безнең хакыбыз юк. Авылның мәдәният, белем бирү  учереждениеләрендә патриотик чаралар һәрдаим уздырылып тора. Авылдашларыбыз турындагы һәр мәгълүматны теркәп калдырырга тырышабыз. Юк, онытмый сезне Ватан, онытмый туган авыл, онытмый авылдашлар. (февраль 2019 ел)

    тулырак

    библиотека

    афганцы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться