Бәзәкәнең яшь талантлары
Менделеевск шәһәре С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда февраль азагында “Үсенте” 3-нче балалар халык иҗаты фестиваленең райондагы гала-концерты булды. Сайлап алу турында шәһәрдән һәм авыллардан 160 артык яшь конкурсант көч сынашты. Нәниләр очкынлы биюләр, рус, татар, мари һәм удмурт телләрендә җырлар башкардылар. Ахырда “Вокаль ансамбльләр”, “Вокал-соло”, “Нәфис сүз” һәм “Хореография” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Бәзәкә авылының “Ләйсән” балалар бакчасыннан да балалар катнашты бу бәйгедә. “Ләйсән” бию төркеме 2 дәрәҗә лауреаты дипломы белән бүләкләнде. Бию төркемендә катнашкан балалар: Камалетдинова Айсылу, Тазиев Әмир, Фатхуллина Гөлшат һәм Кашбиев Алмаз (җитәкчеләре: Гилязова Ләйсән Миннахметовна һәм Гиззатуллина Ясминур Галиевна). Бикбашева Марина исә 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды (җитәкчеләре: Закирова Дамира Минехановна, Гиззатуллина Ясминур Галиевна).
Молодцы, Бәзәкәнең яшь талантлары! Рәхмәт җитәкчеләрегезгә! Сезгә алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез!
Гилязова Л.М.