«Хәят» эшен дәвам итә
Татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре булып калфак тора. XVIII-XIX гасырлар белән чагыштырганда калфакларның күләме, формасы, бизәлеше һәрвакыт үзгәреп тора. Элек йомшак трикотаж яки бәйләнгән чигүле калфаклар популяр булган. Аларны зур, башка сыя торган итеп теккәннәр. XIX гасыр урталарында кечерәк, “капчыклы” хәтфә калфаклар барлыкка килгән. Еш кына андый калфакларны яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөри торган булганнар. Әкренләп зур калфак кечерәя, декоратив каптырмага әверелә барган. XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр калфакларның бизәлешенә, ука белән беррәттән ак, сирәк кенә төсле энҗе , сәйлән бөртекләре кулланып чигү керә бара.
Әле берничә ел элек кенә калфакларны сәхнәдә күреп кенә соклана идек, ә хәзер хатын-кызларыбыз шул кечкенә калфакларны төрле чараларда катнашканда, хәтта көндәлек тормышта да яратып кия башладылар.
Безнең Бәзәкә китапханәсендә “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр дә бу юлы калфак тегәргә җыелдылар һәм бик бирелеп эшләделәр. Кемдер үзешчән сәнгатьтә катнашучы оныгына, кемдер үзенә дип текте. Ничек кенә булса да, халкыбызның рухи мирасын саклауга, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерүгә багышланган бер гамәл иде бу.
Ф.Башарова