• Новости

    Балалар китабы атналыгы

    Әкиятләр – зирәклек чыганагы

              2 апрель – 1967 елдан башлап Балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Чөнки 2 апрель - бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Бәзәкә авылы китапханәсе шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр - зирәклек чыганагы” исемле уеннар аша танып белү программасы оештырды. Иң элек китапханәче Ф.Башарова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннары укучылар “Ириска” һәм “Леденцы” командаларына бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: язучыларның портретлары аша “Әкиятне кем язган”ын санап үттеләр, әкиятләрдәге “Тылсымлы предметлар һәм сүзләр”не искә төшерделәр, “Корольнең тизйөрешле итеге”н киеп тылсымлы таяк артыннан йөгерделәр, һәр команданың иң оста художнигы ясаган “Рәсемне таны”дылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм әлбәттә Г.Х.Андерсенның тәрбияви яктан тирән мәгънәгә ия китаплары буенча эшләнгән видео карадылар.   Шулай итеп бәйрәм ахырына якынлашты. Укучылар әкияләр буенча үзләренең белемле булуларын исбатлап укытучыларын да, китапханәчене дә сөендерделәр.  Истәлек өчен фотога төшеп һәм  китап киштәсендәге зирәклеккә өйрәтүче китапларны алып өйләренә таралыштылар. 

     2 апрель 2019 ел.

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться