• Новости

    Конкурс "Творческий поиск"

         Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тантана.

      

           2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә  Республика һәм муниципаль китапханәләр  директорлары киңәшмәсе кысаларында “Лидер”, “Иҗади эзләнү”, “Ел китабы – 2017” конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

    Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р.Җиһаншина ачып җибәрде һәм китапханәләрнең эш нәтиҗәләре, уңышлары, алга куелган мәсьәләләр турында сөйләде.

    Бүләкләнүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ю.И.Адгамова, “Гранд” фирмасы генераль директоры Р.Г.Саразетдинов (Мәскәү шәһәре) котладылар һәм бүләкләделәр.

    Соңыннан җиңүчеләр тантанада катнашучыларны үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Республика күләмендә авыл китапханәләре арасында үткәрелгән  “Иҗади эзләнү” (Творческий поиск) конкурсында  җиңүче, Менделеев Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының   Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.З.Башарова үзенең иҗади эше - “Краеведческий интернет-ресурс “бизяки.рф” белән таныштырды.  Аңа диплом һәм 25000 сумлык сертификат тапшырылды.

    Тантананың икенче өлешендә “Ел китабы-2017” конкурсына  йомгаклар ясалды. Чарада язучылар, жюри әгъзалары, нәшрият җитәкчеләре, массакүләм матбугат чаралары  вәкилләре һ.б. катнашты.

    Ф.Башарова

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться