• Новости

    Китапханэ киче -2019

    Сихри сәхнә серләре

           19 апрель кичендә Бәзәкә авылы китапхәнәсе Бөтенроссия “Китапханә киче -2019” акциясенә кушылды. Бу кичтә Театр елына багышланган “Сихри сәхнә серләре” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Катнашучылар итеп яшьлекләре сәхнәдә үткән “Авыл яшьләре” драма түгәрәге членнары Р.Калимуллина, Л.Ахмастинова, Ф.Садриева  һәм китапханәнең актив китап укучылары Г.Гильмутдинова, Р.Хурматуллина, Г.Калимуллина  чакырылды. Алар  “Театр сөючеләр” һәм “Китап укучылар” командаларына бүленеп “Балачак”, “Татар театры”, “Уены-чыны бергә”, “Кем ул?”, “Ничек атала” дигән темага багышланган  сорауларга җавап эзләделәр һәм һәр команда дөрес җаваплар биреп үзенең театр җанатары икәнен раслады. Ә җавапсыз калган сорауларның җавабы белән китапханәче үзе  таныштырды. Шулай итеп катнашучылар белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр. Соңыннан чара  2001 елда Бәзәкә урта мәктәбе укытучылары сәхнәләштергән Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектакленнән өзек карап  чәй өстәле артында дәвам итте.

    (Ф. Бәшәрова)

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться