• Новости

    Энилэр коне

    Әниләр көне

    Бәзәкә мәдәният йортында 30 ноябрь көнне әниләр көненә багышланган

    “Әни+ Кыз=Килен + Кайнана” дигән күңелле тамаша булып узды. Бәйрәм шатлыкларын безнең белән уртаклашырга хөрмәтле авылдашларыбыз, яраткан тамашачыларыбыз һәм бәйрәмебезнең иң мөхтәрәм кунаклары - кадерле әниләребез, әбиләребез килгән иде. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер- берсенә бүләкләр бирергә күнеккән. Без дә шул гадәт буенча тәлгәш-тәлгәш музыкаль сәламнәребезне юлладык. Әлеге бүләкләрне үзебезнең авылда яшәүче һәм Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Ижау шәһәрләреннән кайткан эшче яшьләребез, студентларыбыз, мәдәният йортында төрле тугәрәкләргә йөрүче балаларыбыз әзерләде. Алар яраткан әниләренә, изге догаларын укып торучы әбиләренә тирән рәхмәтләрен матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле күренешләр аша җиткерделәр.

                Яшьләребезнең чыгышы чыннан да бик матур килеп чыкты. Тамашачыларыбыз гөрләтеп кул чапты. Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кашафутдинов, тамашада катнашкан  һәр талант иясенең әнисенә , гаиләдә һәм милли мәдәният тормышында яшь буынны актив тормыш позциясендә тәрбияләүгә куйган зур хезмәтләре өчен РӘХМӘТ ХАТЫ тапшырды.

    Яңа, яшь, талантлы артистларыбызның исемнәрен сезгә дә ишеттерәсебез килә:

    Биючеләребез: “Бизәк” бию төркеме

    Гимазов Рафаэль, Нуретдинова Азалия, Валиева Рената, Ростов Данил, Рдаева Рания, Ростов Адель, Сафина Аделина, Мухтасипова Венера, Усикова Резида, Шишкина Евгения, Хузиахметов Айзат,

    Мусина Резидә, Хузяхранова Регина, Бахтегәрәева  Динара, Нуретдинова Алинә, Гильмутдинова Зилә, Гильмутдинова Алия.

    Рольлэрне, җырларны, биюлэрне оста башкаручы яшьлэребез:

    Айрат Шаймухаметов

    Эльвира Микева (Бахтегараева)

    Гузәл Гатауллина

    Айсылу Гилязова

    Айсылу Хатыпова (Нигаметзянова)

    Диана Мавлина

    Ильназ Григорьев

     Артур Миронов

    Эльвина Гумерова

    Алсу Галимарданова

    Раиль Насифуллин

    Әниле-  уллы Гөлназ Хисаметдинова, Булат Миннахметов

    Эльза Ефимова

    Эльвина Файзрахманова (Ефимова)

    Эльвира Шаймарданова (Шиабиева)

    Алинә Калимуллина (Наташа ролендэ)

    Алмаз Гилязов (Кияү егете Алмаз ролендә)

    Ильфис Зайнуллин (Фунтик-Флүзә апа ролендә)

    Мәдәният йорты хезмәткәрләреннән кала, тавыш операторы белән 37 кеше катнашкан бу тамашада. Ил төкерсә - күл була,  дип юкка әйтмәгәннәр!

    Молодцы кызлар, егетләр! Сез булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә!

    Бу бәйрәмебезне әзерләүдә ярдәм күрсәткән авылдашларыбыз: Закиров Минерәфис Фәйзиевичка, Садриев Минерәфис Файзрахмановичка, Кашафутдинов Ильгиз Раифовичка  рәхмәт белдерәбез. Үз яхшылыгыгыз, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!!!

    Әниләрне хөрмәтләргә, аларга матур теләкләр теләргә; күңел җылыбызны , матур җырларыбызны, дәртле-шаян биюләребезне буләк итәргә бер кайчан да соң тугел. Һәм тагын шуны әйтәсе килә: бу көнне хәр әни, сәхнәдә чыгыш ясаган баласы өчен сөенеп, йөрәк парәсе белән горурланып утыргандыр. Һәр барчабызга да балаларыбызның күркәм гамәлләренә сокланып яшәргә язсын, күкләребез аяз булсын, алда бәйрәмнәр күп булсын! Әмин!!! 

    тулырак

    фотоальбом "Кыз+әни = килен+кайнана"

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться