Указом Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова от 15 января 2017 года нашей землячке Хузиахметовой Гульшат Фарахутдиновне присвоено почетное звание «Заслуженный юрист Республики Татарстан».
Гөлшат Хуҗиәхмәтованың юбилее
Мәктәп директоры һәм чыгарылыш укучысы Гөлшат Хуҗәхмәтова арасындагы бу сөйләшү 1972 елның июнь аенда, саубуллашу кичәсе алдыннан була. Ә директор абый кызның университетка һичшиксез керәчәгенә ышана. Чөнки Гөлшат мәктәпнең иң яхшы укучысы, горурлыгы ич, мәктәпне дә ул алтын медальгә тәмамлый. Кызның теләген әнисе Шәргыя апа һәм әтисе Фәрәхетдин абый да хуплыйлар, аның ныклы холкын, сәләтен, үз алдына куйган максатына ирешәчәген алар инде күптән белә.
Чынлап та, шул ук елның көзендә Гөлшат Фәрәхетдин кызы Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Югары уку йортында ул бик яхшы укый, үтә тырыш, мөстәкыйль, максатчан студент була. Аңа һәр уку елы ахырында “Уку бинасы отличнигы” дигән мактаулы значокны юкка гына бирмиләр инде. (Уку йортын тәмамлаганда алар бишәү була һәм бүген дә гаиләдә бер матур ядкарь булып саклана). Уку йортын Гөлшат кызыл дипломга тәмамлый. Билгеле инде, мондый белгечне университетта калырга өндиләр, тик кыз туган төбәгенә кайтырга теләвен белдерә.
1977 елдан Гөлшат Хуҗәхмәтова Чаллы каласы прокуратурасында эшли башлый. Беренче көннән үк, үз эшенә бик җитди алынып, зур тырышлык һәм үҗәтлек белән һөнәри осталыкка ирешә, коллегалары арасында абруй казана. Эшләгән еллары дәвамында тикшерүче, прокурор ярдәмчесе, прокурор урынбасары, соңрак озак еллар прокурор булып эшли. Үз эшен яратып, бар көч-энергиясен, сәләтен, осталыгын биреп эшли ул.
Шушы елларда Гөлшат авылыбызның тыйнак, әдәпле, эш сөючән егете Рәвил Нәҗметдинов белән гаилә кора. Бәзәкә белән Чаллы арасы якын булгач, үзләре атна саен авылга кайтып йөриләр, ике якның да әти-әниләрен тигез күрәләр. Алар, бер ул үстереп, аңа ике югары белем алырга ярдәм итәләр. Рүзәл бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши, дәрәҗәле урында эшли.
Прокуратурада эшләгән елларын искә төшереп, Гөлшат ханым болай дип сөйли: “Һәр эшнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары була. Безнең һөнәр ияләренең эшен җиңелләрдән дип әйтеп булмый. Башларына кайгы-хәсрәт төшкән, чарасызлыктан язмыш кочагында югалып калган күпме кеше язмышлары синең күз алдыңнан, күңелеңнән үтә. Бәхетсезлеккә юлыкканнарны якларга, акларга, аларга карата гадел карарлар чыгарырга, ә хокук бозучыларга, җинаятьчеләргә кырыс, катгый, әмма тиешле җәза бирергә туры килә. Бигрәк тә 90 нчы еллар авыр булды. Бөтен илдә, үзебезнең Чаллыда да җинаятьчелек “чәчәк атты”, төрле группировкалар барлыкка килде. Криминаль җинаять эшләре белән танышып та, аларны тикшереп тә өлгерә алмый идек хәтта. Шуның өстенә, үтерү белән куркытулар, төрле кисәтү, янаулар китте. Хәтта эштән соң, бер-беребезне өйләргә озатып куя башладык. Әмма беребез дә: “Булмый, түзә алмыйм, китәм”, – дип, гариза язмадык, эшебездән баш тартмадык. Киресенчә, коллектив белән тагын да ныграк тупланып, бердәм булып эшебезне дәвам иттек”.
2016 елда Г.Хуҗәхмәтова, 40 ел стаж белән, лаеклы ялга чыга. Әмма аның үз эшеннән әле дә аерылганы юк кебек. Чөнки гозерләре төшкән кешеләр аңа бүген дә мөрәҗәгать итәләр, ишеген шакыйлар. Ә ул берсен дә кире борып җибәрми, ярдәм итәргә алына, эшне нәрсәдән башларга кирәклеген аңлата, авыл халкы да, читтән килгән кешеләр дә аңа зур рәхмәтле. Үз чиратында Гөлшат ханым гади халыкның үз хокукларын белеп бетермәвенә, шунлыктан бик еш төрле кыен хәлләргә калуларына, тиешле мөмкинлекләрдән нәтиҗәле рәвештә файдалана алмауларына борчыла.
Прокурор ханымның гаилә архивында дистәләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмировның үз куллары белән тапшырылган Мактау грамоталары саклана.
Озак еллар дәвамында тикшерү органнарында фидакарь хезмәт куйганы өчен Гөлшат Хуҗәхмәтовага “Татарстанның атказанган юристы” дигән югары исем бирелде һәм бу дәрәҗәле бүләкне аңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшыра.
Бүгенге көндә бу күркәм пар, ата-ана нигезендә үзләре җиткергән зур, матур йортта яши, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Ә җәй кызы Гөлшат ханымның гөлләр бакчасы яныннан сокланмыйча үтеп китеп тә булмый. Нинди генә чәчәкләр, куаклар, шифалы үләннәр үсми анда! Бу урында : “Бер булганнан бар да була”, – дип әйтергә генә кала.
Гөлшат Хуҗәхмәтова – бик позитив, өзлексез эзләнүчән, һәркемгә ачык йөзле кеше. Ул һәрчак интернет дулкыннарында, яңалыклар, вакыйгалар үзәгендә. Авылыбыз тормыш-язмышына да битараф түгел ул. Туры сүзле, гадел буларак, кирәк урында, кирәк вакытта үз сүзен әйтә, үз фикерен белдерә. Гөлшат белән Рәвил икесе дә мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә, төрле мәдәни чараларда актив катнашалар, авыл халкының күңелен күтәрәләр.
Быелгы җәйнең иң матур аенда, җиләк-җимешләр пешкән, тирә-юнь хуш исле чәчәкләр исенә күмелгән мәлдә, ягъни нәкъ 1 июльдә, Гөлшат Фәрәхетдин кызына 65 яшь тула. Гөлшат ханымга саулык, бәхет-сәгадәт теләп хөрмәтле юбилярны күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ире Рәвил Рәфәгетдин улы белән бергә гомер итүләренә дә кырык ел булган икән инде. Бу гаиләне ихлас күңелдән шушы күркәм бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Алдагы гомерләре дә хәерле һәм бәрәкәтле булып, исәнлектә, иминлектә, оныклар игелеген күреп үтәргә насыйп булсын.
Рәмзия Мөхетдинова, педагогика ветераны. 2020 ел, июль