• Новости

    Ахметзянов Ахмет Нуриевич: в полку кавалеров прибыло

    Ахметзянов Ахмет Нуриевич: в полку кавалеров пополнение

    Әхмәтҗанов Әхмәт Нури улы 1915 елда Бәзәкә авылында туа. Сугыш алдыннан алар инде авылда тормыйлар, ахрысы: “Похозяйственные книги с.Бизяки” да һәм Бондюг райвоенкоматында аның хәрби хезмәткә алынуы турында мәгълүмәтләр юк. Я вербовка буенча, я “раскулачивание” аркасында алар гаиләсе читкә китә. Ул елларда безнең авыл халкы Уралга яисә Себергә барып урнашкан.

    1936 елда Әхмәт абый хәрби хезмәткә Ерак Көнчыгышка алынган булырга тиеш. Бөек Ватан сугышы башлангач ул Владивосток военкоматы аша  127-нче аерым укчы бригадасы составында фронтка китә. 1943 елның 28 январендә Старая Русса тирәсендә барган каты сугышларда батырлык күрсәтә, ләкин бик каты яралана. Шушы батырлыгы өчен Әхмәтҗанов Әхмәт Нури улы “За отвагу” медале белән бүләкләнә: “Стрелок 127 особой стрелковой бригады Северо-Западного фронта красноармеец Ахметзянов Ахмет Нурьевич был на фронте 2 месяөа 7 дней. При наступлении на город Александров в районе Старой Руссы 28 января 1943 года был тяжело ранен осколком в голову. Последствия ранения-пониңенное зрение. Достоин награждения орденом “Красная звезда. Свердловский горвоенком полковник Долматов”. Указом Президиума Верховного Совета СССР №223 от 06 ноября 1947 года Ахметзянов А.Н  награжден медалью “За отвагу”.

    Сугыштан соң Әхмәт абый Уралга барып урнашкан: бүләкләү документларында аның Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәре аэропортында авиатехник булып эшләүе турында язылган. 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Әхмәтҗанов Ә.Н. 2-нче дәрәҗә ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

    Ерак җирләрдә яшәсә дә, авылдашлары Әхмәт абыйны үз итеп, аның батырлыгы белән горурлана! Аны искә алып Бәзәкә авылы мәчетендә 2020 елда дога укыдылар.

    Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться