• Новости

    Туган конен белэн, Гузелия Зиннуровна!

    Туган көнең белән, Гүзәлия Зиннуровна!

    6 майда Бәзәкә авылы мәдәният йорты директоры Гомәрова Гүзәлия Зиннур кызының туган көне. Шулай ук быел аның мәдәният йортында эшли башлавына 25 ел тула. Бу чирек гасыр вакыт эчендә авыл халкына күпме хезмәт күрсәтелгән, күпме үрләр яуланган?! Соңгы вакыттагы казанышларны гына искә төшереп үтик: мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелеп аңа яңа сулыш бирелде, “Елмай” театры Татарстанның үзешчән халык театры исеменә лаек булды. Авылда, районда үткәрелә торган барлык чараларда да Бәзәкә үзешчәннәре актив катнашалар. Боларның барысын да мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова әйдәп бара.

    Гүзәлия Зиннуровна, Сезне барлык авылдашлар, сайт укучылыры исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, һәрвакыт шундый киң күңелле, ачык йөзле булыгыз! Алдагы яңа биеклекләргә менәргә, авылдашларны яңа иҗат уңышлары белән сөендерергә көч һәм сәламәтлек бирсен Сезгә Аллаһы Тәгалә! Әти-әниләрегезне шатландырып, кызыгыз Эльвинаны һәм авылдашларны сокландырып бәхеткә төренеп озын-озак гомер итегез!

     

                                                                                                   Администрация









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться