• Новости

    Авылыма кайтам. Фания Каримова

    Авылыма кайтам

    Килдем туган йортны күрер өчен,

    Керә алмам, капка бәйләнгән.

    Күрим диеп ярыклардан карыйм,

    Ишек алды яшел чирәмнән.

    Күрәм, тышкы якның өй алдысы,

    Үзгәрмәгән, һәрчактагы кебек, юылган.

    Ямансулый кебек баскычлары

    Тезелеп утыручылар югалган.

    Искә төшә...Әнәй белән апа

    Арып эштән кайта.

    Кичке ашны утырып ашыйбыз.

    Ял итәргә өйалдына чыгып,

    Кояш баеганны карыйбыз.

    Дүрт баланың уртасында әнәй,

    Йомшак кына кичке җил исә.

    Бергә чакның кадерен белдекме соң?

    Картайгач бар да искә төшә.

    Урам як скамейкага утырып,

    Көтәм, бәлки үтәр диеп берәрсе.

    Бер кеше юк, урам да буш калган

    Өйләр йокыга талган диярсең.

    Як-ягыма карыйм, тавыш-тын юк,

    Шундый матур өйләр тезелгән.

    Хуҗалар ун көннән кайтыр,

    Хәзергә әле “Замри” диелгән.

    Бер килгәчтен күреп кайтам диеп,

    Төшеп киттем инеш буена.

    Кайда инеш? Челтерәп тә акмый,

    Күрәм, кереп качкан таллар куенына.

    Кайда икән тау башы юллары,

    Күренми бит “Кәбеләй” ярлары.

    Шыксызланып калган инеш уйсулыгы,

    Басып алган кара таллары.

    Күз алдыма килә Гайшә әби,

    Җилкәсенә коры утын күтәргән.

    Эх, Гайшә әби, әгәр исән булсаң,

    Тау гына төшәсе утынга.

    Балачакта уйнап үскән тауны,

    Ерткычларча кемдер актарган.

    Безнең истәлекле Бикә әби тавында

    Бары тик кыялар гына калган.

    Песи борчагы ашатып үстергән,

    Бикә әбинең бер тавы сакланган.

    Дулкынлана яшел үлән кебек,

    Яңа үсеп чыккан кукылар.

    Кочагыма яшь кукыны җыеп,

    Кайттым Мәүлидәне сыйларга.

    Тәмле итеп, мактап кукы ашый,

    Мин утырам чумып уйларга.

    Кукы бит ул хәзер беркайда юк,

    Сагынып искә генә алабыз.

    Әгәр кукы ашыйсыгыз килсә,

    Бикә әби тавына барыгыз.

    Нигә соң ул Бикә әби тавы?

    Чөнки Гомәр бабай нигезе.

    Бикә әбинең балалары:

    Асия, Әдия, Мәүгидә һәм Рафаэль –

    Алар Идрисовлар иде.

     

    Фәния Латыпова (Каримова)

    2021 ел, Железногорск шәһәре.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться